Машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләр өчен имтихан тапшыру тәртибе үзгәртә
Россиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тәртибе үзгәртелә: практик өлешне алты ай эчендә бирә алмаган очракта, кандидатка теорияне яңадан тапшырырга туры киләчәк.
Россиядә машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләр өчен имтихан тапшыру тәртибен үзгәртү планлаштырыла. ТАСС хәбәр иткәнчә, теория буенча имтиханны уңышлы тапшырганнан соң алты ай эчендә практик өлешне бирә алмаган очракта, кандидатка теорияне кабаттан тапшырырга туры килергә мөмкин.
Хәзерге вакытта тиешле проект әзерләү төгәлләнеп килә. Документта билгеләнгән алты айлык срокка сыеша алмаганнар өчен теория имтиханын яңадан тапшыру каралган. Төзәтмәләр кертелгәннән соң, проект Хөкүмәт каравына тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев