Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ярминкәдә иң тәмле, чиста казлар – үлән, эремчек, бодай ашап, авылның чиста суында коенып үскән кошлар кемнеке?

Ял көннәрендә Чаллыда каз ярминкәләре гөрләде. Бүген мин дә, каз алырга исәбем булмаса да, аякларга җылы киез итекләр киеп, чыгып карарга булдым. Азатлык мәйданына рәт-рәт өстәлләр тезелгән, сату палаткалары да юк түгел иде. Казларның бер килограммына 350 сум сорыйлар, симезрәкләре 400 сумнан да китә, үрдәкләр 300-320, индоуткалар 320-350, күркәләр 300,...

Ял көннәрендә Чаллыда каз ярминкәләре гөрләде. Бүген мин дә, каз алырга исәбем булмаса да, аякларга җылы киез итекләр киеп, чыгып карарга булдым. Азатлык мәйданына рәт-рәт өстәлләр тезелгән, сату палаткалары да юк түгел иде. Казларның бер килограммына 350 сум сорыйлар, симезрәкләре 400 сумнан да китә, үрдәкләр 300-320, индоуткалар 320-350, күркәләр 300, тавыклар 200, цесарка токымлы тавык 350 сум. Теләгән кешегә казларның ысланганы да бар, анысының килосы 500-650 сум.

Көннең шактый суык булуына карамастан, сатучылар да, алучылар да байтак. Сатучыларга килгәндә, кайдан гына җыелмаганнар: әлбәттә, үзебезнең Тукай районыннан, шулай ук ут күршеләребез Сарман, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Актаныш һәм хәтта Норлат, Яңа Чишмә, Аксубайлардан да килүчеләр бар. Кызыксынып сорыйм: «Аксубай хәтле Аксубайдан нәкъ менә шушы каз ярминкәсенә атап килдегезме? Югыйсә, Түбән Кама сезгә якынрак, анда да шушындый ярминкәләр бардыр бит?» - дим. «Белмим, андагысын ишеткәнебез дә юк, ел саен Чаллыга киләбез, ике якка ул 400 километр безнең өчен берни тормый», - дип җавапладылар әңгәмәдәшләрем. Димәк, мондагы ярминкәләрнең даны әллә кайларга ук таралган.

Түшкәләр барысы да матур, чиста. Беренче карашка, бөтенесе дә бертөсле сыман. Сатып алучыларны бераз жәлләп тә куйдым - бу хәтле түшкәләр арасыннан үзеңә кирәклесен ничек сайлап алырга соң? Үземне сатучы урынына да куеп карадым - эх, минекен сатып алсын иде, дип өметләнеп карап торалардыр сыман. Ярминкәгә килү белән генәмени, күпме көч түгеп җитештергән товарыңны сата да белергә кирәк бит! Шуңа күрә мин сатучыларның барысына да бер сорау бирдем: «Ни өчен кеше нәкъ менә сезнең каз-үрдәк түшкәләрен алырга тиеш дип уйлыйсыз?» Сатучылар җанланып, берсеннән-берсе уздырып, хәләл хезмәте кергән продукциясен мактарга кереште.

Сәмәкәй авылыннан Рушания һәм Радик Сөләймановлар: «Чөнки безнең казлар барысы да мап-матур, түп-түгәрәк, чип-чиста, кешене үзләренә тартып торалар».

Теләнче Тамактан Рәзинә Нәбиуллина: «Без шәһәрдән ерак яшибез, кош-кортларыбыз табигатьтә, иркендә үсә, җәй буе яшел азык ашый, шулай ук азыкны пешереп тә ашатабыз, комбикорм биргәнебез юк».

Калмаштан Наилә Газизуллина: «Без 30 гына баш каз үстерәбез, аларга бодай гына ашатып торабыз».

Иске Җирекледән Эльвира Миңнебаева: «Безнең кошларыбыз табигый азык кына ашый, чип-чисталар».

Бордыбаштан Гөлнур һәм Марсель Абдуллиннар, нәрсә дияргә белмичә, аптырап кына: «Сатып алучы үзе карый инде», - дип торганда, чаярак туганнары Данис: «Безнең казлар бик «мощный» бит!» - дип шаяртып алды.

Шулай ук Бордыбаштан Альберт Нурлыгаянов: «Җәй буе үзебез карап үстерәбез, ыслап әзерләп китерәбез, ник безнекен алмасыннар!»

Теләнче Тамактан Альфира Вәлиева: «Безнең казлар матур, чиста, зур, авыр, биш килога тарталар, ышанмасагыз, менә, үзегез күтәреп карагыз!»

«Татарстан» совхозы поселогыннан Зоя һәм Виталий Тарасовлар: «Нәкъ менә безнекен алырга тиешләр дип уйламыйбыз. Бөтен кеше тырышып үстерә, үз хезмәтен кертә, барлык сатучыларга да уңышлар телибез».

Яңа Мусабайдан Миләүшә Борисова: «Казларыбыз авылда үсә, чиста үлән ашый, безнең әби-бабайлар, әти-әниләр ничек үстергән, ничек өйрәтеп калдырган - без нәкъ шул рәвештә үстерәбез».

Иске Җирекледән Зинаида һәм Михаил Тимофеевлар: «Бодай, эремчек ашатып кына торабыз, суга төшеп йөзәләр, казларыбыз көр, туйларга-никахларга да ел әйләнәсе алып торалар».

Теләнче Тамактан Тәзкирә Гыйльмиева һәм Раилә Минһаҗева, Әҗмәкәйдән Наталья Макушева, Новотроицкое авылыннан Рәсмия һәм Өлфәт Шәмсемөхәммәтовларның җаваплары охшаш булды: «Сатып алучы үзе карый, үзе сайлый, кемнеке ошый - шуныкын ала. Үзебез үстердек, үзебез карадык, үзебезгә бик матур күренә», - диделәр алар.

Сатучыларның барысы да ачык, рәхәтләнеп аралаштылар, 400 гә бирә торган казларын 300 дән алырга да тәкъдим иттеләр, ысланган казларын ашап карарга да бирделәр. Барыбер алмыйм бит дип, баш тартып та карадым, алырга дип түгел, бары тик сыйлыйсым килә дип, мәҗбүри тоттырдылар. Шул кабып караган бер кисәк тәме өйгә кайтып җиткәнче авыздан китмәде, ымсындырып торды. Ахырда түзмәдем, ысланган каз түшкәсе алырга дип, ярминкәгә кире киттем. Менә бит ул, уңышлы реклама галәмәте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев