Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәза катыланса да, районда исерек килеш рульгә утыручылар кимеми

Исерек килеш рульгә утырып икенче мәртәбә ЮХИДИ инспекторларына эләгүчегә хәзер 200-300 мең сум штрафка тартылу һәм ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Моннан тыш, кагыйдә бозучылар 480 сәгатькә кадәр һәм ике елга кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителергә мөмкин. Барлык очракларда да машина йөртүчегә өч ел дәвамында билгеле бер вазифаларны...

Исерек килеш рульгә утырып икенче мәртәбә ЮХИДИ инспекторларына эләгүчегә хәзер 200-300 мең сум штрафка тартылу һәм ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Моннан тыш, кагыйдә бозучылар 480 сәгатькә кадәр һәм ике елга кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителергә мөмкин. Барлык очракларда да машина йөртүчегә өч ел дәвамында билгеле бер вазифаларны һәм эшчәнлекләрне алып бару тыелачак. Район юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан мондый 10 очрак теркәлде.

Исерек йөртүченең гаебе кеше үлеменә китерә икән, ул 2 елдан 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк, ә инде үлүчеләр саны ике яки аннан күбрәк булса, йөртүче 4 елдан 9 елга кадәр гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк.

Ләкин җаваплылык катылануга да карамастан, эчкән килеш рульгә утыручылар кимеми. 2015 елның 10 ае эчендә район территориясендә исерек йөртүчеләр 19 һәлакәт китереп чыгарган, аларда 4 кеше үлгән, 24 кеше сәламәтлегенә зыян алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев