Камил Нәҗмиев «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкның тәҗрибә басуларын карады
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев «Элитные семена Татарстана» Ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров белән берлектә «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Җитәкчеләр биредәге 6 мең гектар мәйданны биләгән культураларның, аеруча яңа сортлар сынау узучы махсус тәҗрибә-эксперимент басуының торышы белән таныштылар.
Тәртип һәм югары игенчелек культурасы нәтиҗәсендә хуҗалыктагы чәчүлекләр куе яшел төстә, ә башаклар тигез һәм матур булып үсеп килә. Биредә арыш, бодай һәм арпаның өметле яңа сортлары сынау уза. Агротехник чаралар, үсемлекләрне тукландыру һәм корткычларга каршы эшкәртү эшләре үз вакытында, төгәл башкарыла.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, югары технологияләр куллану һәм заманча сортлар белән эшләү — төбәкнең азык-төлек иминлеге нигезе булып тора. Камил Нәҗмиев хуҗалык җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм быел да мул уңыш җыеп алырга язсын дигән теләктә калды.
Фото: Тукай районы мәгълүмат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев