Зәрия Вәлиева автор яңалыклары
-
Туган җирнең моңлы сандугачы
Тукай районы талантларга бай. Җирлегебездә җырчы «сандугач»лар, баһадир спортчылар, кул эше осталары, сәнгать әсәре булырдай әйберләр ясаучы балта осталары, тимерчеләр... бихисап. Шушы көннәрдә мәдәният өлкәсендә районыбыз данын еракларга тараткан вакыйга булды. Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче «Күңел» радиосы үзенең 25 еллык юбилеена багышлап җыр башкаручылар арасында конкурс оештырды. Абруйлы бәйгедә Теләнче Тамак авылында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларга белем һәм тәрбия бирү мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып хезмәт куючы Дилүс Рәис улы Гомәров «Китмә, сандугач» җырын башкарып Гран-при яулады.
-
Уен гына димә!
(Торнаташның үткәне һәм бүгенгесе сәхифәсенең дәвамы)
-
Кадер киче – иң шәрәфле кичә
Бисмилләәһир-Рахмәәниир-Рахииим Аллаһ Коръәндә «Кадер» (“Кадер кич”) сүрәсендә: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр» дип Кадер киченең өстенлеге хакында бәян итә.
-
Мең балкышлы асылташ
Ел саен районыбызда Россия һәм чит ил язучыларының классик әсәрләреннән өзек сөйләүче яшьләр арасында нәфис сүз Халыкара конкурсының муниципаль этабы уздырыла. «Живая классика» исемендә үткәрелә торган бу конкурста быел 5-10 сыйныфларда укучы 21 бала катнашты. Район турында җиңгән укучылар региональ этапта чыгыш ясады.
-
Дуадак
Бу тарих – тормышта булган вакыйгага нигезләнеп язылды. Инәйнең – сугыш чоры баласының ошбу хикәяте – газиз кешемнең балачак хатирәсе булуы белән дә, безгә – балаларына, тормыш-яшәешнең адәм баласына бирелгән сынау-имтихан булуын искәртүе белән дә, әдәп-әхлак дәресләре булуы белән дә кадерле ядкарь булып күңел сандыгымда саклана.
-
Күрше хакын хакла!
Бисмилләәһиир-Рахмәәниир- Рахиим Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Тукай районы мөхтәсибәте, аерым алганда, җирлегебездә эшләп килүче мөслимәләр берлеге җитәкчесе һәм мөхтәсибәтнең уку-укыту бүлеге мөдире Фәридә Харрас кызы Шәрипова тырышлыгы белән Татарстан совхозы поселогындагы «Нур» мәчетендә «Күрше хакы» исемле районара чара булып узды.
-
Рамазан – көтеп алган, кунак ай
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Ий, мөэминнәр! Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз» – дип мөселманнарга ураза тотуны фарыз кылды. Ураза тоту һәм шушы изге айда башкарыла торган гамәл-гыйбадәтләрне шартына җиткереп үтәү хакында район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән сөйләшәбез.
-
Китмим әле яшьлегемнән – яз гөлләре арасыннан
1 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында (2021-2022 еллар арасында) «Балкыш» ветераннар арасында үткәрелә торган фестивальнең зона туры булып узды.
-
Үзәкләрне өзеп китәләр дә, юксындырып искә төшәләр ...
Китәләр. Үзәкләрне өзеп китәләр дә, юксындырып искә төшәләр. Соңгы бер-ике ел эчендә генә дә яраткан, күңелемә якын булган байтак кеше Ахирәткә күчте. Алар белән соңгы тапкыр күрешеп сөйләшүләр, бөтен ваклыклары белән, искә төшә, йөз-кыяфәтләре күз алдында тора. Аллаһ Тәгалә аларга гомер тукталышларының ахыргысына җитәргә аз вакыт калганлыгын күңелләренә саламы икән әллә? Нигәдер аларны соңгы тапкыр күргәндәге елмаюлары сагышлы булып истә калган.
-
Һөнәрленең кулы алтын
Әти кеше, элгәреге чорда, шәһәргә яисә район үзәгендәге базарга, ярминкәгә барырга җыенса, хатын-кыз таифәсе төсле чигү җепләре – мулинә алып кайтуын сорый торган булган. Уңны сулдан аера белүгә кыз баланы энә-җеп белән эш итәргә өйрәтү – әни, әбиләрнең зирәклеген, хикмәт белән тормыш алып баруларын күрсәтә. Җиткән кызларның бирнә сандыгында таслап салынган чигүле урын-җир әйберләре, бигрәк тә мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, баш-башлары чигелгән сөлге-тастымаллар – затлы әйбер булу белән беррәттән кәләшнең уңганлыгын-булганлыгын дәлилләүче хәзинә дә булган.
-
Рәшит Хәбетдинов: «Язгы чәчүгә әзерлеккә бик җитди карарга кирәк»
Яңа уңышка нигез салу – авыл хуҗалыгы оешмалары, КФХларның яхшы сыйфатлы чәчүлек орлык белән тәэмин ителгән булуы һәм авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчүдә тулы куәтенә эшләве белән бик нык бәйләнгән. Язгы чәчүгә әзерлек буенча район җирлегендә эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХлары җитәкчеләре, агрономнар, «Россельхозцентр» белгечләре катнашында семинар булып үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Васил улы Хәбетдинов белән әңгәмәбез шул хакта.
-
Балкыдылар нәни йолдызлар
Бу атнада Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты булды. Районыбызда ел саен уздырыла торган «Созвездие – Йолдызлык» балалар-яшүсмерләр сәнгать фестиваленең сайлап алу турында быел 465 бала катнашты һәм финалга 216 бала чыкты.
-
Мансур Сәхбеев: «Безнең эштә ашыгыч ярдәм дә, полицейский да булырга туры килә»
Биклән авыл җирлегенә керүче Кызыл Юл авылында туып-үскән Мансур Шакирҗан улы Сәхбеев тормышын туган җире белән бәйләгән. Биклән авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаруына да ике дистә ел булган. Ватанпарвәр Мансур Сәхбеевның тырыш хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяли. Үткән атнада район авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында күпьеллык тырыш хезмәте өчен Мансур Сәхбеевка район башлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Рәхмәт хаты»н тапшырды.
-
Торнаташның үткәне һәм бүгенгесе
Исеме дә исеме... Аннан матур җисеме Торнаташ – кечкенә дә төш кенә. Кече авыл үзенең эшсөяр халкы, пөхтәлеге белән башка авыл җирлекләренә үрнәк булырлык. Торнаташлылар туган җирен, үз халкын, нәсел-нәсәбен тарихта калдырырга теләүче зыялы кешеләре булу белән дә мактауга лаек. Гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән хөрмәтле мөгаллим Миннегаяз Минһаҗев Торнаташның истәлекле урыннары хакында үзе белгәнне һәм өлкәннәрдән ишеткәнне килер буыннарга истәлек итеп теркәп калдырган. Абруйлы аксакал язып калдырган истәлекләрне әдәбиләштереп, тиешенчә эшкәртеп, газета укучыларга тәкъдим итәбез. Куя белгән дә соң елга, күл, чишмәләргә, басу-кырларга исемне безнең халык! Истәлекләрдән күренгәнчә, кече авыл булса да, Торнаташның табигый атамаларга бай урыннары байтак булган. Халык басу-кырларга, үзәннәргә, болын-тугайларга җисеменә туры китереп исем куя белгән.
-
Пәйгамбәрләргә ышану
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим Аллаһ Коръәндә «Ниса» сүрәсенең 165нче аятендә: «Рәсүлләр үзләренең бурычларын үтәгәннән соң, Ахирәттә динсезләр: «Әй, Аллаһ! Безгә китап иңдермәдең, рәсүлләр күндермәдең», – дип аклану булмасын өчен Аллаһ Тәгалә Аңа итагать итүче хак мөэминнәрне Җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһка итагать итмәүчеләргә Җәһәннәм газабы булачагын хәбәр бирүче пәйгамбәрләрне җибәрде», – ди.