Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Төнге юлда исерек шофер: машина кюветка очкан

31 гыйнвар кичендә Яр Чаллы — Водозабор — Боерган юлында гадәттән тыш хәл булды. Дәүләт автоинспекциясе экипажының оперативлыгы аркасында гына исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчене туктата алганнар. Җитмәсә, баласын да машинага утырткан булган.

Инспекторлардан качмакчы булып

Яр Чаллы — Водозабор — Боерган юлында Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы полиция майоры Илнар Каюмов, ПА 7-810 экипажы кизү торган. 21:30 да инспекторларның игътибарын «Хондай Санта Фе» машинасы җәлеп иткән. Алар шоферга туктарга кушалар, әмма машина йөртүче буйсынмый һәм тизлеген арттырып, качып китәргә уйлый. Инспекторлар аның артыннан куа башлыйлар. Машина йөртүче юлның 10 нчы километрында идарә итүне югалтып кюветка оча.

Җаваплылык урынына «градуслар»

Полиция хезмәткәрләре машина янына килгәч, эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлыйлар. Руль артында утыручының беренче карашка ук исерек булганын сизеп алганнар. Аннан исерткеч эчемлек исе аңкып торган, үз-үзен тотышы, бәйләнешсез сөйләме – барысы да аның аек булмавын дәлилли.  Шофер Боерган авылында яшәүче 45 яшьлек ир-ат булып чыга.

Моннысы бер хәл. Инспекторларны шаккаттырганы – машинада 11 яшьлек бала да була. Эчкән килеш, үзе белән баланы да утыртып йөргән бит,  соңрак аны өенә кайтарып җибәрәләр.

Машина йөртүчене «Юпитер К» приборына өрдереп карыйлар һәм анда 0,630 мг/л алкоголь күрсәтә. Бу рөхсәт ителгән нормадан дүрт тапкырга артыграк. Күренеп торган халәтенә карамастан, ир-ат бу нәтиҗә белән килешми. Соңрак, инде  Яр Чаллы наркология диспансерында, медицина тикшерүеннән бөтенләй баш тарта.

Көтелгән финал

Хәзер машина йөртүчегә таныклыгыннан мәхрүм калу һәм зур штраф яный. Аның «Хендай» автомобиле штрафстоянкага илтеп куелды.

Бәхеткә, бу юлы корбаннар булмады. Әмма бу очрак әти-әниләргә тагын бер кисәтү: алкоголь эчемлекләр белән руль дус түгел, бигрәк тә машинада балалар булганда.

Штрафлар да куркытмый инде әллә?

 «Хендай» очрагы — җавапсызлыкның бердәнбер мисалы түгел.  Күптән түгел район юлларында тагын бер исерек машина йөртүче тотылды.  26 гыйнвар төнендә патруль бер машинаны туктата. ВАЗ 21099 автомобиленең руле артында С. исемле хатын-кыз була. Соңрак аның исерек икәнлеге ачыклана. Мәгълүматлар базасыннан карагач, бу ханымның икенче тапкыр исерек хәлдә тотылуы ачыклана. Хәзер аңа тагын да катырак җәза яный. Исерек хәлдә кабат тотылган очракта җинаять эзәрлекләве дә башланырга мөмкин.

Цифрлар телендә

Районда булган бу очраклар айсбергның өске өлеше генә. Дәүләт автоинспекциясенең рәсми мәгълүматларына караганда, юллардагы хәлләр киеренке кала бирә.

 Татарстанда:

2026 елның беренче аенда гына да республикада 172 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 29 кеше һәлак булган.

Агымдагы ел башыннан Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 3 кеше үлде, тагын 10 кеше җәрәхәтләнде.

2025 ел нәтиҗәләре коточкыч: һәлакәтләрдә 15 бала һәлак булды, шуның 13 е пассажирлар иде.  Аларның иминлеген өлкәннәр тәэмин итә алмаган.

Ил масштабында:

2024 ел эчендә Россиядә 384 меңнән артык машина йөртүче исерек хәлдә тотылган, шуларның 237 меңе машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

Психолог фикере

Тукай районы психологы Гүзәл Латыйпова:

Кеше исерек хәлдә руль артына утырганда, аның фаразлау фикерләве сүнә. Ул үзенең барысын да контрольдә тота алуына ышана һәм физик яктан баланың тормышы өчен куркынычны бәяли алмый.
Унбер яшьлек бала өчен бу очрак –  бик авыр психологик травма.

Бала ата-ананы куркынычсызлык чыганагы итеп кабул итә, ул аңа һәрвакыт сыена, ярдәм сорый ала. Ләкин машинаны исерек хәлдә куу һәм кюветка очып төшү вакытында бу образ җимерелә.

Киләчәктә бу паник атакалар үсешенә, транспорттан куркуга һәм дөньяга ышанычны югалтуга китерергә мөмкин.

Шуны истә тотарга кирәк: алкоголь якын кешене дә куркыныч чыганагына әйләндерә.

Иң мөһиме - куркынычсызлык

Бу көннәрдә Теләнче-Тамак мәктәбендә  юл йөрү кагыйдәләренә багышланган акция узды. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре Яшь инспекторлар отряды һәм «ФОРПОСТ» оешмасы белән берлектә куркынычсызлык дәресләре үткәрделәр. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, кызыклы сораулар бирделәр. Чарада укучыларга яктылык кайтаргыч жилетлар да тапшырдылар. Алар хәзер ерактан ук күренеп торачаклар.

Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу бик мөһим. Караңгы вакытта якыннан яктыртучы фаралар белән автомобиль йөртүче җәяүлене юлда 25-50 метр арада күрә ала. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргыч элементлар кулланса, бу ара 150-200 метрга кадәр арта.

/фотолар Дәүләт автоинспекциясеннән алынды

/Фото Яшьләр үзәгеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев