Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татарстанда пенсия статусын QR-код аша расларга мөмкин

Татарстанда пенсионерлар өчен пенсия таныклыгын раслау хәзер тагын да уңайлы формат алды — аны телефон ярдәмендә күрсәтергә мөмкин. Электрон пенсия таныклыгы гадәти пластик карта яки пенсия кенәгәсенең цифрлы аналогы булып тора.

Әлеге таныклыкта гражданин турында төп мәгълүматлар саклана: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, СНИЛС номеры, пенсия төре, билгеләнгән вакыты һәм фотосы. Барлык мәгълүмат махсус якланган системада урнаштырыла, бу исә аны курыкмыйча кулланырга мөмкинлек бирә.

Электрон таныклыкны «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки мобиль кушымта аша шәхси кабинетта рәсмиләштерергә була. Документта шулай ук махсус QR-код бар, аның ярдәмендә мәгълүматның дөреслеген тиз генә тикшерергә мөмкин. Әмма куркынычсызлык максатыннан кодның вакыты чикле, шуңа күрә аны вакыт-вакыт яңартып тору кирәк.

Белгечләр фикеренчә, электрон формат күпкә уңайлырак: ул документларны үзең белән йөртмичә генә кирәкле хезмәтләрдән файдаланырга һәм статусны тиз генә раслый алырга ярдәм итә. Моннан тыш, ул кәгазь документлар санын киметә һәм дәүләт хезмәтләрен алу процессын гадиләштерә.

Тулырак мәгълүматны Социаль фондның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә табарга мөмкин. Консультация алу өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бушлай шалтыратырга була — линия тәүлек буе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев