1 июль 2018 яңалыклары
-
Бәяләр күтәрелә, чынбарлык керемнәр кими
Татарстан моңа кадәр социаль өлкәдә Россиянең башка төбәкләреннән уңай якка аерылып торды.
-
Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр
ТР Министрлар Кабинеты 27 ел элек гамәлгә куелган документка үзгәрешләр кертте.
-
Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр үз көченә керде
Бу автомобильләр исемлегенә “Жигули” һәм “Лада Самара” керергә мөмкин.
-
90 яшьлек Гандәлиф Гыйлаҗиева: «Мин тормышка гашыйк»
Ул төп-төз басып тора, матур әдәби телдә сөйләшә, аның җылы һәм бер үк вакытта сынаулы карашы, әйтерсең лә, синең барлык яшерен уйларыңны күрә – Гандәлиф Гыйлаҗи кызы Гыйлаҗиеваның 42 ел укытучы булып эшләгәне аның һәрбер хәрәкәтеннән, үз-үзен тотышыннан аңлашыла. Зыялы, һәр сүзе урынлы, тормыш бизмәнендә үлчәнгән. Шул ук вакытта, укытучыларга хас җитдилек, таләпчәнлек аңа шаян, чая, җор сүзле булырга комачауламый. 90 яше тулу уңаеннан Гандәлиф апаны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсанов, район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльвира Шәйдуллина, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары котларга җыелды.
-
16 авыл җирлегеннән гражданлык актларын теркәү хокукын алдылар
Моңарчы әле бар авыл җирлекләрендә дә гражданлык хәле актларын теркәү мөмкинлеге бар иде. Хәзер исә мондый вәкаләт районның бары сигез җирлеге башкарма комитетында гына калды, дип хәбәр итә район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина.