Игътибар: мошенниклар!
Соңгы вакытта SMS аша алдау схемаларын кулланган мошенниклар активлашты. Алар үзләрен дәүләт органнары хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, гражданнардан SMS кодларын алырга омтыла.
Схема ничек эшли?
Мошенниклар пенсия фонды, салым хезмәте яки идарә компаниясе хезмәткәре булып шалтырата. Алар пенсияне «яңадан исәпләү», салым декларациясе хаталары яки коммуналь түләүләр турында хәбәр итә. Кешене дәүләт учреждениесендә «кабул итү өчен» чиратка язылырга, SMS код сорыйлар.
Бу нәрсә белән куркыныч?
SMS кодны алган мошенниклар:
- «Госуслуги» шәхси кабинетына керә ала;
- чит кеше исеменә кредит ала;
- банк счетларыннан акча күчерә;
- башка законсыз гамәлләр башкара ала.
Төп кагыйдәләрне истә тотыгыз:
- дәүләт органнары кабул итү өчен SMS кодлар сорамый.
- язылу «Госуслуги» порталы, ведомство сайтлары яки телефон аша гына башкарыла.
- Беркемгә дә SMS кодларны хәбәр итмәгез
– Бу алдау схемасы киң тарала. Бернинди дәүләт учреждениесе кабул итүне раслау өчен SMS кодларын сорамый. Мондый шалтыратулар булса — белегез, бу мошенниклар. Телефонны шунда ук өзегез, полициягә хәбәр итегез», — дип аңлатты Тукай районы полициясе өлкән ярдәмчесе Айрат Шаябтдинов.
Сак булыгыз!
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз — язылганнар турында әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән бүлешегез. Мошенниклардан саклануның иң яхшы ысулы — хәбәрдарлык һәм саклык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев