Әфганчылар лидеры Айбулат Якупов истәлеге мәңгеләштерелде
Күптән түгел Иске Абдул авылында әфган сугышы ветераны, әфганчылар хәрәкәтенең республика лидеры, «Батырлык өчен» медаль иясе Айбулат Якуповка мемориаль такта ачуга багышланган һәм аның исемен мәңгеләштерү өчен танатаналы митинг узды. Чарада район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Казаннан, Мөслим, Актаныш, Нурлаттан килгән делегация, район әфганчылары, авыл халкы күпләп катнашты.
Митингта алып баручы Алмаз Әгъләмов Айбулат Якуповның тормыш юлына тукталды. Ул 1984 елнын 4 маенда Совет Армиясенә чакырыла. 1984 елнын декабрендә Әфганстан Демократик Республикасындагы чикләнгән Совет гаскәрләре контингенты составына җибәрәләр. Сержант Айбулат Якупов күрсәткән кыюлыгы, ныклыгы өчен «Батырлык» медале белән бүләкләнә. 1986 елнын 24 маенда Айбулат Мөнирович исән-сау туган авылына кайта. «Алга» колхозында агроном булып эшләвен дәвам итә. Еллар үтә тора. Ул өйләнә, балалар туа. 2011 елдан «Агрокөч» холдингы Кама агрофирмасы составына кергән орыкчылык заводына җитәкче итеп билгеләнә.
Шунысы игътибарга лаек: 2004 елда Айбулат Мөнирович Иске Абдул мәдәният йортының икенче этажында, әфган сугышы ветераннарының ялын оештыру урыны булдыру максаты белән «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик клубын булдыра. 2008 елда исә «Гиндукуш» музеена нигез салына. Бүгенге көндә әлеге эш Айбулат Якуповның тормыш иптәше Резидә Гарипова тарафыннан лаеклы дәвам иттерелә.
Айбулат Мөнировичның тагын бер башлангычы игьтибарга лаек. Кама буе районнарында беренчеләрдән булып ветераннар яшәгән йорт диварларына истәлек һәм хөрмәт такталары урнаштыру, аларны тантаналы патриотик чаралар итеп оештыруны башлап җибәрә.
Айбулат Мөнир улы Якуповның исеме «Тукай районының хөрмәтле кешеләре» китабына кертелгән. Ул күп кенә медальләр, рәхмәт хатлары һәм башка күп санлы төрле дәрәҗәдәге грамоталар белән бүләкләнә.
2023 елның 28 декабрендә каты авырудан Айбулат әфәнденең гомере өзелә. Бу сүзләрдән соң митингта тынлык урнашты…
Кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәр минут сакларга әзер булуда чагыла. Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар. Тик аңа юл үзеңдә бурыч хисе, сәяси өлгергәнлек, әхлакый тотрыклылык тәрбиясе аша үтә. Айбулат Якупов шундый сыйфатларга ия иде.
Митингта район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров Айбулат Мөнировичның Тукай районы өчен эшләгән брлык эшләренә дан һәм хөрмәт белдерде.
Соңыннан Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары, подполковник Дамир Вәлиев чыгыш ясады.
«Айбулат Мөнирович үз кырыена күп кешене җыеп, алар белән берлектә эшчәнлек алып барырга сәләтле хөрмәтле шәхес иде. Шунысы куанычлы: аның эше бүген дә дәвам итә. «Гиндукуш» музеен республикада гына түгел, башка төбәкләрдә дә беләләр. Безнең бурыч: Айбулат Мөнировичны онытмаска, аның хезмәте алдында баш ию», — дип сөйләде ул.
Моннан тыш митингта район буенча сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар иҗтимагый оешмасының координация советы рәисе Фәрит Галәветдинов, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җитәкчесе урынбасары Илсур Сафин да чыгыш ясады.
Иске Абдул авыл җирлеге Резидә Сафина Айбулат Якупов белән бергә эшләгән елларны искә алды.
«Айбулат Мөнирович 2002 елдан 2011нче елга кадәр җирле үзидарә җитәкчесе итеп эшләде. Аннан соң бу эшкә мин алындым. «Резидә, син булдырасың! Курыкма!» дип, миңа канатлар өстәде. Һәрвакыт булышып торды, хәлләрне белеште. Ул бик олы йөрәкле кеше иде», — диде Резидә Хасиятовна.
«Гиндукуш» хәрби дан музее директоры, Айбулат Якуповның тормыш иптәше Резидә Гарипова да җанга үтеп керерлек истәлекләре белән уртаклашты.
— Айбулат гел эш дип яшәде. Һәм бу эшчәнлекне бик яратып башкарды. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларны, аларның туганнары үз якыннары кебек күрә иде. Кеше хәленә керде, беркайчан да үзен өстен тотмады, гади, кешелекле иде. Безнең өчен сөенеп ятсын! — диде Резидә Рависовна.
Соңыннан тантаналы музыка астында Айбулат Якупов истәлегенә мемориаль такта ачык дип игълан ителде. Әлеге истәлекле такта — аның башкарган бөек эшләре, фидакарьлеге һәм хәрбиләр каршындагы олы хезмәте өчен чиксез рәхмәт билгесе.
Тантана тәмамланса да, кешеләр һаман да мемориаль такта яныннан китәргә ашыкмады. Чәчәкләр куйганда күпләрнең күзләрендә яшь ялтырады. Бу яшьләр — хөрмәт һәм сагыш яшьләре иде. Кешелекле җанлы, киң күңелле Айбулат Якупов үзеннән соң тирән эз һәм онытылмаслык истәлек калдырды.
Күбрәк фотолар МОНДА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев