Татарстанда бер атна эчендә 74 кеше агуланып хастаханәгә салынган
2026 елның 23–29 март көннәрендә Татарстанда кискен агулану сәбәпле 74 кеше хастаханәгә салынган. Алар арасында 11 бала бар, һәм аларның агулануы олыларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу гомуми санның 14,8 процентын тәшкил итә. Шулай ук 6 очрак (8,1 процент) яшүсмерләргә туры килә.
Бу саннарның эчтәлегенә күз салсак, күңелсез манзара ачыла. Агуланучыларның күпчелеге — 62,2 проценты — ир-атлар. Республика буенча Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, барлык очракларның 33,3 проценты суицид максаты белән бәйле, 57,1 проценты аңны томалау максаты белән, калган 9,6 проценты башка сәбәпләргә туры килә. Моннан тыш хата белән агуланучылар — 22,2 процент, очраклы рәвештә — 27,7 процент, исерү максаты белән — 33 процент.
Хастаханәгә салынучыларның 16сы алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агуланган, әмма эчемлекләрнең кайдан алынуы билгесез кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев