Татарстанда өй этләрен мәҗбүри теркәү һәм чиплаштыру кертелде
Татарстан Республикасында өй этләрен мәҗбүри теркәү гамәлдә, ул чиплаштыру процедурасын да үз эченә ала.
Чиплаштыру — хайван югалган очракта аны хуҗасына кире кайтару өчен ышанычлы һәм нәтиҗәле ысул. Бу процедура эт өчен авыртусыз һәм тулысынча куркынычсыз.
Этне дәүләт ветеринария клиникасында теркәргә мөмкин. Теркәү өчен хуҗаның үзе белән паспорты, ИНН һәм СНИЛС булуы кирәк.
2026 елның 1 маена кадәр чиплаштыру бәясе 350 сум тәшкил итә. Ә менә теркәү булмаган очракта административ җаваплылык каралган: кисәтү яисә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф, кабат бозу очрагында — 5 мең сумга кадәр штраф.
Шунысын да игътибарсыз калдырырга ярамый: сатып алган этнең яше 3 айдан зуррак икән, 30 көн эчендә хуҗасы аны теркәргә тиеш.
Көчекләр исә өч айга кадәр чиплаштырыла.
Барлык сораулар буенча Тукай районы Дәүләт ветеринария берләшмәсенә 8 (8552) 46-40-61 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев