Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Февраль — талпан энцефалитына каршы вакцинация башлау өчен иң кулай вакыт

Язның беренче билгеләре — кар эри башлау белән талпаннар активлаша. Гадәттә бу март–апрель айларына туры килә, шуңа күрә алдан ук әзерлек күрү мөһим.

Билгеле булганча, талпаннар күптөрле инфекцияләр йөртә. Ләкин күбесенә каршы прививкалар ясалмый. Ә менә иң куркыныч авыруларның берсе — талпан энцефалитыннан саклану өчен вакцинация бар, һәм ул белгечләр тарафыннан киңәш ителә.

Талпан энцефалитына каршы вакцинация ясауның үз тәртибе бар: стандарт курс ике прививкадан тора һәм кимендә бер ярым ай дәвам итә. Шуңа күрә эпидемиологик сезон башланганчы иммунитет формалаштыру өчен вакцинацияне февраль аенда ук башлау отышлы.

Талпаннар белән контактка керү ихтималы булган шартларда эшләүчеләргә планлы рәвештә мәҗбүри вакцинация ясала. Бу төркемгә урман хуҗалыгында, авыл хуҗалыгында, мелиорация эшләрендә, экспедицияләрдә, урманнарны чистарту һәм төзекләндерү эшләрендә һәм башка тармакларда хезмәт куючылар керә.

Вакцина ике тапкыр кертелә, беренче һәм икенче прививкалар арасында минималь интервал бер айдан ким булмаска тиеш. Шуны да истә тотарга кирәк: иммунитет вакцинация курсы тәмамланганнан соң якынча ике атна узгач кына формалаша. Шуңа күрә хәвефле территориягә барыр алдыннан соңгы прививканы кимендә бер ай алдан ясату киңәш ителә.

Формалашкан иммунитет саклансын өчен бер елдан соң ревакцинация үткәрелә, аннары ул өч елга бер тапкыр башкарыла.

Талпан кадалу куркынычы янаган төркемгә керүчеләр өчен вакцинация медицина оешмаларында бушлай үткәрелә. 2026 елда Татарстан Республикасында 12 802 кешегә вакцинация ясау планлаштырыла, шуларның 6 427 се — беренчел вакцинация, 6 375 е — ревакцинация узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев