Татарстанда АИ-98 бензины тагын кыйммәтләнгән
Бер атна эчендә АИ-98 ягулыгының литры 4,5 сумга күтәрелеп, 98,40 сумга җиткән.
Росстат мәгълүматлары буенча, 7 июльдән 13 июльгә кадәр аның уртача бәясе 4,53 сумга күтәрелгән һәм литры 98,40 сумга җиткән. Узган атнада әлеге маркадагы ягулыкның бер литры уртача 93,87 сум торган.
Башка төр бензиннар бәясе дә арткан, әмма үсеш зур булмаган. АИ-95 бензины 10 тиенгә кыйммәтләнеп, 73,85 сумга җиткән. АИ-92 бәясе 13 тиенгә күтәрелгән һәм литры 68,11 сум булган. Дизель ягулыгы да бераз кыйммәтләнгән — аның уртача бәясе 8 тиенгә артып, 81,65 сум тәшкил иткән.
Гомумән алганда, Татарстанда автомобиль ягулыгының уртача бәясе бер атна эчендә 19 тиенгә арткан һәм литры 71,34 сумга җиткән.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев