Мәскәү татарлары безне колач җәеп каршы алды
Мәскәүдән кайтуыма өч көн вакыт узды, ә мин һаман да күңелем белән Мәскәү дусларым янында! Искиткеч җылы очрашу булды ул! Бу кадәр булыр дип һич тә көтмәгән идем.
Ә бит безнең Мәскәүдә яшәүче милләттәшем, якташым, Минзәлә кызы Мөнҗия Фәссахова белән танышуым, минем В Контакте битемә куйган шигырьләрем, җырларым аша булды. Аралаша торгач без бик тә якынайдык, ул миңа минем шигырьләремне видеога укып җибәрә башлады, ә мин сабый бала кебек куанам! Аралар ерак булса да күңелем белән аның искиткеч олы йөрәкле, милләтпарвәр, шагыйрәнә җанлы икәнлеген тойдым. Көннәрдән бер көнне дустым Мөнҗия: – Рәзинә апа, әйдә әле, Мәскәүдә иҗат кичәңне уздырыйк, кызың Илзирә дә бик матур җырлый, синең күп җырларыңны башкара, икегез килегез, таныштырыйм әле мәскәүлеләрне сезнең иҗади гаилә белән дигәч мин югалып калдым. Чөнки, иҗат кичәсен уздыру өчен күпме көч, вакыт, әзерлек, сәләт, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык, аралашу осталыгы, зирәклек кирәклеген бик яхшы беләм. Ә иң зур проблема иҗат кичәсен уздыру өчен зал кирәк, ә алар хәтта авыл клубларында да арендага, ягъни акчага. Ә монда Мәскәү кадәр Мәскәү! Шулай итеп Аллаһының рәхмәте, кодрәте белән уздыру урыны да табылды, без тәвәккәлләдек! Бер айлап алдан иҗат кичәсенең көне – 18 гыйнварга билгеләнде. Мөнҗия дустым белән ныгытып торып иҗат кичәсенә әзерләнә башладык. Ул миннән нәниләргә дә, олыларга да сәхнәдән укытырга матур шигырьләр, җырлар сорап алды. Кайбер җырчыларга җыр язып бирдем. Шулай итеп, Яңа ел күңелле вакыйгадан башланды. Мөнҗия бу чара уздыру турында чит төбәктәге ышанычлы дусты, изге гамәлләре, туры сүзе, халыкчанлыгы белән аерылып торган, татар егете, блогер Линар Закиров («Әйтче») белән киңәшләшә. Ә Линар, милләттәшләре дигәндә янып тора торган ут егет! Әзерлек барышында алар тамашачыларны бүләкләү мәсьәләләре турында да хәл итәләр. Бу сөенечле яңалыкны алар халыкка афиша янына алхәбәр итеп куйдылар. Иң бәхетле тамашачыга Мәскәүдәге Линар үзе эшли торган «Өчпочмак» кафесыннан татар халык ашы – бәлешкә сертификат һәм дә башка призлар уйнатылачак дип язылган иде анда.
Шулай итеп, без, 17 нче гыйнвар көнне, кызым белән дустыбыз Мөнҗия чакыруы буенча, иҗат кичәбезне уздыру нияте белән башкалабыз Мәскәүгә очтык.
Бик тә дулкынланып Мәскәүнең барлык милләт халкын киң колачлап җыючы изге урын – «Милләттләр йорты»на юл тоттык. Чыннан да, искиткеч киң күңелле икән Мәскәү халкы! Вакытына артистлар да, халык та җыелып бетте һәм ниһаятъ минем «Тормыш яратканны ярата» дип исемләнгән иҗат кичәм башланып китте. Сәхнә артында минем шигырьләремне, җырларымны башкарырга килгән берсеннән-берсе зәвыклы, башларына калфаклар, милли киемнәр кигән ханымнарны, ир-егетләрне, күбәләктәй канатланып очып йөргән сабыйларны күрүем шатлык өстенә шатлык булды. Миңа Мөнҗия дустым сәхнәгә тәүге чыкканда ук «Әнием-кояшым» дигән җырымны җырлап чыгарга кушты. Кичә, диалог рәвешендә узды. Мин сәхнәдән, тамашачы залдан илһамланып чыгышлар карыйбыз, чөнки минем өчен болар бар да яңа, ачыш, мәртәбә! Мөнҗия ханымның алып бару, сөйләү осталыгы таң калырлык! Шунсы куанычлы, һәрбер чыгыш көчле алкышларга күмелә, димәк, милләттәшләребез ана телен - татар телен читтә яшәсәләр дә яхшы беләләр, бу бик тә сөенечле хәл! Иң мөһиме – телебез югалмасын, милләтебез яшәсен! Иҗат кичәмне кызым Илзирә минем сүзләргә язылган матур җырлары белән тагы да ямьләде. Мөнҗия ханым үзенең биюче пары Лилия Кострова белән бер ике ел инде үзләре оештырган «Назгөл» исеме астында чыгыш ясыйлар, инде аларны Мәскәү тамашачысы күптән белә, таный, ярата! Бу кичәдә дә алар минем сүзләргә Зөлфия Җиһан көй язган, җырчы Азамат Гайнанов башкаруындагы «Татар кызы – таң йолдызы» җырына зәңгәр шәлъяулыклар белән искиткеч матур бию күренеше күрсәттеләр. Ә Мөнҗия ханымның нәни оныгы Алсу Абдуллина бу кичәнең иң матур бизәге булгандыр мөгаен. Ул бик тә саллы шигырьне яттан өйрәнеп сөйләде. «Җырчы буласым килә» дигән шигырьдәгечә дәү әнисе кебек сәхнә йолдызы булыр ул Иншә Аллаһ киләчәктә! Махсус шушы кичә өчен иҗат ителгән «Туган-ягым – яшел бишегем» җырын Мәскәүдә яшәүче милләтәшебез Илдар Динмөхәммәтов да искиткеч матур итеп башкарды. Милли киемнәрдән, матур калфак, бәбәйитәкле күлмәкләр кигән матур кызлар: Индира Царбаева, Мәрьям һәм Рәйхан Низаметдиновалар, Динара Садекова, Зөлфия Балтачова, Рузания Камалова татар телен онытмауларын, алай гына түгел еракта яшәсәләр дә ата-баба телен сөюләрен матур шигырьләр укып дәлилләде. Бик тә сөенеп утырдым читтә яшәүче милләттәшләремнең туган телгә булган мәхәббәтләрен тоеп. Халык тын да алмыйча тыңлый, хисләргә бирелеп, артистларны көчле алкышларга күмә. Ә Илзирә «Җиңү таңы» җырын башкарганда халык дәррәү аягүрә басты, чөнки бу җыр сүзләре бүген һәрбер күңелне тетрәтә. - Җиңү яулап кайтыр батырлар!.- дигән сүзләр һәр күңелдә кайтаваз булып яңгырый. Бөтен ил халкы бер теләктә икәнлегенә бу җыр барышында тагын бер тапкыр инандык.
Иҗат кичәбезгә безне хөрмәтләп Мәскәүнең югары даирә вәкилләре: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең мәдәният, фән, мәгариф һәм җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә дәүләт хакимияте органнары белән узара хезмәттәшлек итү буенча сектор мөдире, якташыбыз Сөмбел Нурислам кызы Таишева, Мәскәү шәһәренең татарлар Штабы координаторы Гөлнара Яруллина, әлеге кичә уза торган «Милләтләр йорты» белгечләре дә килгән иде. Алар сәхнәдән безгә җылы, матур теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә без дә буш кул белән килмәдек. Без үзебезнең туган төбәгебез Тукай районы вәкилләре буларак та чыгыш ясадык, үзебез яши торган төбәгебез белән таныштырып, башкалабыз җитәкчеләренә район җитәкчелеге әзерләгән, Тукай районы логотибы төшкән истәлек-бүләкләрне тапшырдык. Районыбызга бөек Тукай исеме бирелүнең 50 еллык юбилеена әзерләнгән бу бүләкләр ресторанда кичке программада лоторея уенында катнашкан бәхетлеләргә дә эләкте. Иҗат кичәсендә уздырылган лоторея уеннары тамашачыларда зур кызыксыну уятты. “Өчпочмак” кафесыннан иң кыйммәтле, иң тәмле каз бәлешенә сертификатны җиңүчегә Линар Закиров («Әйтче») үзе тапшырды. Аның безнең иҗат кичәсенә булган фикерләре, җылы сүзләре мәңге дә хәтердән җуелмас:
- Гомер буе авыл җирендә яшәп тә халык мәхәббәтен яулап, зур дәрәҗәләргә ирешеп була икән! Илзирә Хөкүмәт дәрәҗәләрендә уза торган концертларда чыгыш ясарлык җырчы бит!, дип, безнең иҗатыбызга зур бәя бирде ул. Кичә сизелми дә бер сулышта узды. Соңыннан тамашачылар белән җылы аралашып чәй эчүләр, фотосүрәтләргә төшүләр бүген инде җанны җылытып торучы, сүнми дә, сүрелми дә торган бер учак ялкыны кебек...
Кич, Мәскәү татарлары белән аралашу, күңел ачу «Флоренция» ресторанында дәвам итте. Халык «Назгөл» иҗат дуэты кызларының биюләренә кушылып биеде, Илзирә җырларына биеде, җырлады. Әлеге ресторанның хуҗасы да татар кызы – Нәфисә! Ул рәхмәт йөзеннән артистларга, шулай ук кызым Илзирәгә дә кып-кызыл розалар гөлләмәсе бүләк итте. Татарлар үзебезнең җыр-моңнарыбызга сусаганлыкларын тоеп утырдым. Туып-үскән төбәгемдә яшәвем белән бәхетле икәнлегемә тагын бер тапкыр инандым.
Икенче көнне, безне, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Әхмәтшин Равил Кәлимулла улы кабул итте. Бик тә җылы очрашу булды ул. Мәскәү шәһәрендә узган кичәбезгә зур бәя биреп, ул: - Мондый очрашулар соңгысы булмасын дигән теләкләрен юллап, безгә Рәхмәт хатлары тапшырды..
Безне, кояшлы Мәскәү ничек «елмаеп» каршы алган булса, шулай киң күңел белән озатып калды. Күңел тулы әйтеп бетермәслек рәхәт хис-тойгы. Килгәндә, Мәскәүдә бер танышларыбыз юк, дип, уйлаган булсак, бүген Мөнҗия белән Линар дустым туганымдай якын кешеләрем, чөнки алар безне чит җирдә үз итеп, колач җәеп, ипи-тоз белән каршы алдылар! Алда тагы да матур-матур әсәрләр иҗат итеп милләттәшләремне сөендерергә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев