Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Ветераннар өчен ял мөмкинлекләре киңәя: кайбер категорияләргә 35 көнгә кадәр өстәмә отпуск биреләчәк

Яңа закон буенча, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның билгеле категорияләре хезмәт хакын саклап калмыйча ел дәвамында 35 календарь көнгә кадәр өстәмә отпуск алу хокукына ия булачак. Хокук Украина, Донецк, Луганск, Запорожье, Херсон, Әфганстан һәм Сириядә хезмәт иткән ветераннарга кагыла.

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарның кайбер категорияләре өстәмә ялга чыгу мөмкинлегенә ия булачак. Яңа закон нигезендә, билгеле төркем гражданнар, хезмәт хакын саклап калмыйча, ел дәвамында 35 календарь көнгә кадәр отпуск алу хокукына ия була. Бу хакта «ugra-news.ru» хәбәр итә.

Әлеге үзгәрешләр 2022 елның 24 февраленнән Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә, шулай ук 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә махсус операция вакытында хәрби бурычларны үтәгән кешеләргә кагыла.

Өстәмә ял хокукы шулай ук бу бурычларны үтәгәндә аерым уңышларга ирешкән, күрсәтелгән территорияләрдә кимендә алты ай хезмәт иткән яки вакытыннан алда командировкага җибәрелгән кешеләргә бирелә.

Моннан тыш, 1979–1989 елларда Әфганстанга хезмәткә киткән гражданнар, шулай ук 2015 елдан Сирия Гарәп Республикасында махсус бурычлар үтәгән кешеләр дә бу өстәмә ялга хокуклы булачак.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев