Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

550 бала ял итәргә юл тотачак: Татарстанда инклюзив программалар конкурсы узды

Татарстанда аутизм һәм башка менталь үзенчәлекләре булган балалар өчен ел саен үткәрелә торган программалар конкурсына йомгак ясалды. Чара ТР Иҗтимагый палатасында үтте, аны республика Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Лето» үзәге оештырды.

Үз проектларын коммерцияле булмаган алты оешма һәм хәйрия фонды тәкъдим итте. Экспертлар инклюзив ялны үстерүгә һәм махсус ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшләрне бәяләде.

Иҗтимагый палата рәисе Александр Терентьев сүзләренчә, мондый проектлар балаларга тормышка яраклашырга, иҗтимагый тормыш тәҗрибәсе тупларга шартлар тудыра. Төбәктә инде ярдәм системасы эшли, шул исәптән инвалид балалар өчен лагерьларда ял итүгә квоталар да каралган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиде программа сайлап алынды. Бу исә махсус ихтыяҗлары булган 550 баланы савыктыру лагерьларына җибәрү мөмкинлеген бирәчәк. Әлеге инициативалар «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев