Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Ә күңел һаман көтә...

Әтием сугышка чыгып киткәндә мин яшь ярымлык сабый булганмын. Әни янында әтинең өч сеңлесе дә яшәгән. Миңа өч яшь тулганда әтинең хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр килгән. Гаилә шулай ярымҗимерек өйдә яшәп калган.

Әнинең сулыгып-өзгәләнеп елаулары мине сабыйлыктан тиз чыгарды. Тамак бик нык ачса да, ашарга сорап еламадым. Әниемнең өйдә өреп очырырлык та он калмады дип әйтүен ишеткәнем бар иде, нәни күңелем белән барын да аңлый идем инде. Җәй көннәрендә кычыткан ашы, юа, әнис, карга күзе, песи борчагы, кәҗә сакалы белән туена идек. Язын кырда калган өшегән бәрәңгедән пешерелгән кәлҗемә безнең өчен кунак сые кебек булыр иде. Әле бит аның өс-башка кияренә юк. Безнең әби киндер сукканлыктан, миңа да күлмәк-ыштанлык кала иде анысы. 
Сугыш тәмамлангач та тормышлар тиз генә җайланып китмәде. Типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Сугыш тәмам бөлдергән авыл, хәерчегә калган колхоз карт-коры, сугыш барган елларда тәмам йончыган хатын-кызлар, гарипләнеп кайткан ирләр иңнәренә калды. Без, үсмер балалар, булдыра алган кадәр басуда өлкәннәргә булышабыз. Барлык эшләр кулдан башкарыла бит. Урак өсте җиткәч, әниләргә борчак йолкышырга барабыз. Аның бер куанычы бар иде: нәни куллар яргаланып бетсә дә, туйганчы борчак боткасы ашаталар. Әни колхоз сарыкларын карарга алынды. Мин аның янына барам да мал өендә бәрәннәр белән алабута оны ялыйм. Аякларда чабата, өстә апалардан калган иске-москы. Сабый чаклар әнә шулай мәхрүмлекләргә уралып, үксез узды.
1947 елда укырга кердем. Әни киндер букча тегеп бирде, китап– дәфтәрләре дә юк бит әле аның. Әлифба китабын берничә балага берне бирәләр. Тырышабыз, бер-беребезгә барып, бергәләп өйрәнәбез. Берчак мәктәптә кайнар аш та оештырганнар иде, ул озакка бармады. Икенче сыйныфка күчкәч, җәйге каникулларда кырда урып-җыюлар тәмамланганчы безне башак җыярга йөрттеләр. Аякларга кияргә юк, ялан аяклар басуда тырналып, канап бетә иде. Өченче сыйныфта яшьтәшләрем белән бергә фермага әни-апаларга булышырга йөрибез. Без басу буенда гына яши идек. Игеннәр өлгергәч күрше кызы белән арыш, бодай башаклары уып ашыйбыз. Тамак тук, аякка чабата да алып бирделәр. Әниләр урак урганда көлтә бәйләү өчен учма әзерлибез, җирдә коелып калган башакларны җыябыз.
Көзен мәктәпкә барыр вакыт җиткәч, тагын хафага калабыз: китап-дәфтәр алырга акча юк. Август ахырларында басуга йөрү кайгысы бетә, мәктәпкә җыенырга кирәк бит. Мин бик яратып укый идем. Нәрсә эшләргә? Ул чагында колхозчыларга хезмәт хакы бирү юк – таякка эшлиләр, ягъни эшкә чыккан көнен таяк белән билгеләп баралар да, көзен шуңа карап ашлык бирәләр. Еш кына ул ярты ел ашарга да җитмәс иде. Авырлыклар барысына да өйрәтә. Кызлар, малай-шалайлар сәрби агачы үскән якка барабыз да, шуны җыеп тапшыргач акча бирәләр. Аннары гөлҗимеш җыябыз. Уку кирәк-яракларын шулай юнәтәбез. Бик тә авыр иде ул еллар. Шуңа күрә, үзебез теләсәк тә, күбебезгә укуны дәвам итүләр насыйп булмады – бик иртә тормыш тәртәсенә җигелдек. Дүртәр-бишәр сабыен кочаклап тол калган авылдашларның күз яшьләрен онытырлык түгел. Әле бит аның хөкүмәт җыя торган түләүләре күпме?! Үзенең, балаларының авызыннан өзеп соңгы икмәген түләүгә биреп җибәргән, ә икенче көнне ачлыктан тилмергән сабыйларын кочып елаган аналар эштә изелеп, балаларын үстереп, күптән инде бакыйлыкка күчтеләр. Без сугыш ятимнәре дә 80 яшькә җиттек. Ә сугыш чорында күргәннәрнең кара шәүләсе гомер буе озата килә. 
Әтиләре исән кайткан-нарның тормышлары җиңелрәк барды. Аларның күбесе югары уку йортларында белем алды. Ата терәген тоеп яшәү үзләренә дә көч бирде. Ә менә сугыш ятимнәренә тормыш ачысы нык эләкте. Әтиләре исән кайтканнар нужаны үскәндә дә күрмәде, аннары, сугыш ветераннары дип хөкүмәт ул гаиләләргә фатирын да, машинасын да бирде, югары пенсиясен дә кызганмады. Юк-юк, кара фикер белән көнләшеп әйтүем түгел, канлы сугышларда безгә азатлык яулап кайттылар алар. Үлем белән күзгә-күз карап, кыл өстендә йөргәннәрнең дә күбесе бер әҗерсез китеп барды. Һич күпсенүем түгел, бәрәкәтен күрсеннәр. Без ятим үскәннәр дә ил азатлыгы өчен башын салган солдат балалары бит. Тик безне бик искә генә алмыйлар...
Мин Аллаһка рәхмәтле, ул ташламады. Ә ачтан үлмәслек кенә пенсия биргән хөкүмәтебезгә без, сугыш ятимнәре, сугыш чоры балалары, һаман артык кашык булып яшибез. Әллә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан пенсияләребезгә өстәмә бирерләрме дип өметләнгән идек, бер дә булыр сыман күренми. Ә күңел көтә...
Инде илләр генә тыныч булсын, йә, Раббем! Балаларыбызга, оныкларыбызга без күргәннәрне күрергә, сабый чагыбызны урлаган сугыш афәтенә тап булырга язмасын. Илгә-көнгә иминлек, тынычлык, тормыш муллыгы телим.

Хәнифә Вәҗиева.
Күзкәй авылы.

/ Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев