Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

2026 елда Татарстанда 2,5 мең гектардан артык урман торгызылачак

2026 елда Татарстанда урманнарны яңарту һәм үрчетү буенча масштаблы эшләр планлаштырыла: барлыгы 2 550 гектар мәйданда урман торгызу чаралары үткәреләчәк, шуларның 1 200 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.

2026 елда Татарстанда урманнарны яңарту һәм үрчетү буенча зур күләмле чаралар үткәрү күздә тотыла. Барлыгы 2 550 гектар мәйданда эшләр башкару планлаштырыла, шуларның 1 200 гектары «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

План буенча, 1 200 гектарда ясалма урман культуралары утыртылачак, 1 348 гектар территориядә урманнар табигый юл белән торгызылачак, ә 2 гектар мәйданда катнаш ысул кулланылачак.

Министрлыкта урман ресурсларын саклау һәм арттыру эше системалы рәвештә дәвам итүен билгеләп үтәләр. Аерым игътибар орлык материалы әзерләүгә һәм питомникларда сыйфатлы утырту чималы үстерүгә юнәлтеләчәк. Бу исә урман утыртмаларының яхшы үсеш алуын һәм тотрыклы булуын тәэмин итәчәк.

Илкүләм проект кысаларында кимендә 11,455 тонна урман үсемлекләре орлыгы әзерләү, шулай ук 488,2 гектар мәйданда орлыкчылык объектларын карап-тәрбияләү эшләре планлаштырылган. Моннан тыш, 1,5 мең гектарда урман культураларын урман җирләренә күчерү, урман хуҗалыгы һәм янгынга каршы техника сатып алу да каралган.

Әлеге вакытта орлык җыю эшләре инде башланган, хәзер ылыслы агач токымнары орлыкларын җыю һәм эшкәртү алып барыла.

Соңгы биш ел эчендә Татарстанда 17,5 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган. Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының урманнарны саклауга багышланган төбәк юнәлеше республикада 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев