Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Калмиянең тыл батырлары 

Сугыш елларында «Барысы да фронт өчен!» дип эшләүче совет кешеләре төрле башлангычлар белән чыккан, фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән.

Бүләк самолет

Безнең Калмия авылыннан Хаҗиәхмәт ага Әхмәтов самолет төзү өчен 100 000 сум акча тапшырган. 
Бу турыда «Ленин байрагы» газетасының 1944 елгы 14 январь санында хәбәр ителә. Якташыбызның илдә күтәрелгән фронтка ярдәм итү хәрәкәтенә кушылуы була бу. Ә әлеге патриотлык хәрәкәтенең башында Саратов өлкәсенең Степной хуторыннан колхозчы Ферапонт Головатый тора. 1942 елның декабрендә ул, бал сатудан кергән акчасына самолет сатып алырга теләк белдереп, Саратов авиазаводы директоры янына килә. Директор Израил Левин Мәскәүгә хәбәр биреп, рөхсәт ала. 100 мең сум акча Кызыл Армия фондына тапшырыла. Ферапонт Головатый шул акчага самолет алу турында башкомандующий исеменә телеграмма юллый. Нәтиҗәдә фюзеляжына: «Сталинград фронты очучысы, гвардия майоры Ереминга «Стахановец» колхозы колхозчысы иптәш Головатыйдан» дип язылган ЯК-1 самолеты саратовлы, майор Б. Н. Ереминга (булачак генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое) тапшырыла. Әлеге самолет Сталинградтан Кырымга кадәр сугышчан юл үтә. 1944 елның март аенда яраксызга чыгып, Саратовка озатыла.
Головатыйлар гаиләсе, туганнары, һәм күршеләре ярдәме белән, кабат 100 мең сум акча җыеп тагын бер истребитель ала. «Ферапонт Петрович Головатыйдан дошманны тәмам тар-мар итү өчен 2нче самолет» дигән язулы ЯК-3 тагын майор Борис Ереминга тапшырыла. Әлеге самолетта Еремин Прагада Җиңү көнен каршылый. Сугышчан юл үткән бу самолетлар икесе дә хәзерге вакытта Саратовтагы музейда саклана.
Ферапонт Головатый башлаган хәрәкәтне күтәреп алган бик күпләр арасында якташыбыз Хаҗиәхмәт Әхмәтов та бар. Ватан сугышы башланганда аңа 55 яшь була. Ягъни ул инде утны-суны кичкән ил агасы. 1908-1911 елларда патша армиясендә хезмәт итә. Төз атканы өчен Хаҗиәхмәт Муллахмәт улын исемле көмеш кесә сәгате белән бүләклиләр. Ул Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, яраланган килеш әсирлектә була. 1919-1921 елларда Калмиядә авыл советы рәисе булып тора. 1929 елда унбер крестьян хуҗалыгын берләштереп күмәкләштергәч, колхозга керә. 1931 елда кыска сроклы умартачылар курсын тәмамлый, колхоз умарталыгында эшли.
Самолет төзү өчен акча туплау турында Хаҗиәхмәт Әхмәтовның кызлары Әминә һәм Фагыйлә апаларның истәлекләре саклана. 

Әминә апа Әхмәтова язмасы:
«Минем әтием Хаҗиәхмәт Әхмәтов 1936 елдан колхоз умарталыгында эшләде. Муллалардан калган 15 баш умарта бар иде, 1943 елга аларның саны йөздән артып китте. Алга китеп әйтим, 1950 нче еллар ахырында умарталыкта 400 умарта семьясы бар иде инде.
1943 ел әйбәт килде, игеннәр яхшы уңды. Сентябрьдә дә көннәр җылы торды, ул елны бал күп алдылар. Колхоз идарәсенең карары нигезендә, билгеләнгән планнан арткан балның күпмедер проценты колхозчыларга бирелә иде. Ул елны әтигә ике центнер бал тиде. Хуҗалыкта үзебезнең дә ун баш умарта бар иде. Хәрби авиация эскадрильясе төзү өчен акча җыю башлангач, әтине райкомга чакырдылар. Обкомнан икенче секретарь да килгән булган. Әти колхозның бухгалтеры белән барган иде, ике көннән соң гына кайтты. Өйдәге бөтен нәрсәне исәпләделәр, гаилә әгъзаларына җитәрлек итеп кенә калдырдылар. Үзебез биш кеше, сугыштагы абыйның гаиләсе дә безнең белән яшәде. Бөтен әйберне – балны, икмәкне сатсак, 100 мең сум була дип исәпләделәр. Колхозның завхозы һәм милиционер белән ике мәртәбә Ижау шәһәренә бардылар. Бал сатып, беренче баруда – 48 мең, икенчесендә 42 мең сум акча алып кайттылар. Калган сумманы әнинең тунын, үзенең толыбын, солдатта яхшы хезмәт иткән өчен бирелгән исемле кесә сәгатен, аяк киемен һәм бүреген дә сатып тутырды. Шулай итеп 100 мең сум акчаны фронт өчен тапшырды. Әтине бу гамәле өчен зурлап Казанга чакырдылар. Ул анда Рашат абыйның тунын, бүреген киеп китте. 
1944 елда Татарстан колхоз-чыларының Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мөрәҗәгате җибәрелде. Ул мөрәҗәгатькә әти дә кул куйды. Хөкүмәтебез әтине югары бәяләде: Сталинның рәхмәт хаты килде. 1950 елда әти «За доблестный труд» медале белән бүләкләнде.»

Фагыйлә апа истәлекләре:
«Әти райкомнан кайтып, йөз мең сумга кул куюын әйткәч, әни кычкырып елап җибәргән иде. Тик аларның моны сәбәп итеп ачуланышканнарын хәтерләмим. Ул елны хезмәт көненә бүлеп бирелгән игенне дә Ижау базары «йотты». Акча барыбер җитми. Әнкәй тукыган сөлге-ашъяулыклар, ястык-юрганнар да сатылды. Бүләк самолетка акча менә шул рәвешле җыелды. 
Әти сугыштан соң да умартачылык эшен дәвам итте. Кышын ашлык суктыруда эшләде. Күп кенә яшь авылдашларга умартачылык һөнәрен өйрәтте, киңәшләрен бирде. Вафатына өч ай кала гына уматачылык белән саубуллашып, хезмәттәше Давыт Әхкиямовка тапшырды.» 

Билгеле, дошманны җиңү өчен һәркем булдыра алганча, көченнән килгәнчә тырышкан. Головатый башлангычына кушылучылар да күп булган. Моны дәлилләп, Минзәләнең туган якны өйрәнүче һәвәскәр тарихчысы Юныс Йосыповның Минзәлә районында чыгып килүче «Якты юл» газетасында басылган мәкаләсеннән өзек (1988 ел, 13 декабрь саны) китерәбез: 
«Буржуаз интеллигентлар әлеге эшнең чын күңелдән булуына шикләнеп карадылар. Шотландиянең Эдинбург шәһәрендә яшәүче Дж. Б. үз хатында Ферапонт Петрович Головатыйга менә нәрсәләр язган: «Безнең газеталар Сезнең турыда хәбәр басып чыгардылар, әмма мин һәм минем иптәшләрем аңламыйлар: үз капиталыгызны ярдәм төсеннән хөкүмәткә бирергә нәрсә мәҗбүр итте Сезне? Сезгә чын күңелемнән әйтәм: Сезнең үрнәгегезгә иярүчеләр булуына без ышанмыйбыз».
Шотландия врачы начар күрәзәче булып чыкты. Ферапонт Головатый үрнәгенә иярүчеләр бер Әхмәтов кына булмый. Менә алар: «Кызыл Ык» колхозы председателе Е. Упаев самолетлар эскадрильясы төзүгә 25 мең сум акча биргән. «Красный герой» колхозыннан В. Гуничев һәм «Яңа юл» колхозыннан Н. Авзалов әлеге фондка 20шәр мең сум, «Страна Советов» колхозыннан М. Калинин, Балтай авыл советыннан Суворов 15әр мең, «Луч» колхозыннан Вышенский, «Кызыл кичү» авыл хуҗалыгы артеленнән С. Мортазина һәм шул ук хуҗалыктан элекке фронтовик Ф. Талипов 10ар мең, «Яңа юл» колхозыннан Шәйхи Гыймадиев 7 мең, «Дружба» колхозыннан Г. Попов 5 мең сум акча керткәннәр.»

Исемнәре – газета битләрендә 

Колхозда фронт өчен дип эшләүчеләр бер Хаҗиәхмәт ага гына булмаган, билгеле. Һәркем җиңүгә үз өлешен кертү өчен тырыш-кан. Колхозчыларның фидакарьлекләре турында газеталар да язып торганнар. Шул елларда Минзәлә районы басмасы «Якты юл»да чыккан язмалар саклана.
Җиңүләр белән рухланып, Кызыл Армиянең 27 еллыгын котлап, колхозчылар исеменнән Әхмәтгәрәй Корбангалин, 1945 елның 24 февраленә 105 ц ит тапшырып, планны тулысынча үтәвен, 1946 ел өчен 70 ц ит тапшыруын хәбәр итә.
Башка җитәкчеләр белән беррәттән, «Кызыл Йолдыз» колхозы председателе Ә. Корбангалин үз хуҗалыгыннан 18 пот, шушы ук колхозның члены З. Харисов 12 пот ашлык тапшырып, чәчүлек орлык фондын тулыландырганнары өчен районның Мактаулылары исемлегенә кертеләләр.
Район газетасының 30 март санында «Кызыл Йолдыз» колхозында чәчүлек бодай культурасының чисталыгы 98,5%, солыныкы 99%, тишелеш 97%, чәчүлек орлыкларның тулы кондицияле булуы турында хәбәр ителә.
Газетаның 11 май санындагы сводкада 1945 елның 9 маена язгы чәчү мәйданының 66%ы чәчелгәнлеге, хуҗалыкның беренче бишлектә булуы әйтелә. Башка алдынгылар белән беррәттән, «Кызыл Йолдыз» колхозы чәчүчесе үз нормасын 3,9 гектар урынына 5 гектар итеп үтәп бара. С. Әхмәтшин, 5 гектар чәчеп барганы өчен, Почет тактасына кертелгән .
Ерак Көнчыгышта япон империалистларын тар-мар итү белән рухланып кызыл олаулар оештыру бәйрәм төсе ала. Алдынгылардан булып «Кызыл Йолдыз» колхозы да 912 пот ашлык тапшыра. Район исемлегендә 7 нче урында булып, 1945 елның 4 сентябренә урып-җыюны 94%ка, көзге чәчүне 82%ка үтәгән. Шулай ук Калмия авыл советының халыкка заем сатып бирүгә тиешенчә каравы, III квартал акча җыю планын 85%ка үтәве һәм аны тутыру өчен көрәшүе турында хәбәр ителә. Авыл советы рәисләре Шәфыйк Кәшбелов, финагент Мөнәздәһә Фәррахова исемнәре телгә алына.
13 октябрь санында: «Хуҗалык дәүләткә ашлык тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәде һәм планнан тыш Җиңү фондына 1250 пот ашлык тапшырды», диелә. Шушы эш нәҗәләре өчен «Кызыл Йолдыз» районның Мактау тактасына кертелә.

Камил Сәхапов, Калмия. 
Фоторәсем Камил Сәхаповтан алынды. / фоторәсем Saratov.aif.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев