Малтабарда Кичке уен гөрләде
Калмия авыл җирлегендә Сабан туеннан калган бүләкләрне Яшьләр көне уңаеннан оештырылган Кичке уенда уйнату күркәм традициягә әверелде. Быел да Малтабар авылы халкы җырлы-биюле тамашада зур теләк белән катнашты һәм өйләренә күпсанлы бүләкләр, уңай хис-кичерешләр белән таралышты. Бу хакта безгә Калмия авылы мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова хәбәр итте.
Кичке уен авыл эчендәге ачык аланда узды. Оештыручылар бирегә үзенчәлекле «культурный десант» булып килә: буш мәйданга авыл кешеләреннән утыргычлар җыеп бәйрәм оештыра һәм чара тәмамлангач, аланны яңадан чип-чиста калдырып китә. Малтабарлылар кунакларны һәрвакыт якты йөз белән каршы ала һәм рәхмәтләр әйтеп озатып кала. Бәйрәмдә халыкның иң яратып уйнаган уены быел да «утыргыч уены» булды.
Чара программасына яңалык та кертелгән иде — оештыручылар беренче тапкыр лотерея билетлары сатуны юлга салды. Аның төп призы итеп зур термопот куелды.

Моннан тыш, бәйрәм кысаларында үтеп киткән һөнәри бәйрәмнәре белән медицина хезмәткәрләрен — шәфкать туташларын котладылар.

Шулай ук авылның иң өлкән кешесенә — тыл ветераны Шәех абый Шәһиәгъзамовка аерым хөрмәт күрсәтеп, Сабан туе күчтәнәче тапшырдылар.

Фотолар: Ләйсирә Сәхибҗанова тарафыннан бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев