Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Казаннан Кара диңгезгә ике катлы поездда барып булачак

Казаннан Адлерга кадәрге юл ике тәүлектән озаграк дәвам итәчәк. Поезд берничә эре шәһәрдә тукталыш ясаячак һәм пассажирларга уңайлы вагоннар тәкъдим итәчәк.

Казан – Адлер маршруты буенча йөрүче ике катлы поезд октябрь аеннан билгеле бер көннәрдә пассажирларны йөртә башлаячак. Татарстан башкаласыннан Кара диңгез ярына кадәр юл 2 тәүлектән артык дәвам итәчәк. Бу хакта Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Адлердан беренче рейс 30 октябрьдә 22:38дә кузгала һәм 2 ноябрьдә 00:50дә Казанга килеп җитәчәк. Ә Казаннан беренче тапкыр поезд 2 ноябрьдә 14:00дә китәчәк һәм Адлерга 4 ноябрьдә 15:53тә килеп җитәчәк.

Маршрут буенча поезд Саранск, Пенза, Ростов-на-Дону, Краснодар, Сочи һәм башка шәһәрләрдә тукталачак. Составта купе һәм ике урынлы уңайлы вагоннар бар. Балалы пассажирлар, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм аларны озата баручылар өчен махсус урыннар каралган. Алга таба поезд ел дәвамында аерым көннәрдә йөриячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев