Тапшырылмаган хат
Тапшырылмаган хат
Мин, Марсия Гафур кызы,1935 елның 16 декабрендә Ворошилов районы Хуҗи авылында туганмын. Әти-әнием дә шушы авылдан. Әтиемне, ветеринария институтын тәмамлагач, Чаллы районының Биклән авылына участок мал докторы итеп җибәрәләр. Ватан сугышы башланганчы ул шунда эшләде, без шунда яшәдек. Мин сугыш башланган көнне, кечкенә булсам да, бик яхшы хәтерлим. Без, әнием, сеңлем Әлмира (ул 1940 елда туган) белән, Сабан туена дип Хуҗига бабайларга кунакка киттек. Әти безне: «Бабаңнарга сәлам әйтегез», – дип озатып калды. Бабайларга сәлам әйттек, ләкин Сабан туен күрә алмадык. Ул булмады. Шул ук көнне Гитлер сугышчылары безнең илгә басып керделәр. Без Бикләнгә кайтып киттек.
Әтине, берничә мәртәбә хәрби комиссариатка барса да, әле ул вакытта алмадылар. Бәлки авылда кирәгрәк булгандыр. Әтине 1942 елда гына алдылар. Әни көне-төне эштә. Безнең бит яшәргә өебез дә юк иде. Хуҗига кайтып киттек.
Әтидән хатлар килеп тора. Әни укый, без елый-елый тыңлыйбыз. Мәктәпкә кергәч, үзем дә укый башладым. Әтиемнең хатларына җавап яза алмадым. Күңелемдә йөрткән юлларны еллар узгач яздым.
«Язган хатларыңны, әти, без җыеп бардык. Сине искә алган саен, аларны алып укый идек. Гарәп хәрефләре белән язылганы – бабайларга, латин хәрефләре белән язылганнары – әнигә. Безгә атап язылганнары да бар иде. Без сине бик сагына идек. Син дә безне сагынып яза идең. Әтием, менә минем исемгә язган бер открыткаң. Анда берничә бала сурәте төшерелгән, алар почта ящигы янында, хат салып торалар. Син язгансың: «Кызым Мәрсия, бу открытка синең исемеңә языла. Андагы кызыл пальто кигән кызны сиңа охшатам. Синең кызыл пальтоң кыскаргандыр, зур үскәнсеңдер инде. Ләкин шул кыз кебек әтиеңә хат язып сала алмыйсың шул. Мәктәпкә кереп укый башлагач, син дә язарсың дип өметләнәм».
Юк шул, әтием, сиңа хат яза алмадым. Мин мәктәпкә барып укый башлагач, синнән хатлар туктады. Каберең кайдадыр, кайда булса да, яткан җирең йомшак, урының җәннәттә булсын.
Менә, әтием, тагын бер хатың. Монысы да открыткада. Томшыгына хат эләктергән карлыгач рәсеме төшерелгән.
«Әтиегездән сагынычлы хат
Карлыгачкай, канатларын җәеп,
Әзер булды очып китәргә.
Язган хатны томшыгына элеп
Ашыкты ул тизрәк илтергә.
Күзләреннән үбеп исәнләштем.
Уңайлады китәр юлына.
Дидем, анда минем
сөйгән балаларым,
Илтеп тапшыр шулар кулына.
Әйт аларга: әтиегез бирде сезгә
Сагыну истәлеге булыр дип аларга.
Еллар узып, үсеп зур булгач та
Сагынганда укып карарга.
Сугыш киемнәрен киеп, үзе,
Хәнҗәр, мылтык алып кулына,
Атка менеп, фронт буйлап
Чыгып китте сугыш кырына.
Исән булса, кайтыр әле,
Тәмамлагач канлы сугышны.
Шатлык белән, җиңү
җырын җырлап,
Күкрәк киереп алгач сулышны.
Мәрсия, Әлмира! Җан бәгырьләрем, хуш, сау булыгыз. Мине онытмагыз. Ерактан кулларыгызны кысып, әтиегез. 19.12.1942 ел.»
Әтиебез, без сине онытмадык. Әтием, без дә синең васыятьләрне үтәдек дип уйлыйм. Җиде-сигез яшьтән басуда чүп утадык, кечкенә кулларыбыз белән башак җыйдык. Үсә төшкәч, зурлар белән бертигез эшләдек. Без бит сугыш чоры балалары, тырыш булдык. Эшләгән өчен бер грамм ипи алмадык, барысы да фронт өчен иде. Ипинең нинди икәнен дә белмәдек. Ачка үлмәдек, шөкер. Үзенә авыр булса да, әни безне укытты. Мин китапханәче булып эшләдем. Әлмира, университет бетереп, балалар укытты. Тормышлар әйбәтләнде хәзер, әтием. Гаиләләр кордык, балалар үстердек. Тырышып эшләдек, хөкүмәт бүләкләре алдык. Хәзер безнең оныкларыбыз сезнең белән горурланалар. Сезнең рәсемнәрне тотып парадларга чыгалар. Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Ул безнең өчен иң зур һәм иң сагышлы бәйрәм. Аны безгә сез яулап китердегез. Үзегез ятып калдыгыз, кайта алмадыгыз.
Без сине һаман да сагынабыз, әтием. Әниебез 102 яшенә кадәр яшәде. Соңгы вакытларда сине бик еш искә алды. Миңа инде 85 яшь, Әлмирага 80 тула. Дөньялар тыныч булсын, һәр кеше рәхәт яшәсен дип, сезнең рухыгызга дога кылабыз.»
Мәрсия Маннанова (әтием фамилиясе белән – Әхмәдиева).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев