Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда бензин һәм дизель арзанайган

3 августтан 10 августка кадәр Татарстанда автомобиль ягулыгының төп төрләренә бәяләр кимегән. Бу хакта «Татар-информ» Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Иң нык арзанаю АИ-92 бензинында күзәтелгән — аның литры 1,04 сумга төшеп, 67,81 сум тәшкил иткән. АИ-95 бәясе 15 тиенгә кимегән һәм литры 73,28 сум булган. АИ-98 һәм аннан югары маркалы бензин 36 тиенгә арзанайган — литры 99,06 сумга калган. Дизель ягулыгы бәясе дә 29 тиенгә төшеп, литры 80,27 сум тәшкил иткән. Гомумән алганда, республикада бензинның уртача бәясе бер атна эчендә 61 тиенгә кимегән. Хәзер бер литр бензин уртача 70,93 сум тора.

Шул ук вакытта Россиянең ягулык базарындагы вазгыять әле дә тотрыклы түгел. Августта кайбер төбәкләрдә бензин белән тәэмин итүдә кабат өзеклекләр барлыкка килгән. Татарстанда исә хакимият АЗСлар эшен һәм ягулык бәяләренең үзгәрешен контрольдә тотуны көчәйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев