Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елның беренче пары

ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елында районыбызның беренче яшь гаиләсен теркәү тантанасы узды. Елның беренче пары гаилә документын – никахлашу турында таныклыкны 13 январь көнне алды.

Билгеле булганча, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышлап республикабызның барлык районнарында да 2020 елның беренче гаиләсен теркәү тантаналары уздырыла. Дүшәмбе көнне шундый үзенчәлекле чара безнең районда да үтте. Иске Абдул мәдәният йортында никахлашкан беренче парны тантаналы шартларда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина котладылар.
Елның бәхетле пары – Гүзәл Сәгыйдуллина белән Илнар Хаҗиев икесе дә төп тукайлылар: яшь кәләш – Мерәс авылы кызы, гаилә башлыгы – Теләнче Тамак егете. Хәзерге көндә Гүзәл Теләнче Тамактагы картлар йортында хисапчы, ә Илнар Чаллыдагы «Татпроф» компаниясендә эшли. 
Яшьләр өчен иң дулкынландыргыч мизгел никах теркәү турындагы таныклыкны алу булгандыр, мөгаен. Район җитәкчелеге белән ЗАГС бүлеге, авыл җирлеге исеменнән җиткерелгән матур тәбрикләү сүзләре дә аларның күңелендә озак сакланыр. Ә җылы теләкләргә өстәп бирелгән бүләкләр исә гаилә тарихында матур ядкарь булып сакланачак. Чөнки алар бик үзенчәлекле һәм истәлекле: яшь гаилә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә, шушы күренекле датаның логотибы төшерелгән сертификатка һәм чәй сервизына ия булды. Әлеге бүләкләрне хаклы рәвештә гаиләнең тотрыклы нигезен билгеләүче символ итеп кабул иткәндер алар. 
Тантанада матур теләкләргә никахлашучы парның әти-әниләре, якыннары, туганнары, дуслары да кушылды.
Никахлашу көне яшьләрнең хәтерендә җуелмас матур истәлек булып сакланыр. Без аларның тигез, тату һәм үрнәк гаилә булып яшәүләрен телибез. Никахлары төзек, мәхәббәтләре дәвамлы булсын!

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев