Екатеринбургта 15 нче каттан егылган дүрт яшьлек бала реанимациядә
Екатеринбургта дүрт яшьлек бала торак йортның 15 нче катындагы тәрәзәдән егылып төшкән. Бу хакта ТАСС агентлыгына шәһәр буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Таватуйл урамындагы йорт тәрәзәсеннән балигъ булмаган баланың егылуы турында хәбәр якынча 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 08:00) 10 нчы полиция бүлегенә килеп җиткән. Ведомство мәгълүматларына караганда, зыян күргән малайга дүрт яшь.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, бала шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатылган. «Балигъ булмаганнар эше буенча хезмәткәрләр вакыйга шартларын ачыклый», — дип өстәделәр ведомствода.
Источник: ТАСС
Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев