Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

«Янәшәдә генә үлем йөри...»

Әтиебез Вәгыйзь Әхмәтша улы Әхмәтшин (22.04.1922-28.01.1989) Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Тумышы белән Югары Байлар авылы егете. Гаҗәеп тыйнак, кыю фикерле, намуслы, тынмас җанлы, чыдам кеше булган ул әти.

Сугышка ул 1942 елның 23 февралендә китә. Аны Ленинград фронтына җибәрәләр. Әтиемнәр гаиләдән өч бертуган фронтка китәләр – абыйсы Мөбарәкша (ул сугышның беренче көннәрендә үк китә), энесе Габбас абый да сугышка алына.
Тизләтелгән хәрби курслардан соң әти, өлкән сержант, орудие командиры, старшина дәрәҗәсенә күтәрелә. Һаман алга, сугыш эченә омтыла. «Янәшәдә генә үлем йөри... Снарядлар баш өстеннән генә сызгырып очып китә, төшеп гөрселдәп ярылалар. Исән калырмын дигән ышаныч бик тиз юкка чыга, туктаусыз бомбага тоталар. Җир ялкынга, төтенгә урала, зениткалар ата. И Аллам, бу юлы да исән калдым бугай дип, иркен сулап күккә карыйсың. Җир әле кайнар, һаман да яна. Безелдәп соңгы ярчыклар оча. Аннары җирдә хәрәкәт башлана – солдатлар авыр яралыларны җыеп йөриләр. Төнлә дә, көндез дә шул хәл. Очы да, кырые да булмас кебек. Кичкырын һәм төнлә үлгәннәрне җыялар. Аларны гел таң атканда күмәләр. Алар арасында нинди генә милләт кешеләре юк. Барысын да бергә – туганнар каберенә җирлиләр. Безнең армия дошманны куа, дошман чигенә, кызыл армия алга һәм алга бара!» – дип язган әтиебез үзенең көндәлегендә.
Дошман белән атышканда, пуля тиеп, әти яралана. Аны госпитальгә озаталар. Операция ясап, яралары төзәлгәч әтиебез яңадан сафка кайта. 
Батыр, курку белмәс солдат фин сугышында, Германиядә, Чехо-словакиядә, Австриядә дошманга каршы каһар-маннарча сугыша. Озак еллар барган тиңсез дәһшәтле сугышта түше белән шуышып, окопларда туңып, үзләрен аямыйча һәр карыш җир өчен атакага барган солдатлар бит алар...
Әтинең бертуган абыйсы Мөбарәкша абый 1943 еның 7 январенда батырларча һәлак булган. Энесе Габбас абый, 7 ел хезмәт итеп, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнеп, исән-сау туган якларына кайта.
Әтиебез биш ел ил азатлыгы өчен көрәшеп, солдат гимнастеркасының түшен орден-медальләр белән тутырып, 1946 елның ноябрь аенда туган авылына кайта. Кыю сугышчының яу кырындагы батырлыгын хөкүмәт югары бәяли. Әти «I дәрәҗә Ватан сугышы ордены», «Ленинград оборонасы өчен», ике «Сугышчан батырлык өчен», «Прага шәһәрен азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән һәм маршал Сталинның боерыгы нигезендә бирелгән мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Без аның барлык бүләк-ләрен, таушалып беткән өчпочмаклы хатларын, көндәлеген, кызыл армия китабын, сугыш турында язылган җыр-шигырьләр дәфтәрен, бөтен документларын, орден-медальләрен күз карасыдай саклыйбыз.
Әтиебез 1947 елда әниебез Миннемәрьям белән гаилә кора. Безне – 6 баланы тәрбияләп үстерделәр. Әти бик күп җаваплы урыннарда эш-ләде: ревизия комиссиясе рәисе, колхозның алма, яшелчә бакчасында бригадир, колхоз умарталыгында күп еллар умартачы булып хезмәт куйды. Бик яхшы балта остасы иде: агачтан челтәрләр, тәрәзә наличниклары, ишекләр ясый иде.
Кызганычка каршы, әтиебез дә, әниебез дә күп-тән вафат инде. Гомерләре кыска булды шул.
Күңелләр сагышланган чакта, мин әтинең көндәлеген алып балаларга, оныкларга аның сугыш елларындагы батырлыклары, армия хезмәте турында, аның белән булган вакыйгаларны сөйлим, үземнең күзләрдән яшь ага. Әтинең язмаларыннан тагын бер мөһим нәрсәне аңладым: туган ил, Ватан өчен бердәнбер олы байлык булган гомерең дә жәл түгел икән ул.
Буыннан буынга күчеп яшәүче истәлекләр, килә-чәктә безнең балаларыбыз, оныкларыбыз өчен тарих булып кына кала. Балалар бәхете өчен кан койган әтиләрне, бабаларыбызның якты истәлеген гомеребез буе күңелләрдә рәхмәт хисе белән сакласак иде.

Алсу Харисова.
Югары Байлар авылы. 

/ Фото Алсу Харисовадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев