Күрсәткечләр түбән
Мәгълүматлардан күренгәнчә, терлекләрне кышлатуга күчерү чорында сыерлардан сөт алу шактый кимеде. Әгәр октябрь башында һәр сыердан көнгә 12,7 килограмм сөт саусак, 20 көн эчендә бу күрсәткеч 11,9 килограммга төште. Моның төп сәбәбе - малларны ашату технологиясен төгәл үтәмәү, азыкның сыйфатына тиешле анализ ясамау. Шуңа күрә һәр сенаж яки силос чокырын...
Мәгълүматлардан күренгәнчә, терлекләрне кышлатуга күчерү чорында сыерлардан сөт алу шактый кимеде.
Әгәр октябрь башында һәр сыердан көнгә 12,7 килограмм сөт саусак, 20 көн эчендә бу күрсәткеч 11,9 килограммга төште. Моның төп сәбәбе - малларны ашату технологиясен төгәл үтәмәү, азыкның сыйфатына тиешле анализ ясамау. Шуңа күрә һәр сенаж яки силос чокырын ачканнан соң, азыкның сыйфатын лабораториядә тикшереп, тулы сыйфатлы рацион төзергә кирәк. Моннан тыш, һәр хуҗалыкта контроль савулар үткәреп, тәүлеккә 10 килограммнан артык сөт бирә торган сыерларны аерып махсус төркемнәр оештыру һәм аларны өч тапкыр саву максатка ярашлы булыр. Азыкны "Делаваль" миксерында сенаж, печән, салам, жом, барда, фураж, премикс катнаштырып, туклыклыгын арттырып ашату мөһим. Сөтнең күләмен һәм майлылыгын даими күзәтеп, аны күтәрүгә ирешергә кирәк.
Сәйдәшев исемендәге, "Гигант" хуҗалыклары, «Вилданов» КФХ малларны кышлатуга оешкан төстә күчтеләр. Сәйдәшевлеләр һәм гигантлылар һәр сыердан көнгә 16,2-14,5 килограмм сөт савалар. Башка хуҗалыкларга да сыерларны ашату һәм тәрбияләүне яхшыртып, алдынгылар дәрәҗәсендә эшләү өчен мөмкинлекләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев