Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

90 яшьлек Гандәлиф Гыйлаҗиева: «Мин тормышка гашыйк»

Ул төп-төз басып тора, матур әдәби телдә сөйләшә, аның җылы һәм бер үк вакытта сынаулы карашы, әйтерсең лә, синең барлык яшерен уйларыңны күрә – Гандәлиф Гыйлаҗи кызы Гыйлаҗиеваның 42 ел укытучы булып эшләгәне аның һәрбер хәрәкәтеннән, үз-үзен тотышыннан аңлашыла. Зыялы, һәр сүзе урынлы, тормыш бизмәнендә үлчәнгән. Шул ук вакытта, укытучыларга хас җитдилек, таләпчәнлек аңа шаян, чая, җор сүзле булырга комачауламый. 90 яше тулу уңаеннан Гандәлиф апаны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсанов, район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльвира Шәйдуллина, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары котларга җыелды.

– Бүгенге көнгә кадәр яшәвемне мин Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте, могҗизасы һәм бүләге дип кабул итәм. Газиз әти-әниемә рәхмәтле мин, алар дога кылып, салават әйтеп яшәргә өйрәттеләр. Мин тормышка гашыйк кеше, яшел үлән күрсәм дә сокланам. Эшемне дә яратып эшләдем. Үзем ялгыз булганга күрәме, бөтен авыл балаларын үземнекеләр кебек якын иттем. Күршеләр белән дә бер гаилә булып яшибез. Авыл фельдшерлары Хәлимә Насыйбуллина һәм Фирдания Шәрипова бик игътибарлы, кирәк чакта тәүлекнең төрле вакытында киләләр, ярдәм күрсәтәләр, – дип рәхмәт сүзләреннән башлады Гандәлиф апа. – Мин гаиләдә унынчы бала булып тугач, бертуганнарым хәзер юк, ләкин аларның балалары, оныклары хәлемне белешеп торалар, бу мәҗлесне да алар әзерләде. Авыл советына, мәктәп коллективына, җитәкчеләргә, укучыларыма дә зур рәхмәт. Бер укучым да хәтеремне калдырмады, үзем аларга кайвакыт катырак булсам, кичерә күрсеннәр. Юлдаш машина эзләп, юлга чыккан чакларым булды. Укучыларым мине күреп туктыйлар, утырталар. Сорыйм кайчак: «Мәктәптә укыганда минем сине чеметкәләгән чагым да булгандыр, үпкәләп, ачу саклап калмадыңмы?» «И-и, әле ныграк та чеметәсегез калган, файдага гына булыр иде», – дип көлеп җавап кайтаралар. Гомер үтә. «Апа, мин дә бит 73 яшьтә. Апа, мин быел 60ны тутырдым», – дип әйтәләр миңа хәзер укучыларым.
Укытучы булырга бәләкәй чактан ук хыялланган Гандәлиф апа. Үзенең укытучыларын да җылы сүз белән искә ала ул.
 – Мәктәптә укыганда Назаргалиева фамилияле яраткан укытучы апабыз «Наз» дип имзасын куя иде. Минем ул чакта фамилиям Низамиева иде, укытучы булырга, «Низ» дип кул куярга кызыга идем, – дип елмаеп искә төшерә Гандәлиф апа. – Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, бер ел колхозда учетчик булып эшләдем. Бер көнне дус кызларым: «Без Алабугага туу таныклыгын алырга барабыз, сиңа да алып кайтырбыз», – диделәр. Алып кайтканнар, ләкин минем фамилиямне әткәй исеменнән Гыйлаҗиева дип яздырганнар. Шулай итеп, фамилиям алышынды, укытучы булу хыялы тормышка ашкач та, «Гиляз» дип имза куясы булды. Башта мин Алабуга педучилищесында, соңыннан шунда ук пединститутта укыдым. Укытучыларым барысы үрнәк алырдай иде. Математика укытучысы Зыятдинова апа безне нык тәрбияләде, өенә алып кайтып, юындырып, киемнәребезне алыштырды. Биология укытучысы белән кишер, чөгендер, турнепс үстерә идек. Алабугага кергәндә яшь нарат урманы бар – ул без утырткан агачлар. Хатирә апа, Габдрахман абый, пединституттагы Маһинур апа, Кырымнан кайткан Кәримов абый һәм башка укытучыларыбыз – барысы белемле, тырыш, игелекле булды, аларның рухларына багышлап догалар кылам.
Үзем укытучы булгач, балаларга күрмәгән әйберне ничек сөйлисең дип, экскурсияләргә күп йөрдем, – дип аңлата Гандәлиф апа. – Беренче күргәнем Казандагы Муса Җәлил исемендәге опера театры, андагы люстраны гына күреп тә исем киткән иде. Шулай ук экскурсия белән Ленинград, Волгоград шәһәрләренә, Кавказ, Карпат тауларына, Кара диңгезгә бардым. Освенцим концлагерен үз күзләрем белән күрдем. Андагы хикмәтләрне сөйләп бирә торган түгел. Кеше кешене ашаган камерада булдым. Бәләкәй генә бер бүлмәдә хәлсез кешеләрне бикләп төн кундырганнар, үлгәннәрен крематорийда яндырганнар, исән калганнарны эшкә җибәргәннәр. Газ камераларын күрдем, анда кертелгән кешеләр интегеп, чыгарга тырышканнар, стенада аларның тырнак эзләре калган. Кайткач, барлык күргәннәремне балаларга сөйләдем.
Сугыш башланганын да яхшы хәтерли Гандәлиф апа. Ул чакта аңа 13 яшь булган.
– Безнең авыл егетләренә повестка килде. «Өч көнлек ризык, кашык алыгыз, сугышка барасыз», – дип хәбәр иткәннәр. Алар ат җигелгән чатыр арбага утырып, гармун уйнап, авыл буенча үттеләр. «Еламагыз, без өч көннән әйләнеп кайтабыз», – дип, әти-әниләрен, якыннарын юаттылар. «Без авылдан чыккан чакта күтәрелде томаннар. Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар», – дип җырлый-җырлый авылның басу капкасыннан чыгып киттеләр. Берсе дә кире кайтмады, – дип искә төшерә Гандәлиф апа. Түбән Суыксу авылыннан сугышка китеп, хәбәрсез югалган абыйсы Имаметдин Гыйлаҗиевның һәлак булган урынын да эзләгән Гандәлиф апа, ләкин таба алмаган.
– Волгоградта, башка сугыш явы үткән шәһәрләрдә булганда, һәйкәлләрдә язылган исемлекләрне укып чыга идем: авылдашлар, абыйларымның фамилияләрен эзләдем. Новороссийскидагы һәйкәлдә Гилязов дигән фамилия бар иде, ләкин инициаллары туры килми, – дип сөйләде ул. – Сугыш яралары мәңге онытылмый – йөрәктә. Һәрвакыт теләп торам: «Я Раббым, җитәкчеләр күңеленә миһербанлык сал, бәндәләргә зыян килмәсен, җир йөзендә тынычлык булсын!»
– Мин эшемне яратып, нәтиҗәсен күрергә тырышып эшләдем, – ди Гандәлиф апа. – Ата-анам да үз вакытлары өчен гыйлем ияләре иде, Биклән мәдрәсәсен тәмамлаганнар. Бервакытта да алар миңа ачуланып сүз әйтмәделәр. «Кызым, шуны эшләгәнсең икән, әйбәт булган», – диләр иде. Шулай дип торгач, әйбәтлекне үзеңдә булдырырга тырышасың да инде. Сабырлык та кирәк. Барлык әйбернең нәтиҗәсе, дөреслеге кайда микән дип уйламасаң, ишеттең дә – кабындың булса, яшәп булмый. Ашыгырга ярамый. Ишеткән сүзеңне башта уйларга кирәк. Тиз нәтиҗә ясап, җавап кайтармаска. Сиңа сүз ишеттергән, начарлык эшләгән кешегә яхшылык белән җавап бирергә тырышырга. Минем үземә гел яхшы кешеләр генә очрады. Җитәкчеләр дә әйбәт булды, авырлыкларны бергәләп җиңдек. Барлык туган-тумачага, авылдашларыма, укучыларыма, тормыш юлымда очраган һәрбер кешегә рәхмәтле мин. Барыгыз да минем кебек һәр көннең тәмен белеп, тоеп, сокланып яшәгез, – дип теләде Гандәлиф Гыйлаҗи кызы Гыйлаҗиева.

 

Укучылары Гандәлиф Гыйлаҗиева турында:

Әминә Мостафина:
– Гандәлиф апа безне экскурсияләргә еш алып барды. Хәзер укучыларны алып чыкканчы автобус белешергә, башка таләпләрне үтәргә кирәк. Ә элек җәяү йөреш иде. Шулай бер киттек аэропортка, Гандәлиф апа андагы хезмәткәрләр белән сөйләште, безне самолетка утырттылар, берничә минут очтык, басуларны өстән күрдек. Безгә, авыл балаларына, бу онытылмаслык бер вакыйга булды. Самолетта очканнан соң, Чаллы кинотеатрында кино карадык, өйгә кич кенә кайтып җиттек. Соңыннан, үзем укытучы булып эшли башлагач, Гандәлиф апа миңа ышанычлы киңәшче булды. Аның: «Үскәнем, укучыларга ипинең кадерен аңлатыр өчен алар алдында үзең ипине ашап күрсәт», – дип әйткәне әле дә истә. Мине намаз укырга өйрәтүче дә Гандәлиф апа булды.

Энҗе Шәрәфиева:
– Без Гандәлиф апага сокланып карадык. Аның үз-үзен тотышы безнең өчен тәрбияви көчкә ия иде. Апабызның зәвык белән киенүен, чәчләрен матур итеп җыюын күзәтеп, җемелдәп торган алкаларына сокланып, аңардан үрнәк алырга тырыштык. Ул безне дәрестән соң алып калып, үзебезне ничек тотарга, өс-башыбызны карарга, чиста-пөхтә йөрергә өйрәтте, матурлыкка өндәде. Хәтта гамажның тезләре чыкмасын өчен нишләргә, бигудины кайсы якка куйсаң яхшырак була – бу серләрне дә без аңардан белдек. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булгангадыр инде, Гандәлиф апа театрга гашыйк кеше, шул мәхәббәтне безгә дә күчерде, без авыл саен йөреп, театр куйдык. Алишның «Сертотмас үрдәк» әсәре буенча курчак театры әзерләдек, Тукайның «Шүрәле» поэмасын сәхнәләштердек. Шулкадәр күп истәлекләр, көне буе сөйләрлек... Үзем укытучы булып эшли башлагач, Гандәлиф апа минем коллегам да, остазым да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев