Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Түбән Камага массакүләм БПЛА һөҗүме ясалды: һәлак булучылар бар

10 август иртәсендә Түбән Камага пилотсыз очкычлар белән массакүләм һөҗүм ясалды. Һөҗүм нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булды. Татарстанда һәлак булучыларның якыннары кайгысын уртаклашу йөзеннән матәм игълан ителде.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, һөҗүм вакытында сәнәгать инфраструктурасы объектлары белән беррәттән гражданлык объектлары да зыян күргән.

Кызганыч, һөҗүм корбаннарсыз узмаган. Радмир Беляев һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

Түбән Камадагы хәл Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә. Ул вакыйга барышы турында оператив мәгълүмат алып тора һәм вәзгыятькә бәйле мәсьәләләрне тикшереп, киңәшмә үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов зыян күрүчеләргә кичекмәстән кирәкле медицина ярдәме күрсәтергә кушты. Шәһәргә ярдәм күрсәтү өчен өстәмә медицина хезмәткәрләре бригадалары җибәрелде.

Шулай ук тиешле хезмәтләргә һөҗүм нәтиҗәләрен мөмкин кадәр тиз арада бетерү бурычы куелды. Хәзерге вакытта Түбән Камада кирәкле эшләр дәвам итә.

Татарстан Рәисе карары белән республикада һәлак булучылар истәлегенә матәм игълан ителде.

Шәһәр халкына тынычлык сакларга, иминлек чараларын үтәргә һәм вазгыять турындагы мәгълүматны бары тик рәсми чыганаклардан алырга киңәш ителде.

Фото/ Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев