Белгеч хантавирус йогу юллары турында сөйләде
Хантавирус кимерүчеләр аша тарала: ул зарарланган тычканнар тешләгәндә, алар белән туры контакт булганда яки аларның калдыклары булган тузанны сулаганда йога ала. Әмма белгечләр бу инфекциянең безнең төбәк өчен хас түгеллеген ассызыклый — монда яшәүче тычканнар әлеге вирусны йөртми.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, вирус кешедән кешегә бик сирәк, бары тик үтә тыгыз контакт шартларында гына күчә ала.
Франциядә хантавирус очрагы теркәлүе турында мәгълүмат таралса да, белгеч Европа һәм Азиядә киң таралган эпидемия куркынычы юк дип саный. Аның сүзләренчә, авыруның таралуы өчен табигый резервуар — кимерүчеләр кирәк, ә алар безнең якларда бу вирусны йөртми.
Хантавируслар төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин: бөер синдромы белән геморрагик бизгәк яки кардиопульмональ синдром. Аларда югары температура, бөер эшчәнлеге бозылу, сулыш системасы зарарлану кебек билгеләр күзәтелә.
Белгеч аңлатуынча, вирус ике төп төркемгә бүленә — «Иске дөнья» һәм «Яңа дөнья» хантавируслары. Алар төрле континентларда яшәүче кимерүчеләр аша тарала һәм географик яктан бер-берсенә күчми диярлек.
Вирус кимерүчеләр организмында сакланып, нигездә аларның тизәкләре аша тирә-якка чыга. Шуңа күрә куркыныч күбесенчә тузанланган, пычранган урыннарда һава аша йоктыру белән бәйле.
Белгеч мисал итеп, кимерүчеләр булган урыннарда тикшерүләр үткәргән кешеләр арасында инфекция очраклары булуын да искә алды. Вирус ябык киңлектә таралып, хәтта якын контакт булган кешеләргә дә йога ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев