Тукай районында «Тоннель» операциясе уза
Бүген, 17 апрель көнне, Тукай районы территориясендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» оператив-профилактик чара үткәреләчәк.
Әлеге операциянең төп максаты — пассажирлар ташучы транспорт чаралары йөртүчеләре тарафыннан юл кагыйдәләрен бозу очракларын вакытында ачыклау һәм аларны кисәтү. Чара барышында пассажирларны йөртү кагыйдәләренең үтәлеше, транспортның техник торышы, кирәкле документлар булуы, шулай ук йөртүчеләрнең эш һәм ял режимы каралачак.
Дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләргә юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә, пассажирларның гомере һәм сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык турында кисәтә. Шулай ук юлларда игътибарлы булырга чакыра. Мондый чаралар аварияләрне киметергә һәм юлларда куркынычсызлыкны арттырырга ярдәм итә.
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев