Өч яшькә кадәр балалары булган хатын-кызларга хезмәт гарантияләре арттырыла
10 февральдә Дәүләт Думасы беренче укылышта закон проекты кабул итте, ул өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эшкә алганда сынау срогын билгеләмәскә тәкъдим итә. Бу үзгәреш ана хокукларын яклый һәм эшкә кайтуны җиңеләйтә.
Президент боерыгы буенча Дәүләт Думасы өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларның хезмәт хокукларын яклау турындагы карар өстендә эшләде.
10 февральдә беренче укылышта закон проекты кабул ителде. Аның буенча өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эшкә алганда сынау срогы билгеләнмәскә тиеш.
Хатын-кызлар үзләре билгеләп үткәнчә, бала тәрбияләгәндә өч яшькә кадәрге вакыт — аеруча җаваплы чор. Бу вакытта сынау срогы булу өстәмә стресс тудырырга, эшкә кайтуны катлауландырырга мөмкин.
Хәзерге закон буенча, 1,5 яшькә кадәрге балалары булган әниләр генә эшкә сынау срогын үтмичә урнаша ала. Яңа закон проекты бу срокны өч яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев