Тукай районы хакимиятендә хатын-кызларны язгы бәйрәм белән котладылар
Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тукай районы хакимиятендә эшләүче гүзәл затлар өчен бүген чын бәйрәм мохите тудырылды. Иртән эшкә керешкәнче үк ир-егетләр тарафыннан бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре аларга күтәренке кәеф бүләк итте, әлеге җылы хисләр көн дәвамында сакланды.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевнең ихлас котлау сүзләре, шулай ук махсус әзерләнгән матур концерт программасы хатын-кызларга булган ихтирамны аеруча ачык чагылдырды. Гүзәл затларыбыз ир-егетләрнең хөрмәтен тулысынча тоеп, җырларга чын күңелдән кушылып, ял иттеләр.

Район башлыгы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, аларның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге олы ролен ассызыклап үтте:
«Без барыбыз да бу якты дөньяга килүебез белән хатын-кызга бурычлы. Тормыш сездән башлана. Сез балалар үстерәсез, мәхәббәт һәм наз бүләк итәсез, аларны чын кеше итеп тәрбиялисез. Гаилә җылысы да, балалар бәхете дә нәкъ менә сезгә бәйле. Нинди генә авырлык килсә дә, сез бирешмисез, якыннарыгызга терәк булып, сабырлык һәм ныклык күрсәтәсез. Моның өчен без сезгә чиксез рәхмәтлебез! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык телим! Бүгенгедәй гүзәл булып калыгыз! Барыгызны да бәйрәм белән!»

Бәйрәм ахырында хатын-кызларыбызга милли яулык бүләк ителде. Милли яулык — гүзәллек билгесе! Бу истәлекле бүләк гүзәл затларыбызны тагын да нәфис, тагын да күркәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев