Ашыгыч ярдәм соңармас
Тукай район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенең Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә кушылуын ишеткәч, кайберәүләр, тукайлыларны чит итмәсләрме, дип сагаеп калды. Ни дисәң дә, телефоныннан 03 яки 112 номерын бер генә мәртәбә булса да җыймаган кеше сирәк, иң кирәкле хезмәт бит. Ләкин шикләнергә урын юк, ярдәмгә өмет итүчеләрнең һәркайсы аны алачак. Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе баш табибының медицина буенча урынбасары, югары категорияле табиб-реаниматолог Лилия Мостафина белән сөйләшкәч, моңа ышаныч тагын артты.