Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Бәхетле, уңышлы кеше

Киңкырлы шәхес турында урыс халкында «самородок» дигән гыйбарә бар. Круглое Поле поселогында яшәүче Налима Аманбай кызы Нургалиева – Яр Чаллы, Тукай районында яшәүче укучылар өчен чын-чынлап олы табыш, ягъни самородок.

Укытучы булып туган, кеше-оркестр, виртуоз укытучы... Бу сүзтезмәләр химия, биология укытучысы Налима Аманбай кызы Нургалиеваны педагог, фән укытучысы, кеше буларак күпмедер дәрәҗәдә сыйфатлый. Мәгариф өлкәсендә кырык еллык эшчәнлегендә укучы, ата-ана, директор, министр һәм  җитәкчеләрдән ишеткән рәхмәт, мактау сүзләрен кем санаган да, кем исәпләгән?! Укытучы өчен бу – зур бәхет.

«Яхшы укыган һәм табигый фәннәрдән химия, биологияне яраткан, олимпиадаларда уңышка ирешкән укучыларның күбесе медицина  өлкәсен сайлыйлар. Физика, химия, математика фәннәреннән яхшы укучылар нефть химиясе юнәлешенә игътибар бирәләр. Фәнем буенча олимпиадаларда призлы урын алучы, БДИда югары балл туплаган укучыларымның күбесе бүгенге көндә үз һөнәрләренә тугры табиб, инженер, югары разрядка ия технологлар. Егерме елга якын укучыларны БДИга әзерләү дәверендә, Аллаһка шөкер, югары балл җыеп үзләре теләгән уку йортларына кергән укучыларым йөзләгән. Илебезнең материаль-техник базасын ныгытуда үз өлешен кертүче, халык сәламәтлеге сагында торучы элекке укучыларым белән горурланам. Алар бәйрәмнәрдә тәбрикләп, җылы сүзләрен әйтеп торалар – элемтәләр нык. 2008 нче елда Яр Чаллы шәһәрендә Асия Сафиуллинаны химиядән БДИга әзерләдем. Ул химия, биологиядән югары балл җыеп Уфа медицина университетына укырга керде. БДИ буенча иң югары балл җыючы беренче карлыгачым, – дип сөйли Налима Аманбаевна.

Налима Абатова Оренбург өлкәсе, Богырыслан шәһәрендә күп балалы гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән. Урта мәктәпнең сигез классын тәмамлагач сәүдә техникумына укырга кергән һәм аны бары тик “бик яхшы”га тәмамлап кызыл дипломга ия булган. Бер ел эшләгәннән соң балачак хыялын тормышка ашыру максатыннан Оренбург Дәүләт педагогия институтының табигый-география факультетының химия-биология бүлегенә укырга кереп аны уңышлы тәмамлагач туган ягында мәктәптә, Богырыслан аграр техникумында балаларга белем һәм тәрбия бирә. Яшьлек – никах-туй чорлары. Бисенгали белән матур итеп гаилә коралар. 2008 нче елда язмыш юллары Налима белән Бисенгали Нургалиевларны Яр Чаллы каласына китерә. Ак калага күчеп килгәч Яр Чаллы Дәүләт сәүдә-технология институтында дүрт ел студентларга химия, биологиядән белем бирә. Яр Чаллыдагы 58 нче санлы гомумбелем бирү мәктәбендә өч ел дәвамында укыту чорында химия, биологиядән югары балл җыйган укучылары байтак була.

Әче тәҗрибә

Налима Абатованың (кыз фамилиясе) балачагы үзенчәлекле, башкаларныкына охшамаган булуы белән кызыклы һәм, әйтергә кирәк, үрнәк алырлык. «Әти-әнием маңгай күзләре белән күрмәсәләр дә, күңел күзләре белән барысын да күреп, сизеп тордылар. Гаиләдә дүрт кыз үстек. Барыбызга да яхшы тәрбия бирделәр. Әти-әниемнең язмышы хакында роман язарлык. Балачактан тормышның кырыс җилләренә каршы торырга, сынауларга бирешмәскә алардан өйрәндем. Әти-әнием күрмәүчеләр өчен махсус оештырылган учреждениедә (УПП ВОС) – ике сменада хезмәт куйдылар. Әти беренче сменадан кайтуга әни икенче сменага,  әни эштән кайтуга әти заводка эшкә китә. Шул рәвешле, тырыш хезмәт белән тапкан ризык ашатып, киендереп,  рухи яктан безне баетып үстерделәр. Бугурусланда күрмәүчеләр өчен төзелгән 75 фатирлы йортта яшәдек. Гаҗәп бит, күрмәүче ата-ана, ә безнең өйдә һәрвакыт тәртип, пөхтәлек булды. Балачакта алган тәрбия гомерлек бит ул, әти-әнием үрнәгендә тәртип-низам, төгәллек яратам. Күрмәүчеләрнең тоемлавы, кул бармаклары бик сизгер була. Әти дистә еллар күрмәгән кешене тавышыннан таный иде. Мәктәптә балаларның төрлесе бар. Без – дүрт кыз, яхшы күрә торган, сау-сәламәт булуга карамастан, кайберәүләр тарафыннан үчекләү, ирештерү, кимсетүләрне күтәрергә туры килде. Әти-әниебез үрнәгендә күңелне төшермәдек, нык бәдәнле, көчле рухлы булдык. Рухи чыныгулар тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте, – дип әтисе Аманбай әфәнде  һәм әнисе Баянсылу ханымны сагынып искә ала һәм укытучы булу хыялын тормышка ашыруын бәян итә: – Без үскәндә укытучылы уйнарга ярата идек, балачактан үземне педагог ролендә күрдем. Шул чорда күңелгә кереп калган һөнәр гомерлек эшем булды. Укучыларыма һәрвакыт: «Әгәр дә аз белгәнемне шәйләп алсам, күбрәк белергә тырышачакмын!» девизын гамәлгә куеп яшәгез дип өйрәтәм.    

Гаиләдә баш бала – авторитет, башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Кече яшьтән сеңелләрем өчен җаваплылык хисен тойдым. Бу – гомер буе мине озата бара. Сеңелләремнең балаларын да яратам. Тормыш юллары катлаулы, аның чытырманлыкларыннан чыгарга туганнар булышырга тиеш дип беләм. Бер сеңелем бик яшьли ике бала белән тол калды. Ихластан туганыма булыштым. Аның кызлары мине әниләре шикелле итеп яраталар. Гомумән, кешегә игелек кылу – яшәү рәвешем. Берничә мәктәптә эшләвемә карамастан балаларга өстәмә белем бирү дәресләренә алынуым да нәкъ шул сәбәпле. Тирә-як авылларда яшәүче берничә укучыга репетиторлык эшен алып барам. Дөресен генә әйткәндә, балаларның химия, биологиягә карата сәләтен күргәч “юк” дип әйтә алмыйм. Аннары шул балалар югары уку йортына кереп кирәкле һөнәр ияләре булгач күңел үсеп тагын да канатланып эшли башлыйм», – ди үз фәненә бөтен барлыгы белән бирелгән укытучы.

 «Мәктәп, лицей, БДИ, имтиханнар... Яраткан шөгыльгә вакытыгыз каламы?»  – дигән соравыма Налима ханым: «Кул эшенә һәвәслегем бар – тегәм-чигәм, бәйлим. Табигать – минем стихия. Чәчәкләр үстерергә, җиләк җыярга яратам. Иң яраткан шөгылем – фотога төшерү һәм аларны җыю. Тормыш иптәшем Бисенгали һөнәремнең үзенчәлекләрен аңлый, көнкүрештә булыша. Улыбыз Байморза нефть химиясе буенча югары белем алып “Газпром”да эшли. Байморза белән киленебез Мәхәббәт Мирас һәм Әмирә исемле оныкларыбызны тәрбияләп үстерәләр. Кызыбыз Ләззәт Яр Чаллыда “Калкан” мәктәбендә укыды, аннары югары белем алды. Аны эш урынында хөрмәт итәләр. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Яшь буынга белем һәм эш тәҗрибәмне бирүем белән дә үземне бәхетле хис итәм. Ата-ана назын тоеп үсүем, ир канаты астында яшәвем – иң зур бәхет. Балаларымны сөеп-яратып үстерү һәм оныклар иркәләү – тагын да зур бәхет. Яраткан эшемдә үземне судагы балык сыман хис итәм»,  – ди яшәү ямен, эшнең тәмен белүче ханым.

Эш агачы һәрвакыт бик юмарт китерер җимеш

Тукай районы Круглое Поле, Бәтке, Яр Чаллыдагы 29 нчы лицейда химия фәненнән балаларга белем бирүче Налима Аманбай кызы Нургалиеваның эш агачы мул җимешле. Кырык ел укыту дәверендә ирешкән уңышлары, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары – бихисап.

2025 нче елда КНИТУ (КХТИ) тарафыннан «Химия. Укытучы. Киләчәк.» («Химия. Учитель. Будущее») республика конкурсында «Профессионал» номинациясендә җиңеп кыйммәтле ноутбук, химия буенча җиһазлар һәм реактивлар (15 комплект) белән бүләкләнде. Быел да КНИТУ оештырган бәйгедә «Профессионал» номинациясендә җиңү яулады.   

2025 нче елда  район башлыгы Камил Римович Нәҗипов югары балл җыйган укытучыларны хөрмәтләп «Рәхмәт хаты» һәм акчалата бүләк тапшырды. Быелгысы ел да уңышлы башланып китте – Круглое Поле мәктәбендә белем алучы укучысы Гадел Ямалетдинов ике ел рәттән (2025, 2026) «Олимпка юл» Республика Олимпиадасында призлы урын  яулады. Шул уңайдан ТР Мәгариф һәм фән министры И.Һадиуллин химия укытучысы Н. Нургалиевага Грамота тапшырды.  

Круглое Поледа яшәүче Гаделнең әти-әнисе Альбина белән Илмир Ямалетдиновдлар: «Налима Аманбаевнага рәхмәтебез чиксез. Үз фәнен биш бармагыдай белүче, галимә дәрәҗәсендәге укытучы. Улыбызның химияне яратуында, фән буенча олимпиадаларда призлы урыннар яулавында Налима Аманбаевнаның өлеше зур. Нәкъ менә шундый укытучылар булганда яшь буын белемле һәм бар яклап та үрнәк булыр», – дип педагогка карата хөрмәтләрен, рәхмәтләрен белдерделәр. Мөгаллим өчен иң зур бәһа менә шушы инде!    

Налима Нургалиеваның яшәү кредосы: «Тормыш – көрәш ул. Көрәшергә, эзләргә, табарга һәм бирешмәскә!»

Фото/ Зәрия Вәлиева.

Фотолар Н.Нургалиеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев