Паригоф теоремасы
– Икенче дәрестә Пифагор теоремасы буенча контроль эш була. Өйрәнгәннәрне кабатлап, әзерләнеп килегез. Беркем дә күчерми, өметләнмәгез. Арткы партада утырган Зиннур укытучының сүзләреннән сискәнеп китте.
Хәлләр шәптән түгел, димәк. Чирек буе берни укымый, өй эшләрен партадашы Гөлинәдән генә күчереп йөр дә контроль эшне хәзер үзең эшлә, имеш. Юк, ничек тә бу хәлдән чыгу юлын табарга кирәк. Уку елы башланганнан бирле биремнәрне аннан-моннан гына сызгалаган, дәресләрдә дә берни тыңламаган Зиннурның баш миендәге күзәнәкләре кинәт хәрәкәткә килде. Калын озын толымнарын салындырып алда утырган Әминәдән күчерергә сораса? Икесенә бертөрле вариант эләгергә тиеш бит. Роберт Маликовичның өстәлдәге кәгазь-папкаларда нидер эзләвеннән файдаланып, Зиннур Әминәнең чәчләреннән тартып куйды. Моны көтмәгән кыз кинәт артына борылды да өскә чөелгән кашлар астындагы күзләрен егеткә төбәде:
– Нәрсә кирәк, Йосыпов?
Фамилия белән генә эндәшергә гадәтләнгән кызның сүзләренә каршы Зиннур, ягымлы итеп:
– Күчертерсең бит, Әминә? – дип сорады.
Сыйныфташының контроль эш саен шулай ялагайланып утыруыннан тәмам арыган иде инде кыз, шуңа күрә бу юлы артык сүз озынайтып азапланмады:
– Үзең укый башларга вакыт, – диде дә алдына борылды.
Зиннурның тәненә эсселе-суыклы булып китте. Моңарчы һәр биремне диярлек Әминәдән күчереп баргач, математикадан мәктәпне тәмамлаганчы икеле алмам, дип ышанып йөри иде бит. Арткы партада утырган Кәримгә дә өмет юк. Ул, Зиннурдан аермалы буларак, өй эшләрен үзе эшләү түгел, башка берәүдән күчереп тә мәшәкатьләнми. Китапны ачып, барысын да үзенә өйрәнергә туры килер микән? Юк, бер контроль эш өчен генә Зиннур моңа ризалашмаячак. Димәк, ниндидер башка юл булырга тиеш. Егет күңелендәге уйлар ташкынын укытучының калын, таләпчән тавышы бүлде:
– Биремнәрне җиде вариантта әзерләдем. Берберегездән күчерү мөмкин булмаячак, моны исәпкә алыгыз.
Соңгы җөмләләрне ишеткәч, Зиннур бөтенләй коелып төште. Карашын алдында яткан китабына төбәде дә баш миен ярып үткән өр-яңа, ләкин бик шәп бер фикердән кинәт уянып китте. Уйлап тапты! Болай булса, икеледән котылды! Сөенеченнән бөтерелеп утырган егетне күреп, укытучы Роберт Маликович кисәтү ясады:
– Бернинди фокуслар да булмасын! Иптәш Йосыпов, әйтер сүзең бармы әллә?
Бөтен дөньяны үзенә буйсындырган шикелле күтәрелеп киткән Зиннур, укытучының сүзләрен ишетү белән, гәүдәсе белән партасына сеңеп бетәрдәй булып өслеккә ятты. Як-ягында көлешеп утырган кызларның үзара пышылдашуына егетнең ачуы кабарды, ләкин ул киләсе минутта ук, күңелендә туган планны камилләштерергә теләп, үз уйларына чумды.
Егетнең исәбе буенча, контроль эшне хәтта бишле билгесенә эшләргә мөмкин! Моның өчен бары тик параллель сыйныфта укучы иптәше Азат белән алдан сөйләшеп, килешеп куярга гына кирәк.
Нинди план турында сүз бара соң? Барысы да бик гади. Контроль эш, гадәттә, җыентыктагы биремнәрдән төзелә. Дәрес башлану белән, Зиннур, сиздермичә генә, кесәсеннән телефонын чыгара да бирем номерларын Азатка язып җибәрә. Бу вакытта биология дәресендә утырган иптәше исә тиз генә аларны эшли һәм, фотога төшереп, Зиннурга юллый. Математиканы су урынына эчкән Азат өчен бу биш минутлык эш, шуңа күрә барысы да бик җиңел һәм тиз булырга тиеш!
Шундый шәп план уйлап табуына шатланып туя алмаган Зиннур, кыңгырау тавышы булуга, тизрәк коридорга чыгып йөгерде. Дустын эзләп аскы катка төшкәч, борылышта Азатның үзенә килеп бәрелде, һәм егетләр портфельләре белән бергә икесе ике якка очты.
– Кая болай чабасың? Ут капмагандыр бит!
Азатның сукрануына Зиннур әллә ни игътибар бирмәде һәм, чәчелеп яткан портфелен тәртипкә китергәч, дустын, җиңеннән тотып, читкә алып китте дә, башка кеше ишетә күрмәсен дигәндәй, колагына иелеп пышылдады:
– Синең ярдәм кирәк була, Азат. Роберт Маликович киләсе дәрестә контроль эш уздырмакчы. Барысын да үзем уйлап таптым! Синең ризалыгың гына кирәк.
Иптәшләрне кыен хәлдә калдырырга ярамаганлыгын белгән Азат, ризалашкан кебек булса да, бер мәлгә икеләнеп калды.
– Биремнәр нинди тема буенча соң? Эшли алырмын микән? – диде ул, портфелен бер кулдан икенчесенә күчереп.
Ут капкан шикелле урынында басып тора алмаган Зиннур көлеп кенә куйды:
– Эшли аласың инде-е-е. Бик җиңел тема ул. Паригоф теоремасы, дидеме шунда…
Дустының соңгы сүзләрен башта сәерсенеп кенә тыңлап торган Азат кинәт коридорны яңгыратып көлеп җибрәде:
– Пифагор теоремасы диген! – Шул бугай инде. Булышырсың бит?
Азат озак уйлап тормады һәм, дустының чынлап өметләнүен күреп, җавап бирергә ашыкты:
– Тырышып карыйк соң…
…Биремнәрне таратып чыгу белән, Роберт Маликович тәрәзә янына килде һәм урамда ява башлаган карга берникадәр вакыт сокланып карап торды да укучыларга борылды. Күбесе янып-пешеп бирем чишә, арттагы рәтләр исә, алдан әзерләнгән шпаргалкаларын ничек карарга белми, тынычсызланып утыралар... Роберт Маликович, күлмәкләренең өске төймәләренә кадәр чишеп ташлаган егетләрне тагын бер кат күздән кичерде һәм карашын урта рәтләрдә утырган Илнурда туктатты. Егет җиңнәрен сызганган, бөтен игътибары алдында яткан дәфтәренә юнәлгән, ә үзе бертуктамый кулындагы каләмен кимерә. Янәшәсендә утырган Камил исә биремнәрне күптән эшләп бетергән, ахрысы. Үзенең дәфтәрен ябып куйган да вакыт-вакыт партадашыныкына күз салып ала. Дөрес эшлиме икән, дип тикшерүеме? Әллә үзенең җавапларында шикләнә микән?
Укучылардан шулай күз дә алмый басып торганда, укытучы өстәлендәге телефон тавыш биреп куйды. Җыелыш буласын белдереп йә чирек билгеләре турында хисап сорап язалардыр инде, дип, Роберт Маликович җитез адымнар белән өстәл янына килде дә экранда күренгән яңа хатны ачты… һәм аптырап калды. Хатта контроль эшнең өченче вариант җаваплары язылган, ә хатны язучы – Роберт Маликович сыйныфындагы Азат иде. Укытучы, гаҗәпләнеп, «өченче вариантлар»га карады. Алгы рәттәге Лилия һәрвакыт яхшы билгесенә укый, шуңа күрә аның бу эшкә катнашы булырга тиеш түгел. Арттарак утырган Марат белән Зиннурны исәпкә алырга кирәк. Бигрәк тә Зиннур дәрес башланганнан бирле бик тынычсыз күренә, башка вакытта күчерергә омтылып як-ягына боргалана иде, ләкин бүген никтер дәфтәренә төбәлгән килеш кенә утыра. Димәк, егетләр күчерүнең яңа ысулын уйлап тапкан. Роберт Маликович артык уйлап мәшәкатьләнмәде, телефонын кулында бераз әйләндергәләп алганнан соң, Азатка җыентыктагы башка биремнәрнең саннарын да тезеп җибәрде. Әйдә, эшләсеннәр рәхәтләнеп!
Биология дәресе вакытында күнегүләрне эшләп дустына җибәргән Азат инде җиңел сулап куйган иде, ләкин озак та үтмәде – кабат хат килеп төште. Ул хатта су буе тезелгән биремнәрне күреп, егет чак кына урындыгыннан егылмады. Менә сиңа мә! Җиңел генә була дигән иде Зиннур! Роберт Маликович бигрәк кызып киткән инде: бу кадәр биремне берүзең түгел, сыйныф белән бергә эшләсәң дә өлгерүе икеле. Юк, болай булмый! Ярдәм кирәк. Азат, уч төпләре тирләп чыгуын сизеп, ручкасына ныграк ябышты һәм биремнәрне, аерым кәгазь кисәкләренә язып, рәт буйлап таратып җибәрде. Үтелгән тема буенча җиңел генә бер күнегү үтәргә кушкан Галия Илдаровна янып-пешеп бирем чишүче укучыларның кыяфәтен күреп аптырады. Ике-өч минутта эшләп атарлык бирем бит югыйсә, ләкин хәтта «отличниклар» да, башларына ябышып, икеләнеп утыра. Шактый тырышканнан соң гына сыйныф җиңеләеп, иркенәеп калды. Зиннурның «Тизрәк. Дәрес бетә бит инде» дигән хәбәрен алгач, җыелган җавапларны Азат тиз генә язып җибәрде.
Чишелешләрнең икенче партиясе, ниһаять, Зиннурның үзенә барып җитте һәм ул, кыңгырау яңгырарга җиде минут кала гына, биремнәрнең җавапларын дәфтәренә күчерергә тотынды. Ләкин ручкасын никадәр тизләтергә тырышса да, уннан артык фотога сыйдырылган җавапларны язып тәмамларга өлгермәде. Ниндидер бер куркыныч хәлнең минут саен якынрак була баруын тойган Зиннур, сыйныфташларының кузгалуын күргәч, эчендәге куркуын җиңеп, әкрен генә урыныннан торды. «Иң мөһиме – икеле булмасын» дигән фикер белән иптәшләренә ияреп, дәфтәрен укытучы өстәленә китереп куйган гына иде, Роберт Альбертовичның кырыс тавышы ишетелде:
– Йосыпов, син калып тор. Сөйләшеп аласы сүз бар.
Күрде микәнни? Телефонын бик саклык белән генә кесәсеннән тартып чыгарды бит югыйсә. Күчергән вакытта да, алдында яткан китап астына кертеп җибәреп, бик җиңел яшергән иде. Юк, күрмәгәндер… Ә ник, алайса, аны чакырды соң? Эх, хәлләр шәптән түгел, ахры…
Секундына ике йөз фикер тизлегендә уйлаган Зиннурның борчылуы йөзенә үк бәреп чыкты һәм ул, иптәшләре ишектән югалгач, куркыбрак кына укытучы янына килде. Өстәлдә җыелган бер өем дәфтәрләрне кулына алып, карашын укучысына төбәгән Роберт Маликович әллә ни усал кебек күренмәде. Шуңа күрә Зиннурның күңелендә аз гына булса да өмет чаткысы кабынды, һәм ул, үзенең югалып калуын күрсәтмәскә тырышып, гәүдәсен турайтты.
– Ник чакырдыгыз, Роберт Маликович?
Укытучы, сынаулы карашы белән егетне бораулап, берара дәшми торганнан соң, әкрен генә сүз башлады:
– Күчерүнең яңа ысулын уйлап тапкансыз икән, егетләр. Анысы өчен мактарга да була. Ләкин сез мине түгел, үзегезне алдыйсыз бит.
Өстенә кинәт салкын су койдылармыни! Зиннурның карашы ирексездән аяк очларына тәгәрәде. Эләктеләр, димәк…
Зиннур портфелен алып ишеккә юнәлгәндә, Роберт Маликович аның артыннан эндәшеп калды:
– Зиннур, Азатка әйтче: минем номерга исемемне дә теркәп куйсын инде.
Оятыннан җир тишегенә керер дәрәҗәгә җиткән егет коридор буйлап иптәшен эзләп китте. Азат биология кабинеты каршындагы тәрәзә янында җыелып торган сыйныфташлары белән иде. Зиннурны күрү белән үк ул дусты янына йөгереп килде һәм барысын да сораштыра башлады:
– Йә, ничек? Эшләп булдымы? Роберт Маликовичны әйтер идем инде… Шулкадәр күнегү бирәләрме инде?! Без бөтен сыйныф белән көчкә эшләп өлгердек. Берүзең эшли башласаң, иртәгә дә тәмамлый алмаска мөмкин идең бит…
Зиннур кинәт кенә дустын бүлде:
– Азат, син җавапларны кемгә җибәрдең?
Көтелмәгән мондый сораудан егет аптырап калды. Әлегә берни дә аңламаган килеш, ул тизрәк кесәсенә чумды һәм, телефонын тартып чыгарып, экранга күз салгач, куркуыннан чак кына кычкырып җибәрмәде:
– Зинну-у-ур! Ялгыш Роберт Маликовичка җибәргәнмен бит… Кичә ул миңа олимпиада турында хәбәр итеп шалтыраткан иде. Номерын телефонга кертеп куярга онытканмын. Ялгыш басылган инде…
– Эх, сине! Хәзер икеледән котылып булмас… Яхшылабрак карап булмадымыни соң шунда?!
Зиннурның үпкәле тавышыннан Азатка бик кыен булып китте һәм ул гаепле карашын дустына төбәде:
– Гафу ит инде, Зиннур. Мин, ни… Карабрак бетерәсем калган да соң…
– «Гафу ит», имеш! Рәхмәт!
Дустының ачулы яңгыраган сүзләренә Азат ни дип җавап бирергә дә белмәде. Озын коридор буйлап салмак кына атлап киткән Зиннурның адымнарына карап, тәмам югалып калды. Гап-гади контроль эш аркасында иптәшен югалтасы килми иде шул…
…Зиннур, өенә кайтып керүгә үк, шыпырт кына бүлмәсенә үтте һәм әти-әнисенең «әйдә, көндәлегеңне ачып күрсәт әле, ничәлеләр алдың икән? » дип әйтүен дә көтмичә, тизрәк ноутбугын кабызып җибәрде. Алдан ук башка атна битен ачып куйса сизмәсләр, бәлки. Электрон көндәлек белән кәгазь көндәлек бер түгел шул инде. Алынган билгене буяп-сызып кына яшереп булмас… Ашыга-ашыга үзенә кирәкле битне эзләп тапкач та ачып карарга җөрьәт итми утырды. «Математика» дигән сүз янында «икеле» билгесе ялтырап ятардыр кебек тоелды аңа. Шунда ул кинәт күзләрен йомды да: «Йа Аллам, әгәр икеле булмаса, чынлап укый башлыйм», – дип үз-үзенә сүз биреп ташлады. Тирән сулыш алып, бер күзен йомып кына кирәкле урынга чирткәч, киң булып электрон көндәлек ачылып китте дә, Зиннурның карашы секунд эчендә кирәкле билгене эзләп тапты һәм… егет чак кына урындыгыннан егылып төшмәде. «Оригиналь идея өчен» дигән искәрмә янында минус «өчле» билгесе тора иде. Көтелмәгән мондый сөенечтән Зиннур, телефонын эзләп, портфеленә кереп китте. Тиз генә кирәкле номерны җыйгач, сак кына сүз башлады:
– Алло, Азат? Син ни… Мине гафу ит инде… Артыграк әйтеп ташладым шул… Минем сиңа тагын бер үтенечем бар иде. Ризалашырсыңмы? Паригоф теоремасын аңлатырсың микән миңа? Әйе-әйе, Пифагор инде, көлмә… Бүген үк өйрәтәсең?! Килештек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев