Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Хаталанма!

Мәгълүм булганча, һәрбер гамәл нияттән башлана. Рамазан аеның уразасын гадәттә кичтән, таң атканчы, сәхәр ашаганнан соң ниятлиләр. Кайберәүләр сәхәрне йоклап калуны сәбәп итеп, уразага кермиләр. Бу дөрес түгел: әгәр нинди дә булса сәбәп белән сәхәр ашалмыйча калса, уразага сәхәрсез дә керергә мөмкин (Рамазан уразасын өйлә намазына кадәр ниятләргә ярый). Әмма шуны да онытмаска кирәк: сәхәргә, аның вакытына карата ваемсыз булу һич тә дөрес түгел, чөнки хәдисләрдә билгеләп үтелгәнчә, сәхәрдә мөселманнар өчен бик тә әһәмиятле бәрәкәт бар.

✓ Хаталарның тагын берсе – уразаны ашказаны белән генә тотып, тәннең башка өлешләрен бу гыйбадәттә катнаштырмау: мөселманнар уразага ниятләп кергәннән соң, аяк-кулларын да, күз-колакларын һәм телен дә “ураза тоттырырга”, ягъни гөнаһлы яки гөнаһка этәрүче сүз-гамәлләрдән сакланырга тиеш. Әгәр ураза тотучы гайбәттән, начар сүзләрдән, күз зинасыннан сакланмаса, башкаларга кулы яки теле белән зыян китерсә, аның Рамазан гыйбадәте, әлбәттә, кимчелекле була, хәтта бөтенләй кабул булмаска да мөмкин. Гомумән, Рамазан аенда азрак сөйләшергә һәм күбрәк уйланырга кирәк. Бер хикмәт иясе билгеләп үткәнчә, күп сөйләшкән кеше күп ялгыша. Шуңа күрә тел ул уразага зыян китерергә мөмкин факторларның берсе булуын онытмаска кирәк. Уразага кереп тә гайбәт сөйләсәң, башка берәү белән сүз көрәштерсәң, бәхәс вакытында кызып китеп сүгенү сүзләрен ычкындырсаң, бу, әлбәттә, ураза гыйбадәтенә зур зыян китерә.

✓ Уразага кергәч, кайберәүләр ничектер сүлпәнәеп, сүрәнләнеп китеп, көнне ялкаулыкта үткәрә, вакытны йоклап яки ниндидер файдасыз шөгыль белән уздыра. Бу шулай ук киң таралган хаталарның берсе, чөнки Рамазан аенда мөселманнар вакытларын кояш баюны пассив көтеп түгел, ә активлыкны югалтмыйча, дөнья эшен дә башкарып, ихлас гамәл-гыйбадәт тә кылып үткәрергә тиеш.

✓ Ураза тоткан вакытта кайберәүләр ач тору сәбәпле якыннарына кычкыра, үзләрен агрессив тота. Әлбәттә, мондыйрак хәл ураза тотуда тәҗрибәсе булмаган, шушы гыйбадәтнең асылын әле аңлап бетермәгән кешеләр белән булырга мөмкин. Сабырлык җитмәү, начар холык, башкаларга тупас мөгамәлә күрсәтү уразаның дәрәҗәсен төшергәнен онытмаска кирәк.

✓ Авыз ачканнан соң, гадәттә, әүвәл ахшам намазы укыла, аннан соң гына табын алдына утырып, ризыкланырга мөмкин. Кайберәүләр: “Әй, намаз вакыты чыкмый әле, өлгерәм!” – дип башта ашарга утыралар, аннан соң гына намаз укыйлар. Әлбәттә, башта ахшам намазын укып, аннары тыныч күңел белән ризыкланып утыру хәерлерәктер... Шунысы да хак: авыз ачу вакытын да артык тоткарлау ярамас.

✓ Хаталарның тагын берсе – кичке ифтар вакытында артык күп ашау. Көне буе ач торганнан соң ашказанын кинәт тутырып куюдан сакланырга кирәк.

Шулай итеп, Рамазан аенда без фарызларны үтәп, гөнаһлардан тыелу белән бергә югарыда искә алынган хаталардан да саклансак иде. Гыйбадәтләребез камил һәм иң мөһиме кабул булсын.

Ришат хәзрәт КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев