Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Безнекеләр!

Бәхеткә илткән юллар

Нәҗибә ханым белән Калмия авылының гүзәл урынында – Бүләк дип исемләнгән бик матур аланлыкта – җиләклектә очраштык. Килене Айзирә, оныгы белән табигать нигъмәтен тырыс тутырып җыйганнар да, өйләренә кайтырга җыеналар иде.

«Бу чор –  җиләк өлгергән вакыт аеруча күңелле була – олысы-кечесе тау буйларында, аланлыкларда узыша-узыша җиләк җыя. Саланыкылар янына каладан кайтучылар өстәлә. Барыбызга да җитә Аллаһ биргән нигъмәт. Сары мәтрүшкә дә бар безнең якта. Тик, зәңгәре бетте. Ни өчен дисәң, халык зәңгәр мәтрүшкәне тамыры белән өзеп җыйды. Тамырсыз... Тере табигать тә, кеше дә тамырсыз калса бетә шул...» – ди Нәҗибә Гыйлаҗ кызы Сәхипгәрәева сүзенә зур мәгънә салып. 

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Нәҗибә апа Малтабарда туып-үскән, шунда канат ныгыткан. Урта белем алган кыз ике дә уйламыйча терлекчелектә эшли башлый – фермада сыерлар сава. Уңган-булган, җитез һәм сөйкемле Нәҗибәгә Калмия егете Мансур гашыйк була. 

Яшьлек! Болын-аландагы түгәрәк уеннар, клубта концерт, спектакль куюлар... Бик сагындыра ул чорлар. Моннан алтмыш дүрт ел элек Калмиягә килен булып төштем. Мансур – тракторист булып хезмәт куйды, үзем – сыер саудым. Аннары, пенсиягә чыгарга унбиш ел кала “Искра” колхозында аш пешерүче булып эшләдем. Колхозчылар пешергән ризыгымны яратып ашыйлар иде. Аш-су әзерләргә гомер буе яраттым. Килен – каенана туфрагыннан, диләр. Айзирәбез дә шундый ук уңган-булган, җитез, гаилә җанлы. Шунысына сөенәм: улым Айрат белән киленем Айзирә, оныкларым Язилә, Зәлинә, Ясминә – бер йодрык булып, түм-түгәрәк гаилә булып яшибез. Улым белән киленемнең тормышлары түгәрәк. Ана кешегә бәхетле булу өчен балаларының сау-сәламәт, гаиләләренең түгәрәк, үзара дус-тату яшәүләре кирәк. Аллаһка шөкер, әни, әби буларак та, ир хатыны һәм авыл кешесе буларак та бәхетемә сөенеп, Раббыма шөкер итеп яшим»,  – ди. 

Матур да, күңелле дә узды безнең яшьлек. Үзем – озак еллар сыер саудым. Авыр хезмәтемне күңел биреп, яратып башкардым. Аш-су әзерләүче һөнәрен дә бик яратып башкардым. Тормыштан ямь, эштән тәм табып эшләгән кеше бәхетле итеп сизә үзен. Шуңа күрә, сынаулар килсә – сабыр итәргә һәм шатлыкларга шөкер итәргә кирәк», – ди Ак әби нәсыйхәтен әйтеп.   

 Күркәм холыклы, мөләем ханымнар 

Гомере буе Яр Чаллы шәһәрендә балаларга белем һәм тәрбия биргән мөгаллимә, рәссам, кул эшләре остасы Хәния Гәрәева лаеклы ялга чыккач тормыш иптәше белән Калмиягә кайтып төп нигездә яши башладылар. Күршесе Нәҗибә апа хакында Хәния ханым: «Нәҗибә апа – искиткеч кеше: ярдәмчел дә ул, холкы да аның бик күркәм. Шәһәрдә яшәп эшләгән чорларда атнага бер тапкыр әни янына авылга кайта идек. Шулай булса да, күңелебез тыныч булды. Ни өчен? Чөнки, янәшәдә Нәҗибә апа яши. Ул даими рәвештә кереп, һәрвакыт әнинең хәлен белеп торды. Нәҗибә апаның калканы – улы Айрат – дөнья бәясе ир-егет. Килене Айзирә – күркәм холыклы. Аның әнисе Асия – Боерганда татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. Матур гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән кызның авылыбыз килене булуы – зур байлык та, зур бүләк тә инде ул. Яхшы күрше ерактагы туганыңнан да якын. Менә шундый зур байлыкка ия булуыбызга сөенеп бетә алмыйм. Пенсиягә чыккач рәхәтләнеп туган ягыбызга кайтып төпләндек. Җәйнең иң гүзәл чорында, җиләкле аланда  туганмын. Шуңа да тартып кайтаргандыр инде туган җирем. Кендек каным тамган урыннар. Гомумән, без бик матур итеп, дус-тату яшибез. Авылыбызда шундый кешеләр булуы – зур горурлык», – дип яратып сөйли Хәния ханым калмиялеләр хакында.  

Калмия авылы халкы балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куючы Айзирә Сәхипгәрәева турында: «Ул – нәкъ бианасы шикелле, холкы белән дә, эш-гамәлләре белән дә, җитезлеге, уңганлыгы белән дә. Авылны яратып, үз халкына хезмәт итүе белән дә. Айрат белән Айзирә кебек яшьләр булганда авылыбыз яшәячәк!» – дип рәхмәтләрен әйтеп, хөрмәтләрен белдереп торалар. Җиләкле аланда да шул хакта горурлык белән сөйләделәр. 

Шунысы зур хөрмәткә лаек – Нәҗибә белән Мансур Сәхипгәрәевлар балаларында туган якка, хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Бу сыйфат буыннан буынга күчеп килә. Айзирә белән Айрат та өч кызларының күңелендә туган җиргә, газиз халкыбызга карата ихтирам хисләрен сала белгәннәр. Олы кызлары Язилә Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының чит телләр бүлеген тәмамлап Күзкәй гомумбелем бирү мәктәбенә инглиз теле укытырга кайтачак. Уртанчы кызлары Зәлинә Кече Шилнә гомумбелем бирү мәктәбендә физкультура укытучысы булып хезмәт куя. Кече кызлары Ясминәгә унбер яшь. Ул да физкультура укытучысы булу хакында уйлый. Димәк, тамырлар нык. Нәҗибә белән Мансур Сәхипгәрәевларның нәсел тамыры көчле булып туган җиргә береккән.

Хисләрен ак кәгазьгә сала

Шигъри җанлы Нәҗибә ханымның күңеле моң белән тулы. Гомерлек пары булган Мансуры хакында: «Ирем – иген икте. Корыч аты белән басу-кырлар эшкәртте. Җир сөрде, тырмалады, чәчте. Һәм иген урды.  Газизләрдән газиз балаларым тәртипле-итагатьле. Улым Илсур күптән бакыйлыкка күчте. Шунысына сөенәм, ике улы да башлы-күзле, матур итеп яшиләр.  Кызым Илсөяр күршедә генә яши, лаеклы ялда. Айдар белән Айзирә – таянычым. Картлыгымны шатлык итүче балаларыма, оныкларым һәм оныкчыкларыма бәхет-тәүфыйкъ, хәерле гомерләр теләп дога кылам. 

Алтмыш биш яшемә кадәр аш-су остасы булып, үз эшемне яратып башкардым. Элек кул эшләрен бик ярата идем. Соңгы елларда тагын бер шөгыль өстәлде – күңелдәге уй-хисләремне кәгазьгә күчерәм. 2020 елда “Яшәү яме” исемле шигъри җыентыгымны чыгардык. Китап чыгаруда тырышлык куйган балаларыма, Хәниягә, рухи байлыкны тудыруга өлеш керткән кешеләргә рәхмәт», – ди. 

Балачак, яшьлекнең – үз гүзәллеге. Олыгаю чорының – үз яме. Гомер буе куйган хезмәтеңнең матур, уңышлы нәтиҗәсен күрү – олы бәхет. 

Нәҗибә апа әйткәнчә, гомерләрнең һәр фасылы матур – алар бәхеткә илткән юллар бит! Әнә шул матурлыкны тудыруга балалар, оныклар зур өлеш кертә. Буыннар бәйләнеше нык, тамыры көчле бу нәсел агачы һәрвакыт мул җимешле булсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев