Балаларда һәм яшүсмерләрдә суицидаль тәртипне кисәтү
Балаларның суицидаль үз-үзен тотышы – күп факторларның үзара бәйләнеше нәтиҗәсе, бердәнбер сәбәпне бик сирәк очракта гына аерып була.
Бу күбрәк баланың гаҗизлегеннән, аның тормыш шартларыннан һәм тышкы стресслардан торган «идеаль давыл». Әлеге хәләтнең сәбәпләрен психологлар түбәндәге төп төркемнәргә бүләләр:
1.Психологик һәм эмоциональ проблемалар:
• Депрессия һәм борчулы-курку хәле – суицидаль фикерләрнең иң киң таралган юлдашлары. Өметсезлек, үзеңне яраксыз итеп тою, даими борчылу, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуны югалту – болар барысы да этәргеч булырга мөмкин.
• Үз-үзен түбән бәяләү: үзен һәрвакыт лаексыз, уңышсыз, «башкалар кебек түгел» дип хис иткән бала үз тормышының мәгънәсе юк дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.
• Эмоциональ тотрыксызлык һәм импульсивлык: кайбер балалар көчле эмоцияләрне җиңә алмый. Аффект халәтендә, төшенкелеккә бирелгән вакытта алар уйланылмаган гамәл кылырга мөмкин.
• Перфекционизм: һәрнәрсәдә идеаль булу теләге, хаталардан курку, үзенең яисә ата-аналарын югары өметләрен аклый алмаса – бу бала өчен авыр йөк булырга мөмкин.
• Гаеп һәм оят хисе: реаль яки хыялдагы авыр җинаятьләр үз-үзеңне гаепләүгә һәм үз гомерең бәрабәренә гаепне «төзәтү» теләгенә китерергә мөмкин.
2. Социаль һәм гаилә факторлары:
• Ата-аналар һәм якыннар белән конфликтлар: талашу, тәнкыйть, бер-береңне аңламау, тәрбиянең авторитар стиле балада читләшү һәм ялгызлык хисе тудырырга мөмкин.
• Ата-ананың аерылышуы, якын кешеңне югалту: мондый стресслы вакыйгалар югалту һәм тотрыксызлык хисләре тудырырга мөмкин.
• Гаиләдә көч куллану (физик, сексуаль, эмоциональ): бу иң авыр һәм куркыныч факторларның берсе, ул тирән психологик травмаларга, ышанмаучанлыкка һәм ярдәмсезлек тойгысына бирелүгә китерә.
• Катгый үәм артык таләпләр: баланы даими рәвештә башкалар белән чагыштырганда, идеаль нәтиҗәләр таләп иткәндә һәм аның индивидуальлеген кабул итмәгәндә, бу фрустрация һәм бернигә яраксызлык хисе тудырырга мөмкин.
•Санга сукмау һәм игътибар җитмәү: сине яратмыйлар, кадерләмиләр, күрмиләр дигән тойгы – бала өчен бик авыр тәҗрибә.
• Күченү, мәктәпне алыштыру, яңа даирәгә җайлашу: җайлашуны таләп итә торган теләсә нинди мөһим үзгәрешләр әзерлексез бала өчен стресс булырга мөмкин.
3. Яшьтәшләр белән мөгамәлә:
• Мәктәптә эзәрлекләү: яшьтәшләре тарафыннан даими рәвештә мыскыллау, кимсетү депрессия, борчылу һәм газаплардан котылу ысулы буларак, үз-үзенә кул салу турында уйны барлыкка китерергә мөмкин.
• Социаль изоляция, дуслар булмау: яшьтәшләр арасында ялгызлыкны һәм читләшү хисен бала биек авыр кичерә.
• Төркем ягыннан басым: үз кыйммәтләреңә туры килмәгән очракта да, яшьтәшләреңә ярарга, аларның өметләрен акларга тырышу да стресс тудырырга мөмкин.
4. Экзистенциаль кризислар һәм мәсьәләләр:
• Яшәү мәгънәсен эзләү: яшүсмерлек чорында балалар яшәү мәгънәсе, дөньяда үз урыннары турындагы катлаулы сорауларга җавап эзлиләр, бу шик һәм кризис чоры белән бергә барырга мөмкин. • Идеаллардан күңел кайту: бала ышанган идеаллар ирешә алмаслык булып чыкса яки җимерелсә, ул өметсезлеккә төшәргә мөмкин.
5. Биологик һәм генетик факторлар:
• Нәселдәнлек: тикшеренүләр күрсәткәнчә, суицидаль тәртип гаиләләрдә менталь тайпылышларга генетик омтылышлар белән бәйле булырга мөмкин.
• Нейромедиаторларның бозылуы: баш миендәге билгеле бер химик матдәләрнең (мәсәлән, серотонинның) дисбалансы кәефкә һәм импульсивлыкка йогынты ясый ала.
• Хроник авырулар: авыр һәм дәвалап булмый торган авырулар көчле газаплар һәм чарасызлык хисе тудырырга мөмкин.
6. Тышкы мохит һәм мәдәният йогынтысы:
• Үз-үзенә кул салу турында мәгълүмат алу: үз-үзенә кул салу турында мәгълүмат балаларга тискәре йогынты ясарга мөмкин.
• Мәдәни нормалар: кайбер культураларда суицид хурлыктан качу яки намусны саклау ысулы буларак каралырга мөмкин.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең суицидаль тәртибе – ул ата-аналарның актив катнашуын таләп итә торган катлаулы проблема.
Психологлардан берничә төп киңәш:
1.Ачыктан-ачык аралашу:
• Барысы турында да ачыктан-ачык сөйләү өчен балага тиешле шартлар тудырыгыз. Баланы гаепләмичә тыңлагыз, бүлдермәгез, аның хис-тойгыларын кабул итергә тырышыгыз, хәтта алар сезгә аңлаешсыз яки күңелсез булып күренсә дә.
• Даими рәвештә баланың тормышы белән кызыксыныгыз. «Хәлләр ничек?» дип кенә сорамагыз. «Бүген сине нәрсә шатландырды?», «Сине нәрсә борчыды?», «Бу турыда синең нинди фикерләрең бар?» дигән сорауларны бирегез. Үзегезнең хис-кичерешләрегез турында сөйләгез. Төрле хис-кичерешләр кичерүнең һәр кеше өчен дә нормаль күренеш булуын бала сезнең үз-үзегезне тотуыгыздан белеп торсын. Бу балага үз кичерешләре белән уртаклашуның кирәк булуын аңларга ярдәм итәчәк.
• Әгәр шикләрегез булса, суицид турында сөйләргә курыкмагыз. «Син үзеңә зыян китерү турында уйламыйсыңмы?» –турыдан-туры, ләкин үтә нәзакәтле итеп бирелгән бу сорау баланы афәттән коткара ала. Проблема турында ачыктан-ачык фикер алышу куркуны һәм тыелганлыкны киметә.
2.Баланың үз-үзен тотышында һәм кәефендәге үзгәрешләргә игътибарлы булыгыз:
• Кискен яки озакка сузылган үзгәрешләргә игътибар итегез:
– Кәеф: ярсучанлык, агрессивлык, сагыш, апатия, элек ошаган нәрсәләргә кызыксыну югалу.
– Үз-үзеңне тоту: гаиләдән һәм дуслардан изоляцияләү, йокысызлык яки артык йокымсырау, аппетит үзгәрү (ризыкка битарафлык яки артык ашау), шәхси гигиенаны санга сукмау (юынырга теләмәү).
– Мәктәптә уку: өлгерешнең кискен кимүе, дәресләрне калдыру.
– Сөйләшү: үлем, үз-үзен үтерү, чарасызлык, гаеп хисе, файдасызлык турында сөйли.
– Гамәлләр: киләчәккә планнардан баш тарту, кыйммәтле әйберләр өләшү, якыннарың белән саубуллашу.
• «Вак» сигналларны игътибарсыз калдырмагыз. Кайвакыт җитди булмаган кебек тоелган янаулар яки кинаяләр ярдәм сорап кычкыру булырга мөмкин.
3.Стресс һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итегез:
• Баланы тискәре хис-кичерешләрне җиңәр өчен сәламәт ысулларга өйрәтегез.
– Физик активлык (спорт, сәфәрләр).
– Иҗат (рәсем, музыка, хат).
– Ышанычлы кеше белән сөйләшү.
– Релаксация техникасы (сулыш күнегүләре, медитация).
• Балага проблемаларны хәл итү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итегез. Аның өчен барысын да хәл итү урынына, катлаулы ситуацияләрдән чыгуның үз юлларын табарга ярдәм итеп, юнәлеш бирегез.
• Баланы үз-үзен бәяләргә өйрәтегез. Аның көчле якларын, казанышларын, уникальлеген ассызыклагыз. Хаталар – тормыш юлының бер өлеше, ә үз-үзеңне гаепләү өчен сәбәп түгел икәнен аңларга ярдәм итегез.
4.Суицид чараларына керү мөмкинлеген чикләгез:
• Әгәр баланың үз-үзенә кул салу турында уйлары бар икән, өйдән барлык куркыныч әйберләрне: медикаментларны, үткен әйберләрне, коралларны бик ныклап җыеп, яшереп куегыз.
• Интернетта потенциаль куркыныч сайтларга керү мөмкинлеген контрольдә тотыгыз.
5.Профессиональ ярдәм сорап кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белегез:
• Психологка, психотерапевтка яки психиатрга мөрәҗәгать итәргә оялмагыз, әгәр:
– Бала үзе суицидаль фикерләр турында сөйли.
– Балада хроник авырулар, психик тайпылышлар яки җитди тормыш югалтулары кичерешләре бар.
– Гаиләдә, нәселдә үз-үзен үтергән очрак булса.
• Белгечкә баруны кичектермәгез. Ярдәм никадәр иртәрәк башланса, терелүгә шанслар шулкадәр югарырак булуын онытмагыз.
6.Үзегез дә сәламәт булыгыз һәм үзегезнең эмоциональ халәтегез турында кайгыртыгыз:
• Сез-үз балагыз өчен эмоциональ якорь. Әгәр дә сез үзегез көчле стресс яки эмоциональ проблемалар кичерәсез икән, балага сездән ярдәм табу катлауланачак.
• Үзегезне кайгыртырга, үзегезне карарга онытмагыз. Даими рәвештә ял итегез, мавыгуларыгыз өчен вакыт табыгыз, кирәк булса, якыннарыгызга яки белгечләрегезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез.
7. Хәбәрдарлыгыгызны арттырыгыз:
• Суицидаль тәртипне профилактикалау турындагы мәгълүматны өйрәнегез. Даими рәвештә мәкаләләр укыгыз, вебинарлар карагыз, семинарларга йөрегез.
• Башка ата-аналар белән аралашыгыз. Тәҗрибә уртаклашу һәм ярдәм бик кирәкле булырга мөмкин.
Куркынычсыз мохит булдыру, ачыктан-ачык аралашу, баланың эмоциональ халәтенә сизгер мөнәсәбәт һәм ярдәм сорап үз вакытында мөрәҗәгать итү – суицидаль тәртипне профилактикалау фундаментында төп кирпечләр. Сезнең яратуыгыз һәм таянычыгыз – балагыз өчен иң ышанычлы калкан ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев