Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Ул еллар онытылмый

Утлы еллар авазы һич онытылмый. Чөнки ул хакта әниләребез, әбиләребез безгә сөйләп калдырды. Мин исә килер буыннарга сөйлим.

Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан бабайлар канлы яуның ни-нәрсә икәнлеген яхшы белә. «Ниместә корал күп инде...» диешәләр яудан кайткан картлар. Көн саен авылдан ир-егетләр фронтка китеп кенә тора. Аерылышу, кайгы-сагыш, елаш... Куәтле ир-егетләр урынына хезмәт фронтында бала-чага, хатын-кыз һәм карт-коры гына кала. Сабанда да, уракта да, терлекчелектә дә шул ук кешеләр. Бөтенләй көче беткән, егәре калмаган, зәгыйфь карт-коры: «Йә, Раббым, ярдәмеңнән ташлама, безнекеләргә көч-куәт бир! Җиңеп чыгарга ярдәм ит!» дип Аллаһка ялвара-ялвара дога кыла. 
Фашистлар Мәскәүгә якынлашкач авыл халкы бөтенләй хафага төшә. Шулай да, ныклык саклап, зәмһәрир салкыннарда да сарык бәрәннәрен, яңа туган бозауларны үтермәскә тырышып, фермаларда көне-төне эшлиләр. Немецлар 40 градус салкынга чыдый алмыйлар. Шундый каты салкыннарда авыллардан хатын-кызларны окоп казырга җибәрәләр.  
Әтием дә фронтка китә. Ул 1943 елның 19 июнендә сугышка керә. Әтием әнигә хатларында җырлар да яза торган булган. Берсендә ул болай дип язган: 
Күңелле тормыш озакка бармады,
Герман сугыш башлады.
Әдһәм, Нуретдин, Рәхимҗанны,
Әхмәтшаны ут эченә илтеп ташлады.
Җырлы хатлар килү туктаган. Әти яраланган. Сугышчан дуслары аның өстенә плащ-палатка каплап, кар сибеп киткәннәр. Өстенә кар да яуган. Әти үзе: «Кырыйдан гына немецлар акырышып киттеләр», – дип сөйли иде. Сугыш тынып торган арада хәрби дуслары аның өстен ачып, алып киткәннәр. 1945 елның мартында ул госпитальгә керә. Госпитальдә дәвалангач, әтине яңадан сугышка җибәрәләр. Ул Берлингача барып җиткән. Бөек Җиңүне запастагы 205нче полкта каршы алган. Әтием 1945 елның 15 декабрендә демобилизацияләнеп, орден-медальләрен тагып һәм дә сугышчан яралары белән туган җиргә әйләнеп кайта. 
Ирем Шәйхулланың әтисе сугышка киткәндә әнисе карынында кала. Әти дип әйтергә тилмереп үскән кеше ул. 
Сугыш елларындагы авыр тормыш турында язсаң язып, сөйләсәң сөйләп бетерерлек түгел. Ул елларда ачлыктан хәлсезләнгән кешеләр алабута, кычыткан белән тамак ялгаганнар. Алабутадан пешерелгән ипи, кәлҗемә белән тукланып яшәгән хатын-кызлар биштәр асып Чаллыдан чәчү орлыгы ташыган. Балалар янчык асып хәер сорашырга чыккан. Кайберләре хәлсезләнеп юлда үлеп калган. Әниемнең: «Кызым, син тугач кына авыз тутырып ипи ашый башладык», – дигәне колагымда яңгырап тора. Әнием, авыр елларны узган, каты ачлыклар күргән булуына карамастан, төшенкелеккә бирелмәде, байлыкка кызыкмады. 

Байлык-фәлән теләмәде әнкәй,
Кичерсә дә күпме авырлык.
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Иман байлыгы һәм дә саулык.

Бу шигъри юллар авыр сугыш елларында сынмаган әниләребез рухына бер дога булып барсын. 

Асия МЕТШИНА. Иштирәк авылы.
/ Фото Асия Метшинадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев