Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби мәйдан

«Яратканнарыбызны су алды...»

Автобуста Казаннан кайтып килешем иде. Янәшәмдә сарыга буялган чәчләрен кып-кыска итеп кистергән, олы гына яшьтәге апа утыра. Сумкаларын баш очындагы киштәгә урнаштырган мәлендә үк Чаллыга иптәш хатынының хәлен белергә баруын, аның яман авыру белән урында ятуын, кайчандыр институтта бергә укыган якын дуслар булуын әйтеп өлгерде. Әңгәмәдәшемне Фәһимә апа дип атыйк. Казанда озак еллар табиб булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда икән. Сүзгә оста, шулкадәр төзек, мәгънәле җөмләләр белән әле бер, әле икенче вакыйганы бәян итеп, мине үзенең авызына каратты да куйды.

- Резеданы бер уйлыйм, ике уйлыйм - башларыма капты. Кемне-кемне, аны да җилкәдән каптырып алгач,  белмим инде, бу зәхмәттән хәзерге заманда берәрсе читтә калыр микән...Чирне әйтүем, сеңлем. Үзен-үзе карап, бер хилаф гамәл кылмыйча, шулкадәр дөрес яшәгән Резедабыз бит ул безнең. Мин үзем дә онкология үттем, тазалыгым аркасында гына исән калдым. Туксан биш кило идем элгәре. Утыз килога ябыктым, сеңлем. Аллага шөкер, яшәп ятам әле менә. Резеда гына... Белмим инде... Үзе диагнозын аңлауга ук өметен өзде дә хәзер көн санап тик ята.

Балачактан килгән курку

И син аның яшь чагындагы чибәрлеген күрсәң! Икебез дә медицинскийда бергә укыдык, бер бүлмәдә тордык. Бигрәкләр сылу иде, акыллы иде. Тулай торакта, үзең дә беләсеңдер, көн дә бәйрәм, көн дә туй. Биш ел буена авызына берәр тамчы вино-мазар капса! Пятачокларга барсак, егет затыннан уттан качкандай качар иде.

Мин үзем укуга да нык булдым, җырларга-биергә дигәндә хәзер дә кимен куймыйм. Судан курка торган гадәте бар иде Резеданың, и шуннан көлә торган идек. Май бәйрәмнәрендә группа белән Мишә буена ял итәргә бара торган идек, Резедабыз яр буена якын да килми. Соңыннан гына ачылып китеп миңа сөйләде: ул бишенче класста укыганда әтисе су коенганда батып үлгән икән.

Ул гына дисеңме? Мәктәпне бетергән елында бертуган абыйсын да югалткан - ерак юлларда «КамАЗ» белән йөрүче абыйсы Себер якларында машинасы белән күпердән очкан. Янында утырган иптәше каешын ычкындырып, сикереп өлгергән, ә моның гәүдәсен бер атнадан соң гына эзләп тапканнар. «Абыйны кайтарып күмгән көнне әнинең чәче тоташтан агарып чыкты», дип елый-елый сөйләде Резеда.

 Рушат белән очрашу

Әйтсәң, кеше ышанмаслык хәлләр күп икән ул дөньяда, сеңлем.  Пятачокка чыккач, авыл хуҗалыгы институтыннан бер егет озата кайтты безне. Безне дим, чөнки ул көнне аның кайсыбыз артыннан ияргәнен белмәдек. Озын буйлы, сумала кебек кап-кара чәчле иде Рушат. Вахтадан кача-поса алып кереп, бүлмәдә чәйләр эчеп утырдык әле. Мин үзем зерә ошаттым Рушатны, артык күп тә сөйләшми, кызык-кызык сүзләр кыстырып куя да, безне көлдерә. Резеда да ошаткан, шулай булмаса, төн уртасында бүлмәгә егет заты кертеп утыртуга риза булыр дисеңме?

Рушатны озаткач, Резеда белән икәүәп караватка менеп утырдык да менә чырык-чырык киләбез. «Әләй, Фәһимә, әллә мин гашыйк булдым инде?!» димәсенме Резедам! Әллә нишләп киттем. Үзем дә шул халәттә бит. «Мин дә гашыйк булдым бугай!» - дип кушылып көлгән булдым. Әле Рушатның кайсыбызны ошатканын белмибез бит... Эчем актарыла, йөрәк калтырый, тагын килеп күренсә иде дип көтәм...

Бер кичне кулына сыңар бөртек роза тотып, Рушат ишек шакыды. Мин ачтым. «Резеда мондамы?» дип соравыннан ук барысын да аңладым. Елмая-көлә бүлмәгә чакырдым да, бераздан, юк сәбәпне бар итеп, күрше кызларга дип чыгып киткән булдым. Юыну бүлмәсенә кердем дә и басып торам купшаклап беткән тәрәзә яңагына сөялеп. Күңелдә ниндидер үпкә дә, көнчелек тә, ачу килү дә бар. Нишләп  Резеда урынында мин түгел?...

Куркуы чынга ашты

Шул көннән мин дә, Резеда да үзгәрдек. Ул гашыйк булуыннан күкнең җиденче катында йөзә, мин көнчелектән кара көеп йөрим. Резеда башта абайламады, мине күрерлек хәлдә түгел иде. Рушат белән җитәкләшеп я кинога, я спектакльгә чыгып киткәндә, тәрәзә төбенә басып озатып калам. Рушат турында күзләрен ялтыратып сөйләгәндә иреннәремне кысып кына тыңлаган булам...

Беркөнне йөзләрен балкытып кайтып керде дә караватына капланып үксеп елап җибәрде. Сулар эчереп карыйм, иңсәләреннән тотып селким - туктарга исәбе юк. Мин әйтәм, берәр нәрсә булгандыр инде...

Утларны сүндереп яткач кына телгә килде Резеда: «Куркам  мин, Фәһимә. Рушатны шулкадәр ярата башладым, аны югалтудан куркам», ди. Көләсем килмәсә дә көлгән булдым: «Менә дивана, нигә югалтасың ди син аны», дим. «Ул минем абыема охшаган. Аны да су харап итсә? Минем бөтен яраткан кешеләремне су ала...»

Чын-чынлап куркуы, нидер сизенүе булган икән, мин инде ул чакта яшьлек белән аңлап бетермәгәнмен. Дүртенче курста укыганда Рушат Иделдә батып үлде. Резеда бик озак аңга килә алмый йөрде, кипте, суырылды. Шулчагында аны кочаклап, мин дә еладым. Сиздерми генә Рушатка гашыйк булып йөрүемне дә әйттем... Гомерләр диген, караватта кочаклашып, әле кычкырып, әле үксеп елашуыбыз бүгенгедәй күз алдымда тора...

Охшаш язмышлар

Резеда Чаллыга кайтып китте, врач булып эшләде, егерме тугыз яшендә генә кияүгә чыгып, өч бала алып кайтты. Гомер буе аралашып яшәдек, Казан-Чаллы юлына тузан кундырмадык. Ирем исән чагында машина белән кайтып йөри идек. Сеңлем, нигә сорамыйсың, ирең ничек үлде дип?.. Ул да врач иде, мәрхүмкәем. Икәүләп дүрт ел Чукоткада да эшләдек әле без, яшь белгечләр итеп җибәргәннәр иде. Кырысрак кеше булса да, какмады, сукмады, тату яшәдек.

Резеда аны беренче күргәч үк колагыма пышылдаган иде: «Рушатка охшатып сайлагансың икән», диде. Көлдем ул чагында: «Мин түгел, ул мине сайлады», дидем. Илһамым да озын буйлы, кап-кара чәчле иде. Су алды, аны да су алды. Отпускасы вакытында балыкка киткән җиреннән үле гәүдәсен алып кайтып салдылар. Көймә өстендә ишкәк тоткан килеш сыгылып кына төшкән. Йөрәк, диделәр. Хирург иде, аларның эше соң...

 Менә шулай, сеңлем, әллә очраклылык инде, әллә ниндидер сер бар - Резеданың да, минем дә яраткан кешеләремне чыннан да су алды  шул. Үзебезне чир биреп сыный. Хәерле булсын инде, Резедага сабырлык бирсен берүк. Миннән әллә ни файда булмаса да, күрешеп сөйләшеп утыргач, икебезгә дә җиңел булып китә. Шуның өчен кайтам да киләм, кайтам да киләм, ерак ара түгел лә. Кемнең күпме гомере барын бер Ходай белә, исән чакта йөрешеп калырга кирәк, сеңлем...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев