«Озын гомеремнең сере – урман һавасы, үләннәр», – ди Сабира әби
Сугыш елларында тормыш арбасын төптән җигелеп тарткан, ачлы-туклы килеш урагын урган, урманын кискән, ферма малларын күтәрәмгә калдырмыйча, кышлатып чыгарга тырышкан, «барысы да фронт өчен, дошманны җиңү өчен» дип, ахыргы сынык ипиен авызыннан өзеп фронтка озаткан, төн йокыларын өзеп, җылы оекбашлар бәйләп, тәмәке янчыклары чигеп, кызыл армиягә посылка итеп салган буын...
Иске Абдул авылында җиде сыйныфны тәмамлап, буыннары да ныгып җитмәгән килеш сугышка киткән ир-атларны алыштырып, бөтен авыр эшләрне башкарырга туры килә аңа. Яратып, вәгъдәләшеп йөргән авыл егете Ильясны фронтка алалар. Ул Япон сугышында катнаша. Армия хезмәтендә 7 ел хезмәт итеп туган авылы Мерәскә кайта. Сабира апа аны көтеп ала. Матур туй үткәреп, Сабира апа белән 60 ел бергә торганнар, тату яшәгәннәр, 6 балалары булган. Алар, шөкер, барысы да исән-саулар, Яр Чаллыда, Түбән Камада үз көннәрен күреп, яхшы гына эшләп йөриләр. Әниләре янына кайтып, исәнлеген белеп, сөенеп яшәгән көннәре.
Бүгенге көндә Сабира әби Ирек Таңы авылында кызы Әнисә тәрбиясендә яши. Ул 90 яшенә җитеп, бер тапкыр да хастаханә ишеген какмаган, дарулары да урман үләннәре һәм җиләк-җимешләре булган. «Олы яшькә җитүемдә урман һавасының һәм җиләк-җимешләрнең файдасын күрдем, Аллага шөкер», - дип сөйләде ул.
90 яшьлек көнендә Сабира әби Шәрипованы балалары, авылдашлары, оныклары, туганнары һәм район хакимияте ихлас котлый, сәламәтлек һәм иман байлыгы тели.
Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев