Әфган – син һаман да истә, истә ...
Әфган җиренә аяк баскан совет солдатлары арасында япь-яшь шәфкать туташлары байтак була. Бу язмам батыр милләттәшебез – Тукай районы үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт куючы Тутыя Харис кызы Заһидуллина турында. Кабул медсанчастенең элеккеге шәфкать туташы истәлекләр тулы хәтер сандыгындагы кайбер истәлекләр белән уртаклашты.
Әфган сугышы тугыз ел да ике ай, ягъни 3338 көн дәвам итә. Таулар, таш кыялар һәм тарлавыклар илендә барган сугыш аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. Шуларның 72 се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Унбиш меңнән артык солдат һәм офицер сугышта һәлак була, алты меңе сугышта алган яралардан һәм каты авырулардан туган илгә кайткач вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала. Бу – коры статистика. Ә аның артында күпме җәрәхәтләнгән җаннар, җимерелгән язмышлар, күз яшьләре, толлар, ятим балалар һәм гомере буе кайгы касәсен учына кысып тоткан аналар...
15 февраль – күңел яраларын ача торган, җанны әрнетә торган истәлекләр белән тулы искә алу көне. Бүгенгесе көндә Тукай районында 147 әфганлы яши. Шуравиларның (шурави – совет солдаты) иң яшенә 57 яшь. Әфганлыларның кайберләре лаеклы ялда, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге булганнар арасында төрле урыннарда тырыш хезмәт куючылар бар. Ни кызганыч, араларында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булганнары байтак.
Сәмүм – эссе, кырыс җил. Әфганстанда эсселек иллешәр градуска җитә. Әфганстан – мәгърур кыя-таулар иле. Ярсу язы, ямьле җәе, салмак-сагышлы һәм уйлата торган көзе, ак карлары белән сөендергән кышлары юк аның. Болын-кырлар, үзәннәр, салмак агымлы елгалар һәм биек булмауган тау-калкулыклар иленнән килгән совет солдатлары өчен аның мәһабәтлеге ташка үлчим генә. Чөнки, уңнан-сулдан, алдан һәм арка яктан ядрәләр очып торганда кыя-тауларның мәһабәтлеге арткы планга күчә. Таш кыялар артында, мәгарә сыман чокырларда, тарлавыкларда үлем сагалап тора. Сәмум җиленең әле булса тынып торганы юк – кабат-кабат килеп хәтер-хатирә “ишеген” шакый.
Актаныш кызы – таулар иле Әфганстанда
«Совет солдаты – шурави булырмын дигән уй башыма да килмәгән иде. Актаныш районы, Сәфәр авылында күп балалы гаиләдә (дүрт кыз, өч малай) туып-үстем. Киров совхозы мәктәбендә 9, 10 сыйныфларда укып урта белем алдым. Әти-әнием эшсөяр, гадел кешеләр булды. Әни балалар бакчасында сабыйлар тәрбияләде, әтием – сугыш гарасатын кичеп, җиде тапкыр яраланган булуына карамастан, колхозда механизатор булып эшләде. Алар безне белемле, җәмгыятькә файда китерә торган кешеләр итеп тәрбияләп тормыш юлына чыгардылар. Балачактан дәва чаралары, медицина белән кызыксындым. Гөлбитәр әбекәемнең аяклары сызлый иде. Аның аякларын дәвалау өчен үләннәр җыярга яраттым. Майлар, мазьлар белән аякларын сылый торган идем. Әбекәй: “Тутыяның кулы йомшак, сулышы шифалы”, – дип миннән генә дәвалатты. Әнә шул чактан шәфкать туташы булып “эшли” башладым. Медицинада хезмәт стажым – 47 ел. Яраткан һөнәремне ярты гасырга якын ихластан башкарам.
Мәктәпне тәмамлагач Ленинградка бардым – бертуган апам Тәрҗимә, аның тормыш иптәше (җизни) хәрби медицина академиясендә укыйлар иде. Алар аны уңышлы тәмамлап хезмәтләре буенча ГДРга хәрби табиб булып киттеләр. Ленинградта медучилищеда белем алгач шәфкать туташы булып ГДРга китү ниятемне якыннарым да, уку йортында да беләләр иде. Ләкин... Язмыш сукмаклары башка тарафта булган икән – 1979 нчы елда Термес полигонында Әфганга – Кабулга очарга тиешлегебезне аңладым. Сугышчан һәм хезмәт юлым яралы солдатларны дәвалаудан башланды. Ил кушкач, аны үтәргә кирәк, хезмәт иткән чорда махсус задание белән Үзбәкстанга, Белоруссиягә чыгарга туры килде. Менә шунда мин гомеремне куркыныч астына куеп хезмәт итүемне аңладым.
Яшәү белән үлем арасында
«Без – шәфкать туташлары да, солдатлар кебек үк, полигонда хәрби өйрәнүләр уздык. Тревога белән йокыдан уяна идек. Пистолет һәрвакыт үзебез белән, ышанычлы урында. Таныш солдатларны КППдан рейдка озатабыз. Кызганыч, күбесе кире әйләнеп кайтмый торган иде.
Махсус задание үтәү өчен очкыч (самолет), боралакка (вертолетка) утыргач 88 секунд эчендә күккә күтәрелә алсак, исән калабыз. Безгә: “88 гә кадәр сана!” – дип әйтәләр иде. Димәк, шул санаулы мизгелләр эчендә очкыч тиешле югарылыкны ала һәм аны шартлата алмыйлар. Менә шул мизгелләр гомерлеккә күңелемә уелып калды, – дип иң авыр мизгелләрне искә ала Тутыя ханым.
Хәер, аның авыры, куркынычы арасында аерма бармыни? Балачакта караган кинокадрлар түгел, алар – чын сугыш эчендә. – Хәрби белән янәшә басып сөйләшеп торасың, аралашасың, тагын күрешербез дигән өмет тә була күңелдә. Күп тә үтми шуравины үлем хәлендә санчастька китерәләр. Сугышта үлем һәр җирдән сагалап тора», – дип дәвам итә сүзен хәрби приказ үтәгән шәфкать туташы. Кеше гомерен саклап калу, аңа яшәү сулышы өрүче шәфкать туташының хәрби хезмәтендә күпме булган ул 88 секундлар? Яшәү белән үлем арасындагы 88 секундны кем исәпләгән дә, кем санаган?! Аннан соң да, тыныч тормышта да күпмеләр кеше гомерен саклап калуга өлеш керткән ул.
Яшьлек, яшьлек инде. Сугышта да, ут эчендә дә бераз тукталып хәл алган чаклар була. Тутыя хезмәткә алынганчы хәрби егет белән танышкан була. Сөйгәненең боерык белән Әфганстанга хәрби хезмәткә китүен белгән егет сугыш барган илгә килә. Александр – генералны йөртә. «Ярты ел узгач Александр белән гаилә кордык. СССРның Әфганстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фикрәт Табиев хәер-фатихасы белән өйләнештек. “Яратасыңмы сайлаган парыңны?” – дип сорады. “Әйе!”, – дидем. Шуннан Фикрәт Табиев кул куеп, никахыбызны рәсмиләштерде.
Рухи ныклыкка ия булсам да, хатын-кыз буларак, курыккан чакларым күп булды. Ә инде сугышчыларыбызның үлеменә, аларның аяк-кулсыз калуларына күнегеп тә, аны кабул итеп тә булмый. “Авыр тойгылар сәламәтлегемә зыян итеп нәсел дәвамчысын калдыра алмасам?..” дигән уйлар да башыма килгәләде. Шөкер, ана булу бәхетен татыдым, бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. Дүрт оныгымны сөеп туялмыйм.
Исән-сау туган җиргә әйләнеп кайткач кичергән хисләрне сүз белән аңлатып булмый. Күпмедер вакыт исән калуыңа ышана алмыйча йөрисең. Сугышчан дусларың арасында һәлак булганнар күз алдыңа килеп баса. Хәрби госпитальдә сызланган шуравилар озак еллар төшләргә кереп күңел ярасын ача. “Исән калырбыз, боерган булса!” дигән өмет булганда гына сугышчы итеп тоясың үзеңне. “Теплый стан” дип аталган дислокация урыны Кабулга якын (14 километр ара) җирдә иде. Офицерлар, генераллар Хайр Хана поселогында Әмин сараенда, без – палаткада яшәдек. Көндез 50 градус эсселек, күләгәдә 38 не күрсәтә. «Шурави кыш алып килде!» – диделәр әфганлылар – 1979 нчы елда, чөнки без килгәч анда кар яуды. Дөрес, ул тиз эреп бетте. Сирәк кенә эләккән ял вакытында иң беренче булып кулыңа кәгазь-каләм аласың... Газиз әниең, якын кешеләрең, туган җирең күз алдына килеп баса. Алар белән “серләшү” – олы бәхет. Син – исән! Син – туган илең белән уеңда гына булса да элемтәдә!
Онытылмас мизгелләр байтак булды. Сәфәрдә, сигезьеллык мәктәптә бергә укыган классташым Илдар Гыйбадуллинны Әфган җирендә очраттым. Яралы шуравины хәрби санчастька китергәннәр иде. Уч төбе хәтле генә чиста битеннән танып алдым. Анда кояш кыздыра, йөз-битләр чуен төсенә керә, җитмәсә, әз генә җил истеме – пудра кебек йомшак тузанга “коенасың”. Классташым Әфган сугышыннан әйләнеп кайтты, өйләнеп биш бала тәрбияләп үстергән баһадир әти булды. Ул – бакыйлыкка күчкән инде. Тагын бер очрашу күңелемне айкады. Безнең медсанчастьне саклый торган якташ сугышчы мине эзләп тапты. Шәрифулла Кадыйров белән очрашкач сөйләшеп сүзләр бетмәде. Сугышчан дуслык – иң ышанычлы, ихлас дуслык.
Сәфәрлеләр батыр якташын зурлый
Үткән елны Тутыя Харис кызы Заһидуллина күңелле дә, бераз моңсу да сәфәрдә булды. Аны үз Сәфәре сагынып көткән, авылдашлары һәм әфганлылар шушы төбәктә туып-үскән батыр кыз – шәфкать туташы Тутыя белән горурлануларын истәлек тактасы белән беркеткәннәр. Районда яшәүче әфганлылар, сәфәрлеләр, шуравины хөрмәтләп кайткан кунаклар Тутыя Заһидуллина туып-үскән өйгә истәлек тактасын беркетү чарасын зур бәйрәм чарасына әйләндергәннәр.
***
Совет гаскәрләре колоннасы Әфганстаннан чыкканда: «Гаскәриләр китә, ә дуслык – кала!» («Войска уходят, а дружба – остается!») дип эре хәрефләр белән язылган транспарантлар тоткан әфган халкы шуравилар үтүче юлларга чәчәкләр сибеп, кул болгап озатып кала. Инде башкача сугыш афәтләрен күрергә язмасын дип аналар дога кыла. Тик... Сугышларның тынып торганы юк. Җир шарында иң зур территория биләүче һәм файдалы казылмаларга, табигый байлыкларга ифрат бай илгә кызыгып аны кулга төшерергә, ирегебезне богауларга теләүчеләр, безгә теш кайраучылар күп. Ә без ата-бабаларыбыздан – буыннан-буынга күчеп килгән әйтемне тормыш кредосы итеп алдык: «Кешенеке безгә кирәкми, үзебезнекен – бирмибез!»
Әфганстанда 9 ел дәвамында барган сугыш хәрәкәтләрендә 53 меңнән артык сугышчы фронт госпитальләрендә яткан.
Фото/ Зәрия Вәлиева.
ФОТО /Тутыя Заһидуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев