Психолог киңәше: «Балаларда деструктив тәртипне ничек булдырмаска?»
Хөрмәтле әти-әниләр! Без барыбыз да балаларыбызның бәхетле, сәламәт һәм уңышлы булып үсүен телибез. Әмма кайвакыт бу юлда кыенлыклар туа, аларның берсе – деструктив тәртип. Әлеге тема буенча психологик-педагогик социаль үзәк җитәкчесе, психолог Гүзәл Латыйпованың киңәшләре урынлы булыр.
Балаларның деструктив тәртибе – үзенә яки тирә-юньдәгеләргә физик, мораль зыян китерүче, җимергеч характердагы үз-үзеңне тотыш. Кагыйдә буларак, бала бу гамәлләрне даими рәвештә һәм йә аңсыз рәвештә, йә конкрет максатка ирешү теләге белән, мәсәлән, игътибар җәлеп итү теләге белән башкара. Бу хөкем карары түгел, ә балага безнең ярдәм һәм аңлау кирәк дигән сигнал. Ничек итеп без, ата-аналар, деструктив тәртипне барлыкка килүен булдырмый кала алабыз һәм балаларыбызга бар яктан да камил булып үсәргә ярдәм итә алабыз?
Менә берничә мөһим киңәш:
- Баланы ничек бар шулай кабул итәргә һәм куркынычсыз мохит тудырырга кирәк:
- уңышларына яисә хаталарына карамастан, баланы яратырга, тулысынча кабул итәргә кирәк, ул шул хисләрне тоеп яшәргә тиеш. Бу аның үз-үзен бәяләү һәм үз-үзенә ышаныч нигезе.
- хис-кичерешләрне кабул итү: балага теләсә нинди хис-кичерешләрне – шатлык, ачу, сагыш, куркуны белдерергә рөхсәт итегез. Сезнең бурыч – аны бастырырга түгел, ә конструктив рәвештә җиңәргә өйрәтү.
- куркынычсызлык: бала өчен өй – иң тыныч, рәхәт, куркынычсыз урын булырга тиеш, биредә аны тыңлыйлар, аңлыйлар, гаепләмиләр.
- Төгәл һәм эзлекле кагыйдәләр һәм чикләр билгеләгез:
• ачыклык һәм аңлаешлылык: кагыйдәләр гади, аңлаешлы һәм баланың яшенә туры килергә тиеш. Кагыйдәләрнең ни өчен мөһим булуын аңлатыгыз.
• эзлеклелек: кагыйдәләрне үзегез үтәгез һәм баладан аларны үтәүне таләп итегез. Аларны даими үзгәртеп тормагыз. Бу балага тотрыклылык һәм алдан күрүчәнлек хисе бирә.
• нәтиҗәләр: кагыйдәләрне бозган өчен нәрсә булачагын аңлатыгыз.
- Баланың эмоциональ интеллектын үстерегез:
• хис-тойгыларыгызны атагыз. Балага үз хисләрен атарга булышыгыз: «Күрәм, синең ачуың килгән», «Синең кәефең киттеме?». Бу аңа үз хисләрен аңларга ярдәм итәр.
• хис-кичерешләрне җиңәргә өйрәтегез, хисләрне белдерүнең конструктив ысулларын тәкъдим итегез: ачуны – аяклар белән тыпырдарга, рәсем ясарга, сөйләшергә, сагышны – еларга, кочаклашырга, куркуны – сөйләшергә, чишелеш уйлап табарга.
• эмпатияне үстерегез: башка кешеләрнең хисләре турында фикер алышыгыз, китаплар укыгыз, геройлар төрле хисләр кичергән фильмнар карагыз.
4. Балага вакытны җәлләмәгез:
• актив тыңлагыз: телефоныгызны алып куегыз, телевизорыгызны сүндерегез. Нәрсәдер сөйләгәндә, бөтен игътибарыгызны балага багышлагыз. Сораулар бирегез, ихлас кызыксыну күрсәтегез.
• уртак дәресләр: бергә уйнагыз, укыгыз, йөрегез, әзерләгез. Бу мизгелләр сезнең араларны ныгыта, бала үзен әһәмиятле кеше дип хис итә башлый.
• индивидуаль игътибар: әгәр сезнең берничә балагыз булса, аларның һәркайсына бер-бер артлы вакыт бүлеп куярга тырышыгыз.
5. Мөстәкыйльлекне һәм җаваплылыкны хуплагыз:
• сайлау мөмкинлеге бирегез: балага аның яшенә туры килердәй карарлар кабул итәргә рөхсәт итегез (нәрсә кияргә, нинди уенчык алырга). Бу аның контроль һәм җаваплылык хисен үстерә.
• йөкләмә бирегез: баланы өй эшләренә җәлеп итегез. Бу аны гаилә эшләрендә теләп катнашырга, өй эшләренә үз өлешен кертергә өйрәтә.
• тырышлыгы өчен мактагыз: нәтиҗә бик үк ошап бетмәсә дә, тырышлык күрсәткән өчен, авырлыкларны җиңгән өчен дә мактау мөһим.
6. Үрнәк булыгыз: Хисләрегезне контрольдә тотыгыз: балалар безне күзәтеп, безгә карап өйрәнәләр. Әгәр сез үз-үзегезне тыя алмасагыз, кычкырсагыз, агрессия күрсәтсәгез, бала да үзен шулай тота башлар.
• конфликтларны конструктив рәвештә хәл итегез: ничек килешергә, компромисска барырга, гафу үтенергә икәнен күрсәтегез.
• башкаларга хөрмәт күрсәтегез: тормыш иптәшегезгә, башка гаилә әгъзаларына, дусларыгызга һәм хәтта таныш булмаган кешеләргә дә ихтирам күрсәтегез. Бу баланы башкаларны дөрес бәяләргә һәм сәламәт мөнәсәбәтләр төзергә өйрәтә.
7. Сәламәт яшәү рәвешен саклагыз:
• көн режимы: йокы, туклану һәм активлык режимын саклау баланың эмоциональ тотрыклылыгына ярдәм итә.
• физик активлык: спорт белән даими шөгыльләнү яисә актив уеннар киеренкелекне бетерергә һәм җыелган энергияне чыгарып ташларга ярдәм итә.
• сәламәт туклану: баланслы туклану физик сәламәтлеккә генә түгел, психик сәламәтлеккә дә йогынты ясый.
8. Баланың үз-үзен тотышындагы үзгәрешләргә игътибар итегез:
• алдан ачыклау: баланың кәефендә, үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизсәгез, агрессия, йомыклык, борчылу күренә башласа – бу уйланырга сәбәп. Бу сигналларны игътибарсыз калдырмагыз.
• ачык диалог: бала белән сөйләшегез, аны нәрсә борчыганын сорагыз. Кайвакыт тыңлау да җитә.
• ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз: әгәр дә сез үзегез генә булдыра алмавыгызны сизәсез икән, яки баланың үз-үзен тотышы җитди борчу тудыра икән, мәктәп психологына, балалар психотерапевтына яки башка белгечкә мөрәҗәгать итәргә оялмагыз. Бу көчсезлек билгесе түгел, ә балагызның иминлеге турында кайгырту.
Исегездә тотыгыз, деструктив тәртип – һәрвакытта да аңлы рәвештә каршы тору түгел. Еш кына бу баланың үз ихтыяҗларын, куркуларын яки канәгатьсезлеген белдерү ысулы, ул аларны мөстәкыйль рәвештә җиңә алмый. Сезнең ярдәмегез, аңлавыгыз һәм эзлеклелегегез – мондый тәртипне профилактикалауда һәм коррекцияләүдә иң көчле инструментлар. Уңай мохит тудырып һәм эмоциональ тотрыклыкны үстереп, сез балагызның бәхетле киләчәге өчен ныклы нигез саласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев