Тукай районы халкының «Доверие» идарәче компаниясе алдындагы бурычы 19 миллион сумнан артып киткән
Тукай районы халкының «Доверие» идарәче компаниясе алдындагы беренче яртыеллыкта җыелган бурычы 19,3 миллион сумнан артып киткән. Коммуналь хезмәтләр өчен иң зур бурыч Бәтке авылындагы йортларда яшәүчеләргә — 9,4 миллион сум, шулай ук Круглое Поле поселогына — 7,5 миллион сум туры килә.
Калган бурыч күләме Кама поселогында – 75 мең сум, Биклән авылында – 843 мең сум, Иштирәктә – 513 мең сум, Мәләкәстә 917 мең сум тәшкил итә. «Доверие» идарәче компаниясе 99 мең квадрат метрга якын мәйданда урнашкан 82 йортка хезмәт күрсәтә, бу исә 1,9 мең фатир дигән сүз.
Компания директоры Вера Игнатьева сүзләренчә, бурычлы кешеләр белән даими рәвештә эш алып барыла. Хезмәткәрләр түләүләрнең ни сәбәпле җыелуын ачыклау өчен фатир хуҗалары белән телефон аша сөйләшә, кирәк булса, шәхси очрашулар үткәрә. Бурычны озак вакыт түләмәгән кешеләргә карата судка мөрәҗәгать итү өчен документлар әзерләнә. Елның беренче яртысында судка гомуми суммасы 1,7 миллион сум булган 19 эш җибәрелгән. Дүрт милек хуҗасы 240 мең сумлык бурычын судка кадәр үк үз теләге белән каплаган.
Шул ук вакытта компания алдындагы бурычның кимүе дә күзәтелә. 2025 ел белән чагыштырганда, ул 2 миллион сумга азайган — узган ел бурыч күләме 21 миллион сум тәшкил иткән. Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев та әлеге мәсьәләне игътибар үзәгенә алды. «Сумма зур», – диде ул һәм түләүдән баш тартучылар белән эшне көчәйтергә чакырды. Аның сүзләренчә, һәр бурычлы буенча аерым эш алып бару өчен «юл картасы» төзергә, ә нәтиҗәләрне атна саен анализлап торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев