Эшләүче яшьләр өчен КВН турниры Татарстанда яңадан оештырыла
Татарстанда «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы» форматы буенча турнир яңадан уздырылачак. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров матбугат очрашуында хәбәр итте. Быел шулай ук «Наше время – Безнен заман» фестивале яңа категорияләр белән баетылачак.
Быел Татарстанда эшләүче яшьләр өчен «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы» форматы буенча турнирны яңадан уздыру планлаштырыла. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
«Эшләүче яшьләр арасында КВН турнирын яңадан оештырырга ниятлибез. Узган елларда ул үткәрелмәде, хәзер исә яңадан башланачак», — диде министр.
Моннан тыш, Азат Кадыйров әйткәнчә, быел «Наше время – Безнен заман» эшләүче яшьләр фестивале дә үзгәрешләр алачак: катнашучы предприятиеләрнең яңа категорияләре кертеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев