Атаклы бригадир, остаз, киңәшче
«Энергетик» мәдәният сараенда үткән олы тантанада илебез каршындагы казанышлары өчен Геройлар исеменә лаек булган шәхесләрне атадылар. Район башлыгы Васил Хаҗиев безнең арабызда бүген дә исән-сау сафта булган каһарман, Казаклар авылы егете Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллин исемен искә алды. Зал бер мәлгә гөрләтеп кул чапты. Нигъмәтулла тыйнак кына урыныннан күтәрелеп, кызыксынучан...
Әйе, тарихи бу зал КамАЗ һәм районыбыз төзелешенең күп кенә истәлекле сәхифәләрен үзенә сеңдергән. КамАЗ төзелешенең беренче юл салучыларына багышланган фотокүргәзмәләрдә Нигъмәтулла Абдуллин бригадасы эшчәнлеген дә күреп була. Аның белән шул вакытта ничек КамАЗ төзелешендә катнашып китүе турында кызыксынган идем. Ул тугыз балалы ишле гаиләдә 1937 елның 23 маенда туа. Күмәкләшү елларыннан соң тормышны алып бару авырлаша. Казаклар авылына вервовщиклар килгән. Күп төрле өстенлекләр белән әтисе Төхбәтулла агайны Удмуртиягә, Воткинск заводына эшкә күндерәләр. Ата кешенең күңеле сизенә. Дөнья тыныч түгел. Һавада сугыш сөреме. Ул заводка снарядлар ясаучы булып урнаша. Шул сәбәпле хәрби эштә санала. Нигъмәтулла мәктәптә укый, җидене бетерүгә әтисе эшли торган хәрби заводның кирпеч заводына эшкә урнаша. ФЗОда укып, балта остасы һөнәрен үзләштерә. Армия хезмәтеннән соң да туры заводка кайта, оештыру сәләтен күреп, аны цехка мастер итеп куялар. Шул чорда эштән аерылмыйча, машина төзелеше техникумын тәмамлый. Җәен ял вакытында туган авылы Казакларга кайткач, Чаллыда автозавод төзелеше турында ишетә. Хатыны Таулы Дөреш кызы Мәйсәрә белән киңәшеп, туган якка төзелешкә кайтырга ниятлиләр. Әмма Воткинск завод парткомы тиз генә учеттан төшерми. Партком секретаре Нигъмәтулланың туган ягына тартылуын, күңел халәтен аңлап, бөтенсоюз комсомол төзелешенә китәргә рөхсәт бирә. Һәм Нигъмәтулла Абдуллин 1970 ел башында беренчеләрдән булып, КамАЗ төзүчеләр сафына баса. Аның электәге балта остасы һөнәре монда аеруча ярап куя. «Автозаводстрой» идарәсенә эшкә килүчеләргә вагон-йортлар төзүдә катнаша. 1971 елны «Маталлургстрой» идарәсе оешу белән Нигъмәтулла Абдуллинның оста оештыручы икәнен күреп, бригада белән җитәкчелек итәргә билгелиләр. Шулай итеп ул турыдан-туры заводлар төзелешенә кереп китә. Яңа килгән яшьләрдән һәм КамАЗ заводчыларыннан коллектив туплап, кою заводы нигезләрен сала. Бригадасына корыч һәм чүкелүчән чуен кою корпуслары нигезләрен бетонлауда көне-төне тырышырга, җитештерүчәнлекне күтәрергә, сыйфатны яхшыртырга туры килә. Бригада көнлек норманы 140-150 процентка үтәүне гадәткә кертә. Ул чакта бригаданың «атналык заданиене - дүрт эш көнендә!» дигән башлангычы КамАЗ төзелешендә киң яклау таба. Аның инициативасы белән төрле яңалыклар, эшне җиңеләйтү алымнары, рационализаторлык тәкъдимнәре тормышка ашырыла. Бригада көче белән заманында Чаллыда бетон заводының беренче чираты, кою заводы, Түбән Кама ГЭСы, районда «Гигант» совхозының терлекчелек комплексы һәм башка күп төрле объектлар сафка тапшырыла. КамАЗның икенче чиратын сафка тапшырудагы хезмәтләре өчен Нигъмәтулла Төхбәтулла улы Абдуллинга 1981 елны Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул КамАЗ төзелешеннән соң районыбыз хуҗалыкларында күп кенә биналар, юллар төзелешендә прораб һәм баш инженер булып хезмәт куйды. Хәзер Кызыл Байрак авылында үзе салган йортта җәмәгате Мәйсәрә белән яшәгән көне, бакчасында җиләк-җимеш, алмагачлар үстерергә бик һәвәс. Авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, өлкәннәр һәм балалар белән очрашуларга йөри, истәлекләре белән уртаклаша. Яшь буынны тәрбияләүдә якыннан катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев