Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Россиядә штрафлар азаячак

Электрон базадан тикшерү мөмкинлеге булса, машина йөртү таныклыгын һәм ОСАГО полисын үзең белән йөртмәгән өчен штраф салмаска тәкъдим ителә.

Россия Дәүләт Думасына 28 төр административ штрафны гамәлдән чыгару турында закон проекты кертелгән. Ул дәүләт базаларында булган документларны үзең белән йөртмәгән һәм җәмгыять өчен зур куркыныч тудырмаган кайбер хокук бозулар өчен җаваплылыкны бетерүне күздә тота.

Документ нигезендә, инспектор электрон база аша тикшерә алган очракта, йөртү таныклыгы яки ОСАГО полисын үзең белән йөртмәгән өчен штраф салмаска тәкъдим ителә. Моннан тыш, паспортны саксызлык аркасында югалту, теркәлүсез яшәү, юлны тиешсез урыннан чыгу, тимер юлны рөхсәт ителмәгән урында кисеп чыгу, дәүләт номерларын урнаштырудагы вак хаталар һәм кайбер башка хокук бозулар өчен дә штрафларны бетерү күздә тотыла.

Әгәр закон проекты кабул ителсә, үзгәрешләр 2027 елның гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев