Алмаз Закиров: «Теләгең булса, эш – карышмый!»
Республика күләмендә җитештерелгән барлык итнең 37 проценты Тукай районына туры килә. Монда, һичшиксез җирлегебездә хезмәт куючы КФХларының өлеше зур. Иске Җирекле авылындагы Наил Фәррахов КФХ, аның кияве – Алмаз Закиров җитәкчелегендәге Бордыбаш авылындагы «Алмаз» КФХ ил табынын ризыклы итүдә зур өлеш кертәләр.
Бордыбаш авылында Майский, 1 адресы буенча тавык фермасы тотучы Алмаз Нәҗип улы Закиров, шәһәрдә туып-үскән ир-егет булуына карамастан, крестьян фермер хуҗалыгы белән җитәкчелек итәргә алына. Кошчылык тармагының барлыкка килү тарихы, аның бүгенгесе хакында директор белән әңгәмә кордык.
– Алмаз Нәҗипович, кошчылык тармагына килү тарихын бәян итсәгез иде.
– Яр Чаллы каласында туып-үстем. КамПИда укып инженер белгечлегенә ия булдым. Әнием – Розалия Закирова, озак еллар Тукай үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләде. Әтием, җитмештән өстә булуына карамастан шушы эшемдә булышлык күрсәтә. Кошчылык тармагына килүем буш урында барлыкка ктилмәде. «Теләгең булса, эш – карышмый», – диләр. Бу эшкә тормыш иптәшем Римманың әтисе – Наил Фәррахов тәкъдиме белән 2012 нче елда тотындым. Бабай – Наил Мәүлә улы Фәррахов – бу өлкәдә азу ярган кеше. Ул – галим, зоотехник, гомумән бик булдыклы кеше. Шуңа күрә, иң беренче бабай хакында сөйләү дөрес булыр. Наил Фаррахов – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Егерменче гасырның 70 нче елларында Ижау авыл хуҗалыгы институтында зоотехник галим дәрәҗәсенә ирешкәч кошчылык фабрикасында төрле дәрәҗәдәге вазыйфалар башкарып тәҗрибә туплаган белгеч 1978 нче елда Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү технология һәм кошчылык институтына (ВНИТИП) аспирантурага керә. Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң Саратов терлекчелек, мал азыгы җитештерү буенча фәнни-тикшеренү институтында 10 ел өлкән фәнни хезмәткәр, кошчылык лабораториясе мөдире булып эшли. Фәррахов Наил фән белән гамәли эшне тәңгәл рәвештә алып барган чорда йомырка салу һәм ит юнәлешләре буенча асрала торган тавыкларны ашату, азык рационын төзеп кошларның җитештерүчәнлеген арттыру буенча методик ярдәмлекләр, рекомендацияләр төзүдә актив катнаша.
Туксанынчы елларда – эшсезлек чорында, халыкның тормыш-көнкүреше, яшәеш шартлары түбән дәрәҗәдә вакытта Наил Фәррахов зур эшкә алына – илебездә беренчеләрдән булып кошчылык фабрикасын ача. Билгеле, бу эшнең четерекле яклары бихисап була. Тукай районы «Калинин исемендәге» колхозның ташландык сыер фермаларын аякка бастыра – кошчылык фабрикасын булдыра. Бүгенгесе көндә кошчылык фабрикасы югары технологияле, заманча кошчылык җиһазлары белән тәэмин ителгән, нәселле тавыклар асрала һәм сыйфатлы йомырка җитештерә торган КФХ.
– Сез әнә шундый галимнең укучысы, аның эшен дәвам итүче, димәк. Үзегезнең кошчылык фабрикасы хакында сөйләсәгез иде.
– «Алмаз» крестьян фермер хуҗалыгы, ягъни «Бордыбаш» ҖЧҖ (ООО «ПФБ – Бордыбаш») тавык фабрикасы дүрт юнәлеш: тере тавыклар (3 айлык тавыклар); тәүлеклек чебешләр; кошчылык фабрикалары өчен инкубатор йомыркалары; ашый торган йомыркалар сату буенча эшли. Бүгенгесе көндә бездә 250 мең баш тавык асрала. Шул исәптән 44 мең баш тавык – утыртылган, 42 мең баш тавык – ашханә йомыркасы (ашау өчен) салу өчен асрала. «Доминант» нәселле 20 мең баш чуар тавык нәсел өчен асрала. «Доминант» токымлы чебешләрне Чехословакиядән кайтарабыз. Әйткәнемчә, инкубатор өчен затлы нәселле йомырканы Чехиядән кайтарта идек. Хәзер бу мәсьәләдә, билгеле сәбәпләр аркасында, күпмедер күләмдә проблема бар. Авырлыктан чыгу мәсьәләсен уңай хәл итү юлларын эзлибез.
– Алмаз Нәҗипович, КФХларны үстерү буенча Дәүләт программасы кысаларында грант алмадыгызмы?
– 2019 нчы елда «Гаилә фермасы» («Семейная ферма») программасы буенча 6 млн. сум грант откан идек. Дөресен генә әйткәндә, грант алу мәшәкатьле эш. Бөтен эшне җиренә җиткереп, төгәл үти торган, закон кысаларында эш итүче кешеләр буларак грантлар алырга тулы хокукыбыз бар. Чөнки алган грантның һәр тиенен максатчан тоттык. Безнең юнәлештә эшне җәелдерү, үстерү буенча андый программаларның гамәлдә булуын хуплыйм. Һәркем бу мәсьәләне үзе хәл итә. Әлегә грант алу хакында уйлаганыбыз юк.
– Соңгы елларда терлекчелек, кошчылык тармагында барьер, дезбарьерлар кую таләп ителә. Сездә дә мондый конструкция ясалган икән.
– Барьер – замана таләбе, аны 2019 нчы елда ясадык. Барьер – терлекчелек, кошчылык тармагында зур әһәмияткә ия корылма. Санитария-гигиена, ветеринария таләпләрен тулысынча үтибез. Бары тик шул очракта гына бәла-каза, йогышлы авырулардан имин буласың. Фабрикада эшләүчеләр бу таләпләрне аңлыйлар һәм саклык чараларын күрәләр. Бүгенгесе көндә кошчылык фабрикасында 15 кеше хезмәт куя. Үз җирлегебездән эшләүче берничә кеше булу белән беррәттән килгәннәр дә бар. Алар өчен өй салдым. Яшәр урыннары булгач бик теләп эшлиләр. Хезмәт хакы да яхшы.
– Тукай районы, аеруча шушы җирлектә яшәүчеләр күңелләренә авыр алмасыннар, менә дигән эш урыны булдыргансыз, хезмәт хакы да әйбәт. Нишләп авылларда яшәүче халык: «Эш юк, эш юк», – дип лаф ора. Ә менә булган эш урынында рәхәтләнеп хезмәт куймыйча, көн саен Яр Чаллыга йөреп эшли? Югыйсә...
– Сезнең белән килешәм. Өең янында гына эш булуына карамастан фәлән чакрым ераклыктагы калага барып-кайтып йөрүләр, гомереңнең алтындай сәгатьләрен җилгә очырулар... Бу очракта да, һәркем үзе хәл итә, дип кенә әйтә алам.
– Инде килеп, йомырка хакында...
– Йомырка автоматлаштырылган система буенча 5 төрле сортка аерыла: 3, 2, 1, югары сорт һәм сайланма (отборный) сортлар. Ашханә йомыркасы (ашау өчен) гадәттә 52-65 грамм, югары һәм сайланма сортлар 65-75 грамм авырлыкта була. Йомырка, тавык ите сыйфатлы булсын өчен катнашазыкның сыйфатлы булуы кирәк. Безгә азык рационын премикс сатучылар төзи. Аларның рецепты буенча катнаш азыкны үзебез ясыйбыз. Бөртекле ашлык, шрот, премикслар кушып ясалган кош-корт ризыгы витаминнар, макро- һәм микроэлементларга баетыла. Йомырканың тәме, сыйфаты яхшы. Шулай ук, 3 айлык тавыкларны да халык яратып ала.
– Сүзнең дөресе кирәк, авыл җирлекләрендә үткәрелә торган бәйрәмнәр күпчелек вакыт шәхси эшмәкәрләр, КФХларның матди ярдәме белән үтә. Сез дә бу эштән читтә калмыйсыз дип беләм.
– Борды авыл җирлегендә, район күләмендә үткәрелә торган бәйрәмнәр, төрле чараларда хәйрия ярдәме күрсәтәбез. Юмартлык – кешедә булган асыл сыйфатларның берсе. Әти-әни, тормыш иптәшемнең әти-әнисе (әби-бабай) юмарт күңелле кешеләр. Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә, аларның гаиләләренә карата оештырылган матди ярдәмгә актив кушылабыз. Мондый эшләрне кемгәдер күрсәтер, мактаныр өчен эшләмибез, билгеле. Илебез күге һәрвакыт аяз булып, тыныч-имин тормышта яшәргә, халкыбызны сыйфатлы азык-төлек белщн тәэмин итәргә язсын. Без җитештергән йомырка, инкубаторда чыгарылган тәүлеклек чебиләр, 3 айлык тавыкларны Россия халкы яратып ала. Үз клиентларыбыз бар. Яңалары өстәлеп тора. Бу – безгә канатлар куя. Эшемне яратып, ихластан башкарам. Димәк, тормышта үз юлымны, үз урынымны тапканмын.
– Йомырка беренчелме, тавык беренчелме? Бу сорау – фәйләсүфләр өчен калсын. Йомырка булмаса, тавык булмас иде, тавык булмаса, билгеле, йомырка булмас иде. Тавык йомырканы даими салып торсын өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
Йомырка гына, димә...
– Йомырка гына, димә... икән. Йомырка кеше организмы өчен файдалы, туклыклы ризык. Аның сыйфатын күтәрү өчен кошларга яхшы сыйфатлы катнашазык ашатырга кирәк. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тавыклар иректә йөри: алар елның җылы фасылында яшел үлән белән туклана. Татар авылларында тавыкларга гомер-гомергә кычыткан тапап бирү, пешкән бәрәңгегә көрпә, он болгатып ашату, артып калган яшелчәләрне пешереп, төеп ашату киң таралган. Аннары, тавыклар тотыла торган бинада кышкы чорда яктылык даими булырга тиеш. Шул вакытта алар йомырка салудан туктамыйлар. Нәселле чебешләр, 3 айлык тавык алырга теләүчеләр өчен бездә барлык шартлар да тудырылган дип әйтер идем.
– Алмаз Нәҗипович, сез – өлкәнәю чорына кергән галимнең – Наил Мәүлә улы Фәрраховның игелекле эшен дәвам итүче булдыклы ир-егет. Сез һәм хезмәткәрләрегез илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур тырышлык куясыз. Тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар телибез.
– Рәхмәт.
/ Фотолар А.Закировның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев